Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2011 » Август » 25
    СИХРИ ТӨШ
    Бүген генә мин уянып киттем.....
    Шундый озын ,матур төш күрдем.
    Төшемдә мин очтым,канатландым
    Ап-ак болытларга омтылдым!
    Шундый җиңел,миңа рәхәт булды
    Күңелләрем шатлык белән тулды.
    Атлап түгел,очып кына йөрдем
    Яшь чактагы кебек сөенеп көлдем!
    ӨНдәдер бу диеп мин уйладым
    Хыялланудан һаман мин туймадым.
    Хыялдагы яшел,сихри,матур шәһәр
    Төштә генә яшәгәнен аңламадым!
    Минемдә Ак бабаем булыр диеп, ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 2280 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (4)

    БИРЕШМӘ
    Бирешмә син Язмыш җилләренә
    Сагышка син урын калдырма!
    Үкенергә һич вакыт калмасын
    Гомер узып китәр диеп кайгырма!

    Гүзәллекне мактап җырлый белгәч
    Күңеллэрең бигрәк саф синең.
    Йөрәктәге яраларны басар өчен
    Дога белән үтсен һәр көнең!

    Ә китәргә әле иртә,биктә иртә
    Кадерләнеп кенә яши торган чак!
    Илһам сибеп безне шатландырып
    Тормыш ямен,тәмен татыр чак!

    Бик күп тапкыр әле язлар кил ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1508 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЯҢА ШИГЕРЬ
    Иске шигерь ахры ошамады.
    Ярар инде,ярар язам яңаны.
    Җаныкаем,соеклем син минем
    Суытма син безнең араны.

    Гел генә син миңа җаныкаем,
    Мөслимәм дип сөеп дәшсәңче.
    Көмешем син минем,сөеклем
    Минем белән бергә озак яшәче.

    Уянуга иртән бер-беребезгә
    Назлы караш белән карасак.
    Нинди шатлык булыр иде,Иркәм
    Ышанычыбызны әгәр акласак.

    Бер беребезне без кадерләп
    Яратып һәм сөеп яшә ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1500 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЙОЛДЫЗЛАР ЯҢГЫРЫ

    Әйдә бүген сәяхәткә китик
    Бөтен җирне икәү очып үтик.
    Биеккәрәк күкләргә без менеп
    Йолдызларны әйдә санап төшик.

    Җидегән йолдыз була бусы
    Дустыганы тулып торсын.
    Көянтә,чиләк тоткан Зөһрә
    Таныйсыңдыр Айның кызын.

    Төнге күктә җем-җем итеп
    Иксез-чиксез йолдызлар яна.
    Дөньяга җаннар туган саен
    Күктә йолдыз ,диләр, кабына

    Җылы август кичләрендә
    Йолдызлар яңгыры б ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1458 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ГОМЕР БИТ УЛ ТАШУ КЕБЕК.

    Нигә болай көчле сагынам икән
    Кирәкми бит миңа берәү бүтән.
    Хатларыңны түземсезлек белән көтәм
    Синдә мине шулай сагынасыңмы икән?

    Әгәр минем кебек сагынсаң син
    Бигерәк авыр булыр сиңа җаным.
    Сиңа авырлык килмәсен өчен
    Сагынмаска мин тырышып карыйм.

    Бер-бер артлы көннәр үтә тора,
    Ташу кебек ыргылып гомер ага.
    Утрау табып туктап булыр микән?
    Басма салып шушы ташуларга.
    ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1257 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    РАМАЗАН АЕНДА ТЕЛӘКЛӘР

    Газиз Рамазан аеда килеп җитте
    Тагын бер ел инде үтеп китте.
    Калган гомерләрне газиз Аллам,
    Бәхетле ит диеп теләп калам!
    Иманымны куатле ит инде Раббем!
    Калебемне чиста-пакъ ит и Хабибем!
    Йөзләремдә иман нуры гел балкысын,
    Гайләбездә иминлек һәм тыныч булсын!
    Никахымны бер Раббем хәләлдән ит!
    Гөнаһларыбызны Аллам,син гафу ит!
    Исэн булыйк,сау-сәләмәт һәрвакытта,
    Исән булу бәхет бит ул, ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1288 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    БЕЗ БӘХЕТЛЕ БУЛЫЙК

    Салкын кышның февраль ае иде
    Мин котладым сине бәйрәм белән.
    Ә син миңа матур җавап бирдең
    Җылы һәм кайнар сәләм белән.

    Язган саен язасылар килде,
    Телефоннан күпме сөйләшенде.
    Кечкенәдән җаннар бергә булган.
    Хәзер безнең йөрәкләр бәйләнде.

    Бер-беребезгә омтылдык без һәрчак
    Ләкин көннәр озак үттеләр.
    Эшләнмичә калган эшләр булса
    Гашыйкларны хөкем итмиләр!

    Серләштек ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1302 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ӘРЕМ ИСЕ

    Ял итәргә бардым бүген
    Пестравка ягына балыкка.
    Иргиз елгасы тирән сулы,
    Ә балыгы җитә бөтен халыкка.

    Тирә-юньдә төрле,төрле чәчәк.
    Әрем исләренә исердем.
    Җиргә ятып туйганчы еладым
    Яшлегемне искә төшердем.

    Каладан мин кайтып төшүгә үк
    Әрем җыя идем бер кочак.
    Кайта-кайта чәй суына туктап
    Сусау бетә иде салкын су эчcәк.

    Нинди хуш искәдә алыштырмыйм
    Шушы ачы әрем ислә ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1152 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ТИҢ ЯР БУЛСЫН

    Канатларым булса очар идем,
    Очар идем әллә кайларга.!
    Янәшәдә тиң Яр булсын һәрчак
    Тормыш сукмакларын җайларга.

    Култыклашып,бергә атлап барып
    Яшиселәр килә дөньяда!
    Бер-береңне зурлап һәм яратып.
    Тормыш дигән олы дәрьяда!

    Чын йөрәктән әгәр теләсәгез,
    Матур,тату бергә яшәргә.
    Сәбәп табып сузмагыз вакытны
    Ашыгыгыз бергә яшәргә!

    Хыялыгыздагы яшел шәһәр,
    Хыял гына б ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1322 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ХЫЯЛ

    Күпме айлар янып-көеп йөрдем
    Күбәләктәй очтым мин һәркөн.
    Яңабаштан ярату кичердем
    Йолдызларны санадым һәртөн.

    Анда Өмет иде Хыял,Хыял!!!
    Акылым әйтә булды әзерәк тыел.
    Ә йөрәкне тыңлатып буламы?
    Күпме яшькә яшәрде ул быел.

    Белеп тордым, барда алсу томан.
    Яраттырасы килә бит әле һаман.
    Аңласамда хыялымның буш икәнен
    Аңламаган булып кыйландым мин һаман.

    Ике йөрәк тигез тибеп яра ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1033 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ӨМЕТ ӘЛЕ ӨЗЕЛМӘГӘН

    Үтеп китте балачакта
    Яшьлегебез калды артта.
    Инде калган гомерләрдә
    Үтмәсен иде сагышта.

    Аткан таңнар кире атмасада
    Алда тагын таңнар бар.
    Үткән гомер,үткән инде,
    Алда Алла теләсә бәхет бар!

    Яшьлегебез кире кайтмасада
    Торналар бит кире кайталар.
    Сөю учагы бәлки әле кабыныр
    Кайгырмагыз инде дип юаталар.
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 851 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ШӘҺРИ БОЛГАРГА СӘЯХӘТ!

    Быелгы җәй соңлап килде бигрәк,
    Ә язлары салкын булдылар.
    Ә кешеләр кайчан җәй килә дип,
    Көтә-көтә бик зарыктылар.

    Июль айлары кергәчтән ниһаять,
    Җәйгә охшап калды көннәрдә.
    Елы буена көткән отпускага,
    Җыендылар барда китәргә.

    Турциядәдә,Египетта булдык
    Безнең табигәть бит матурырак!
    Әйдә быел үз илебездә генә,
    Ял итүләр булыр яхшырак!

    Самолетта очаргада куркы ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 929 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЙӨРӘК ТУГЕЛ,АКЫЛ ЯРАТА!

    Күпме китаплардан укысамда,
    Очратмадым мондый Мәхәббәт!
    Яшьләргәдә үрнәк булырлык ул,
    Чисталыктан торган ул Ләззәт!

    Балачакта була бер Мәхәббәт,
    Укытучыңа гашыйк буласың.
    Нинди матур,көчле кеше дисең
    Сокланасың һәм яратасың.

    Унбишь яшьләр тулып җиткәч,
    Балачагың инде үтеп киткәч.
    Кара чәчле,зәңгәр күзле егет
    Аны күреп гашыйк буласың.

    Әгәр тутырып инде бер кар ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1129 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЕРАК АРАЛАРНЫ ЯКЫНАЙТ.

    Назлы җилләр миңа кагылып үтсә,
    Синнән сәләм диеп уйлармын.
    Сандугач сайравын мин ишетсәм
    Аңа кушылып инде җырлармын.

    Җылы кояшның нурлары иркәләсә
    Синең кайнар кочагыңны мин тоям.
    Әйткән һәрбер назлы сүзләреңне
    Күңел сандыгына, таслап мин куям.

    Аяз күктә кара болытлар күренсә,
    Авырдыр дип сиңа кайгырам.
    Шатландырыр өчен сине иркәм,
    Очып барырдай бит мин булам.

    ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 991 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЕЛМАЮНЫ ҖИРГӘ ЧӘЧИК БЕЗ!

    Тормышның шул тәмен,ямен татып
    Аңлап яшәүчеләр бигрәк аз.
    Шигерьләрең үгет,нәсихәт кебек
    Син аларны тагын күберәк яз.

    Кайбе6рәүләр инде кыйланалар,
    Мәңгелеккә килгән шикелле.
    Гомерләрен юкка сарыф итеп
    Бушка уздыралар шикелле.

    Күзләребезне безнең томалаган
    Томан пәрдәләрен ачыйк без.
    Назлы гына сирпеп керфекләрне,
    Елмаюны җиргә чәчик без!

    Яхшы сүзне җан азыг ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 887 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЧӘЧӘКЛӘР

    Чәчәкләргә күмелеп йөрәк тибә
    Ромашкалар тәмле хуш ис сибә.
    Бергә яшәү бигрәктә ямьле дия
    Кызарудан алар башкайларын ия.

    Чәчәкләрне өзелеп яратам мин,
    Ромашкалар,роза,сиреньне.
    Хуш исләрен иснәп туя алмыйм
    Назлап кына тидерәм иренне.

    Иренем белән аларны чылатам
    Чык төшкәндәй алар хис итсен.
    Күтәрелеп җылы сулышымнан
    Бар чәчкәләр җиргә ямь бирсен.

    Чәчәкләрдә бик күп төрле бу ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1531 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘҮ МӨМКИН ТҮГЕЛ

    Мәхәббәтсез җирдә яшәү авыр
    Ямедә юк андый тормышның.
    Сөю учагы сүнмәсен,дөрләсен,
    Эретерлек карлы бозын кышның.

    Сөя белгән Кеше генә ишетә
    Яраткан йөрәкләрнең типкәнен.
    Сөю хисен белмәгән аңламый
    Бушка гомер үтеп киткәнен.

    Яратмыйча яшәү мөмкин түгел
    Күңелләрең синең саф булса.
    Зәңгәр күкне очып әйләнәсең
    Очар канатларың пар булса.

    Күкләрдә гел аяз гаш ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1003 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЙӨРӘК АВАЗЫ

    Шигеремнең һәрбер юлларында
    Кычкырам мин бөтен галәмгә.
    Ишетүчеләр, ләкин, юк нигәдер,
    Күчмиме әллә уем каләмгә?

    Язган чакта яңа шигерьләрне
    Мин ялварам һәмдә үтенәм.
    Менә, берәү ишетте ахры дисәм
    Кабат,кабат тагын үкенәм.

    Йөрәккәем сыкрый,ыңгыраша
    Беркем ишетми шул тавышын.
    Өзгәләнеп телгәләнә бәгерем
    Аңлаучы юк аның сагышын.

    Катлы,катлы ишеттерәсем килә
    Йөрәк тү ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1131 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ҮРНӘК БУЛЫП ЯШӘ ХАЛКЫМ

    Балаларга сабый чактан өйрәтик без
    Ана телен,татар моңын,татар җырын.
    Бишекләрдә көйләп йоклатыйк без
    Үссен сабый ишетеп азан моңын.

    Динебезнең дөреслеген,чисталыгын
    Аңлатыйк без кечкенәдән балаларга.
    Оялмасын сөйләшергә үз телендә,
    Омтылырга горур милләт әһеле булырга.

    Өйрәник без яңа баштан сөйләшергә
    Бозмый гына,әдәби татар телендә.
    Киләчәк буыннар аны дәвам итсен,
    Тулы ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 882 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    КАПКА ТӨБЕ

    Ишек алдындагы эскәмиядә
    Утыралар ирләр һәм хатыннар.
    Көндезендә,кичләрендә шунда
    Төзелешеп һәрчак утырганнар.

    Үзләре бик картта түгел алар
    Кырык ,илле яшьләр чамасы.
    Һәр көн саен кеше тикшерәләр
    Эшкәдә юк ахрысы барасы.

    Эшкә чабып барам,кайтам чабып
    Утырыргада вакыт юк һаман.
    Үткән чакта ишетәм сөйләүләрен
    Моның ире бигрәкләрдә яман.

    Алар белә һәрбер яңалыкны
    Кемн ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 886 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ВАКЫТ

    Бөтен әдәмнәргә мәгълүм ки
    Кеше өчен иң кыйммәтле-Вакыт.
    Югалган әйберне табуы мөмкин
    Үткән гомер кайтмый бервакыт.

    Шуңа күрә белик Вакыт кадерен
    Бер минуты бушка узмасын аның.
    Безгә бирелгән зур хәзинә-Вакыт
    Җитми, үтәргә кеше вазифасын.

    Аллахы биргәнгә шөкер итәргә
    Хәттә кеше гомередә җитми.
    Иртә таңнан алып кояш чыкканчы
    Укыган намазга бер ни җитми.

    Вакыт үтми,күңелсез диеп ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 907 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ҖИР-АНАМ

    Бүген иртән сокланырлык итеп
    Бөтен дөнья нурга күмелгән.
    Сайрый кошлар,ә агачлар инде
    Матур ак чәчкәгә төрелгән.

    Күк йөзедә аяз,чиста зәңгәр
    Кара болытның юк әсәре.
    Назлап кына кояш сибә нурын
    Җир ананың чыга яшьләре.

    Исән чакта Әнием әйтә иде
    Каты басып җиргә йөрмәгез.
    Җир- Анабыз!Аның йөзенә
    Ачуланып сез төкермәгез.

    Яшел чирәм кирәк була иде
    Чыккач инде каз бәбкәлә ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 824 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЯМЬЛЕ ҖӘЙ

    Кайттым әле тагын авылыма
    Китәргә шул тагын авыр була.
    Көне,төне чапмый машиналар
    Күкрәкләргә чиста һава тула.

    Кайттым әле туган авылыма
    Мин әйләнеп чыктым урамнарны
    Күрше,күлән һәмдә туганнарны
    Хәзерге көндә исән булганнарны.

    Ялан аяктан әле атлап кайттым
    Яшел чирәм,келәм өсләреннән.
    Исни,исни башларым әйләнде
    Чәчкәләрнең тәмле исләреннән.

    Җәйләр килде быел матур итеп
    ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1349 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    АЛЛАМ ГОМЕР КАБАТ БУЛЭК ИТТЕ.

    Очар канатларым булса әгәр
    Менәр идем биек күкләргә.
    Хәлләремнән килсә эгэр минем
    Изгелек эшлэр идем күпләргә.

    Очып-очып күкне йөзәр идем
    Җирнең матурлыгын күрергә.
    Матур чәчәкләрне җыяр идем
    Гүзәл тәкыяләр сезгә үрәргә.

    Һәрберегезгә җылы кояш кебек
    Елмаюымны бүләк итәрмен.
    Салават куперен әгәр күрсәм
    Ипләп кенә җиргә төшәрмен.

    Исәнмесез диеп Дуслар сез ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 852 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    БИЯЛӘЙЛӘР

    Салкын кышның урталары иде
    Утыз биш ел элек бу хәл булды.
    Бик күп еллар инде үтсәләрдә
    Гомерлеккә истә минем калды.

    Башлангыч класста укыган чак
    Бигерәк төрле булдың балачак.
    Күпме сулар акты,елларда үтте
    Хәтирәләр һаман алдан барачак.

    Әткәй исән чакта без һичкайчан
    Бернәрсәгә моһтаҗ булмадык.
    Әти,Әни һәм без тугызау бала
    Ялангач һәм ачта тормадык.

    Алла рәхмәтендә булсын Ә ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1249 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    КҮРШЕЛӘРЕМ

    Күршеләрем минем,газизләрем
    Мин сагынам сезне һәрвакыт.
    Исемә төшә тагын балачаклар
    Кайтарасым килә күп вакыт.

    Уң як күрше бигерәкләрдә яхшы
    Сул яктада шундый яхшылар.
    Туганнардай шундый якын алар
    Хәл белүдән көнне башлыйлар.

    Уң яктанда,сул яктанда һәрчак
    Гел ярдәмне итеп тордылар.
    Нинди генә авырлыклар килсәдә
    Гел янәшә бергә булдылар.

    Нурҗиян апа белән Зәйтүнә апа,
    ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 829 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    РӘХМӘТ ЯУСЫН

    Рәхмәт яусын дустым,рәхмәт сиңа
    Барып алдың мине хөрмәтләп.
    Шатландырдың һәм көлдердең мине
    Урнаштырдың мине әйбәтләп.

    Гомер күрмәгәнне күрсәттең син
    Күңелемне таптың,тырыштың.
    Миңа барда яхшы булсын өчен
    Хәлдән килгән хәтле булыштың.

    Калганын инде бер Аллам белә
    Безнең белән нәрсә буласын.
    Газиз Аллам безне ташламасын
    Кайгы-хәсрәт кенә булмасын.

    Ахырлары хәерле генә бу ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 874 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ХУШЛАШУ

    Бердә юкка әгәр үпкәләсәм
    Ачуланма зинһар гафу ит!
    Сиңа булган якты хисләремне
    Ничек булган шулай кабул ит!

    Ышанмадым синең сөюеңә
    Аерылу вакытлары җиткәнчә.
    Аерылулар бигрәк авыр икән
    Аңламыйбыз икән киткәнчә.

    Басып калдың мине озатып син
    Күзләреңнән әллә яшь тамды?
    Йөрәгемнең бер кылы өзелеп
    Әллә синең беләнме калды?

    Ерагайган саен безнең аралар
    Сиздем якынлыкны кат ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 875 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    БИР БӘХЕТ

    Үткэн көннәр үтеп китте инде
    Беркайчанда булмас кайтарып.
    Киләчәкнең бәхетле килүен
    Сорыйк әле,сорыйк ялварып.

    Бирсәң иде безгә газиз Аллам
    Гомер буе көткән бәхетне.
    Исэнлекле тыныч тормыш кирәк
    Сорамыйбыз алтын тәхетне.

    Тырышабыз.тырмашабыз инде
    Яхшы иттереп яшәп калырга.
    Калды микән әле безнең вакыт
    Изге тормышка юл салырга?
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 639 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    БАЛАЧАК

    Исеңдәдер инде күршем
    Безнең гамьсез балачак.
    Нишләп инде онытылсын,
    Гомерлеккә истә калачак.

    Иртән торып күзне ачкач
    Тәмле иттереп ашагач.
    Атылып чыгабыз урамга
    Карамый ачы буранга.

    Бияләйләр шак катканчы
    Борыннан сулар акканчы,
    Күгәрчен тәпиләре кебек
    Кул,аяклар кызарганчы.

    Укудан чаптырып кайтып
    Сумканы киштәгә атып.
    Чыгалар малайлар урамга
    Мылтыктан ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 2515 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ОЧЫЙК БЕРГӘ

    Уяныпла күтэрелде кояш,
    Нуры белән галәм яктырды.
    Ашыкмыйча гына иренеп
    Нихаять язда уянып торды.

    Кошлар бер,берен сәләмпи
    Язны зарыгып көттеләр.
    Инде хәзер шатланудан
    Сөю җырларын сиптеләр.

    Өздерепләр җырлый алар
    Күңел кылын кузгатып.
    Яратуга түзә алмагачтан
    Сайрый шулай моңлатып.

    Хәзер тиң ярлар табылгач
    Беркемне алар күрмиләр.
    Көтеп алган ярлар белән
    ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 731 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЯРАТУ ХАТЫ(1нче класс)

    Язарга өйрәнүгә үк
    Мәхәббәт үзе килде.
    Өстәл асларына качып
    Без хатлар яза идек

    Тәнзилә белән без икәү
    Кайтабыз туры безгә.
    Ашау да юк,эчү дә юк
    Язабыз куеп тезгә.

    Мин Әнәскә,ул Иреккә
    Хәр көнне хат язабыз.
    Капка төпләренә җиткәч
    Салалмыйча кайтабыз.

    Кире кайтабызда өйгә
    Язганнарын ертабыз.
    Бүтәнерәк сүзләр белән
    Яңа баштан язабыз.
    < ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1478 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ХЫЯЛДАГЫ ЯШЕЛ ШӘҺӘР.

    Хыялымдагы нурлы, яшел шәһәр
    Шулхатле матур , шундый гүзәл.
    Тирэ якларында ямь- яшел урман
    Җиләкләр һәм җимеш белән тулган.
    Сайрый кошлар анда моңлы итеп
    Тыңлап торам шуны, хуштан китеп.
    Анда яши былбыл һәм сандугач
    Сайрый башлыйлар алар таң тугач.
    Тутый кошларда очалар шунда,
    Матур тәкыялар аларның башында.
    Андагы ләззәт,анда бигрәк рәхәт!
    Беркемдә күрми икән михнәт.
    Күкнең аязл ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 844 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz