Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2011 » Август » 25 » хыял
    хыял
    22:15
    ХЫЯЛДАГЫ ЯШЕЛ ШӘҺӘР.

    Хыялымдагы нурлы, яшел шәһәр
    Шулхатле матур , шундый гүзәл.
    Тирэ якларында ямь- яшел урман
    Җиләкләр һәм җимеш белән тулган.
    Сайрый кошлар анда моңлы итеп
    Тыңлап торам шуны, хуштан китеп.
    Анда яши былбыл һәм сандугач
    Сайрый башлыйлар алар таң тугач.
    Тутый кошларда очалар шунда,
    Матур тәкыялар аларның башында.
    Андагы ләззәт,анда бигрәк рәхәт!
    Беркемдә күрми икән михнәт.
    Күкнең аязлыгы, чиста зәңгәрлеге
    Искитәрлек тәбигатьнең гүзәллеге.
    Агачларда үсә анда аерым,аерым,
    Каен белән янәшәдә үсә каен.
    Нарат һәм чыршы бергә үсә икән
    Башкайлары хәттә күккә тигән.
    Тиен уйный үзенең балалары белән,
    Әллә кайдан очып килгән челән.
    Аяк асты келәм кебек. яшел чирәм
    Тылсымлы урман эченә мин керәм.
    Бигрәк тәмле кәрәз исе килә тагын?
    Татып кара кыргый умартаның балын.
    Аллы,гөлле гөлчәчәккә бит күмелгән
    Барсыда алар кояш нурына үрелгән.
    Монда явалар шифалы яңгырлар
    Урман уртасында түгәрәк күле бар.
    Йөзә анда аккошлар һәм паркошлар
    Тирәсендә чайкалып үсә камышлар.
    Кырмыскалар ашыга,ашыга оя кора
    Җәй көненнән алар файдаланып кала.
    Умарталар әрсезлэнеп бал җыялар
    Кышкылыкка азык эзерлэп куялар.
    Уйный.уйный әйләнәләр күбәләкләр
    Вальс бии алар белэн гөлчәчәкләр.
    Аланда болан баласы күшәп йөри
    Кәкре атлап,салмак кына аю йөри.
    Усал дигән бүреләрдә ырылдамый
    Куяннарда куркуыннан дерелдәми.
    Бу урманда Дуслык гадел хөкем итә
    Моны күргән әдәмнәрнең исе китә.
    Күл буенда матур йортта басып тора
    Ә ул йортта Әби белән Бабай тора.
    Бу Бабай,бигрәкләрдә инде уңган
    Тәрәз качаклары бизәк белән уйган.
    Йорт эчендә бурадан коесыда тора
    Янәшәдә чишмә челтерәп ята,кара!
    Әллә каян күренеп тора мөрҗәседә
    Инде хәзер. күрәсе килә өй эчендә.
    Соклангыч өйнең матур, чисталыгы
    Күренеп тора бу гайләнең татулыгы!
    Өйне бизәп,горур басып ак мич тора
    Ничек алар шулай тату тора,сора!
    Өй эченә тәмле ризыклар исе чыккан
    Өстәлдәге самоварда кайнап чыккан.
    Келтер,келтер әкрен генә сәгәть йөри
    Песи ята йоклаганга салышып юри.
    Корьән укый бабай бигрәк моңлы
    Ә,Әбинең йөзе инде шундый нурлы.
    Бизәп тора бабай битен ак сакалы
    Түбәтәй кигән,Ә өстендә ак чапаны.
    Бер,беренә алар.серле карап куя
    Шундый тату тормыштан соң кем туя?
    Намаз җиткәч басалар намазлык өстенә
    Минем дә керәсем килә шушы Өй эченә!

    СӨЮ ХИСЕ

    Килмәс диеп курыккан язлар,
    Килде ,килмичә нишләсен.
    Чын мәхәббәт хисләреннән
    Күңелләр яңадан яшәрсен.

    Каршы торма берүк,сиңа әгәр
    Сөю дулкын булып кагылса.
    Шатлан,әрнегән йөрәкләргә
    Ышанычлы утрау табылса!

    Юлдан язмый,дөрес итеп
    Канатланып син яши бир.
    Чын күңелдән ярата белсәң
    Бәхеттә елмаер әле бер!

    ЯШӘҮ ДӘРТЕ

    Мин сине сихерлэмэдем,
    Бары тик гашыйк иттем.
    Мәхәббәтең керсез булса
    Мин аны күптән көттем.

    Мин фәрештә түгел,кеше генә
    Мин гөнаһсыз диеп әйтә алмыйм.
    Котэ,көтә өметләрдә өзелгәч,
    Мин бит сөюгә ышана алмыйм.

    Соңлап килде мәхәббәтем диеп
    Үкенергә бердә ашыкмыйм.
    Ярата белү үзе бер көч бит ул!
    Мин тормышка һаман гашыйкмын.

    Гашыйк кеше яшьлегенә кайта
    Сырхаулары кала бит артта.
    Изгелекләр эшли санамыйча
    Яшәү дәрте артканнан арта.

    Курыкмагыз гашыйк булудан сез
    Сүрелгән хисләрне ул уята.
    Олыгайгачта бик кирәкле ич,ул.
    Гел яхшылык кына уйлата.

    ӘГӘР ЯРАТСАҢ

    Яратам дигән сүзләреңне
    Уйламыйча әйтә күрмә.
    Әйткән сүз, аткан ук ,диләр
    Вәгъдәләр бирә күрмә.

    Яратам диеп кат,кат әйтеп
    Ә, эшләсәң үзең киресен.
    Сүзләрдән түгел күзләреңнән
    Яратуыңны килә күрәсем.

    Назлы караштан аңлармын
    Серле итеп миңа карасаң.
    Тыйнак кына кулга кагылудан
    Сизәрмен мин әгәр яратсаң.

    Чын күңелдән булса сөю хисе
    Мин ерактан аны тоярмын.
    Йөрәгемдә урын тапкан сүзне
    Диспе итеп тезеп куярмын.

    Үбеп,кочып кына яшәсәң әгәр,
    Яратуның була ул яртысы.
    Җанымның яртысы булсаң,
    Мәхәббәтнең шушы татлысы!

    ХӘЕРЛЕ КӨН ДӨНЬЯ
    Иртән торып,тәрәз ачуга ук
    Хәерле көн телә дөньяга.
    Яхшы сүзләр бергә җыелып
    Әйләнсенәр изге дәрьяга!

    Исәнләшеп үтсәң кеше белән
    Үзеңәдә телисең исәнлек.
    Кешеләргә гел яхшылык телик
    Гайләбездә булыр иминлек.

    Күршекәм баеп киткән диеп
    Йөрәккә сез кыткы салмагыз.
    Хәлдән килгән хатле тырышыйк
    Берүк ,әгәр көнче булмагыз.

    Кемдер йөри дүрт,биш машинада
    Ә анарга һаман әз кебек.
    Кемдер җәяү йөри һәркөн иртән
    Барда җитә,барда бар кебек.

    Гомер буе яшәп һәрбер кеше
    Барачакка үзенә юл сала.
    Вакытында аңлап алса әгәр.
    Дөрес юлга чыгып калала.

    Бөтен әдәм бертөрле булмый
    Һәркем инде үзенчә дөрес.
    Кеше сөйләп вакытны үткәрмик
    Үз үзеңне аңларга тырыш!
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 848 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 0.0/0 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz