Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 237

    Главная » 2011 » Август » 25 » Капка төбе
    Капка төбе
    22:53
    КАПКА ТӨБЕ

    Ишек алдындагы эскәмиядә
    Утыралар ирләр һәм хатыннар.
    Көндезендә,кичләрендә шунда
    Төзелешеп һәрчак утырганнар.

    Үзләре бик картта түгел алар
    Кырык ,илле яшьләр чамасы.
    Һәр көн саен кеше тикшерәләр
    Эшкәдә юк ахрысы барасы.

    Эшкә чабып барам,кайтам чабып
    Утырыргада вакыт юк һаман.
    Үткән чакта ишетәм сөйләүләрен
    Моның ире бигрәкләрдә яман.

    Алар белә һәрбер яңалыкны
    Кемнең нәрсә сатып алганын.
    Күрше ире күпме зарплата алган
    Кая яшереп куйган калганын.

    Кемнәр нәрсә бүлеп оршышкан
    Кайчан,кемнәр,кайда кавышкан?
    Чиләгенә күрә капкачы диеп
    Кайдан берсен,берсе табышкан.

    Үтеп китте бик сөйкемле ханым
    Баштан аяк тикшерәләр аны.
    Каш йолкыган,чәчендә агарткан
    Өстенә ни кигән,кара моны.

    Нигә шундый биек үкчә кигән
    Аяк очларына гына басып йөри.
    Кояш нурлары җыелган йөзендә,
    Безнең турдан юри утеп йөри.

    Әнә тегесе кайтып бара тагын
    Кыйлангалап ирен култыклаган.
    Кеше күрсен өчен генә шулай
    Янәсе ул иреннән туймаган.

    Карасана,карасана тегенәргә
    Нинди машинадан чыгып бара.
    Борыннарын чөеп атлаулары
    Кем китерде, шуны яхшы кара.

    Кичен эңгер-меңгер вакыт җиткәч
    Кеше сөйли-сөйли арып беткәч.
    Кесәдәге көнбагыш чиртеп беткәч
    Керә өйгә алар,эшче халык үткәч.

    Көндә бушка вакыт үткәргәнче
    Кеше гәйбәтен илгә чәчкәнче.
    Алыйк әйдә кулга диспе,китап
    Кабатлыйк без дога өйрәнгәнче.

    Кеше сөйләп гөнаһ җыймыйк әле
    Каты сүзләр әйтеп рәнҗетмик.
    Үзебезне күберәк без тикшерик
    Күберәк изгелекләр без эшлик.

    Берәр көнне чыкмыйча урамга
    Килегез сез көзгенең каршына.
    Елмаегыз әле,сез бигрәк матур
    Риза булып шатланыгыз барысына.

    Йөзегездә һәрвакытта булса иде
    Ачык чыраегыз һәм елмаю.
    Күзегездә яшьлек чаткысы кабынса
    Озак килмәс, куркыр ул картаю.
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 895 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 3.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz