Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 238

    Главная » 2011 » Август » 25 » Балачак
    Балачак
    22:20
    БАЛАЧАК

    Исеңдәдер инде күршем
    Безнең гамьсез балачак.
    Нишләп инде онытылсын,
    Гомерлеккә истә калачак.

    Иртән торып күзне ачкач
    Тәмле иттереп ашагач.
    Атылып чыгабыз урамга
    Карамый ачы буранга.

    Бияләйләр шак катканчы
    Борыннан сулар акканчы,
    Күгәрчен тәпиләре кебек
    Кул,аяклар кызарганчы.

    Укудан чаптырып кайтып
    Сумканы киштәгә атып.
    Чыгалар малайлар урамга
    Мылтыктан атыш уйнарга.

    Бер төркеме аклар булса
    Икенче төркем кызыллар.
    Һәрберсендә агач мылтык
    Көн буе атыш уйныйлар.

    Җәйләр җәйгә,кыш кышка
    Була иде элек ошаган.
    Хәзер барда буталышкан
    Күк капчыгы бушаган.

    Кар таулары булыр иде
    Шусаң шуып туймаслык.
    Агач чанабызда бар иде
    Биш,алты бала сыярлык.

    Морңә төпләренә тиклем
    Кардан таулар үсә иде.
    Чана тартып тау башына
    Менеп хәл калмый иде.

    Кемдер чанага атланган
    Кемдер пакетка утырган.
    Киез итекләрнең эчлэре
    Шыгрым кар белән тулган.

    Аннан кәкре таяк тапсак
    Хоккей уйныйбыз бергә.
    Туңып каткачтанда әле
    Ашыкмыйбыз бердә өйгә.

    Безнең урам кебек тату
    Булдымы икән авылда?
    Сагынып кайтам урамны
    Сагынам авыл таңында.

    Беренче Май маевкасын
    Шатланып көтә идек без.
    Оештыручы Рушания апа
    Саф,саф атлап йөрибез.

    Кулда байрак,горур ияк
    Безгә тагын нәрсә кирәк.
    Хәзерге заманада инде
    Андый бәйрәмнәр сирәк.

    Табынны җәябез чирәмгә
    Бөтен балалар шатлана.
    Шулхатле бәхетле көннәр
    Хәтердә һаман саклана.

    Апа бит инде командир
    Аның сүздән чыкмыйбыз.
    Нәрсә әйтсәдә эшлибез
    биибез һәм җырлыйбыз.

    Берәрсе белән көрәшсәң
    Ягъни шигерь сөйләсәң,
    Чабып әйләнергәдә була
    Бик узышырга теләсәң.

    Җырлап, биеп без арыгач
    Уйнап,ярышып туйгач.
    Таралышабыз без өйләрг
    Кызарып Кояш байгач.

    Кайтасы килә бер көнгә
    Минем шул балачакка.
    Туганнарым белән бергә
    Әтием,Әнием исән чакка.

    Җәйнең буена каникулга
    Кайталар иде шәһәрдән.
    Тәмле кабартманың исенә
    Торалар иде сәхәрдән.

    Печән башыда,келәт эче
    Тулган озба,веранда.
    Кая гына карасаңда кеше
    Шыгрым тулган чоланда.

    Нурлаттан Фәрит һәм Роза
    Совхоздан Салих,Әкьлимә.
    Грозныйдан дүртәү,бишәү
    Аннан со әбиләрдә килә.

    Иртәдән кичләргә хатле
    туктамый самовар шауный.
    Йорт эчендә кеше тулган
    Барысыда шунда кайный.

    Әнкәй мич яныннан китми
    Көнендә,төнендә пешерә.
    Коймак,кыстыбый,җәймә
    Шунда ук бәлештә өлгерә.

    Тирә күршедәндә безгә
    Бала,чагаларда керә.
    Биемичә чыкмыйсыз диеп
    Әти гармунда өздерә.

    Шундый матур итеп уйный
    Моңлы ,җырлавы матур.
    Буе бик зур булмасада
    Кушаматы бит Батыр!

    Кичләрен алып кулларга
    Тарта тальян гармунын.
    Моңлы тавышылары белән
    Җырлый яраткан җырын.

    Әнкәй бии аккош кебек
    Бездә тырышып биибез.
    Аннан Әткәйгә кушылып.
    Җырларныда көйлибез.

    Дөньяныда алып баралар,
    Намазда калдырмыйлар.
    Килгән бер кунакларныда
    Шатланып каршылыйлар.

    Менә шундый балачакта
    Без бит инде үскәнбез.
    Уйнап-көлеп,җырлап-биеп
    Кызык гомер иткәнбез.

    Кичен зурлардан калышмый
    Питачоккада чыгабыз.
    Укытучыларда килә анда
    Без бит инде качабыз.

    Бәрәңге белән җеп алып,
    Куябыз шакылдавык.
    Салмак кына җептән тартып
    Ятабыз шыкылдатып.

    Бермәлне ишек ачылып
    Чыкса әгәр берәресе.
    Сибелешәбез төрле якка
    Килми бит эләгәсе.

    Бер малайның җилкәсенә
    Утыртып икенчесен.
    Ак простынялар ябынып,
    Йөриләр инде кичен.

    Зират ягыннын чыгалар
    Халык клубтан кайтканда.
    Кызлар куркып акыралар
    Борылу белән чаттанда.

    Күрше Роза белән икәү
    Усалларда идек без.
    Каршы торабыз барсына
    Бердә махы бирмибез.

    Безгә усаллык эшләсэләр
    Урамнан үткәрмибез.
    Урамның ике башында,
    Үрле- түрле йөрибез.

    Гафу итә курегез зинһар,
    Рәнҗеткән булсак әгәр.
    Төрле чаклар булды инде
    Хәзер искә төшәләр.

    Малайлар карбит тапсалар
    Бутылкага салалар.
    Бутый,бутый,бутыйларда
    Баганаларга аталар.

    Гәйтән урамында кышын
    Кардан штаб ясыйлар.
    Бара идек карарга без
    Курка иделәр кайсылар.

    Ул урамга йомышка да
    Барырга курка идек.
    Күпернең теге яклары
    Бездән усалырак иде.

    Хәзер барысыда якын
    Барысыда сагындыра.
    Барыбызда үсеп җиткәч
    Уйлый яхшылык турында.

    Күрәсе килә һәммәсен
    Кемнәр исән.кемнәр юк.
    Хәзер авылларда инде
    Кызык уеннарда юк.

    Бар халыкта компьютерда
    Исэнләшә,күрешә.
    Очрашулар әзәйделәр
    Скайплардан сөйләшә.!!!
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 2518 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 5.0/2 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz