Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2011 » Август » 25 » Йөрәк түгел,акыл ярата.
    Йөрәк түгел,акыл ярата.
    23:06
    ЙӨРӘК ТУГЕЛ,АКЫЛ ЯРАТА!

    Күпме китаплардан укысамда,
    Очратмадым мондый Мәхәббәт!
    Яшьләргәдә үрнәк булырлык ул,
    Чисталыктан торган ул Ләззәт!

    Балачакта була бер Мәхәббәт,
    Укытучыңа гашыйк буласың.
    Нинди матур,көчле кеше дисең
    Сокланасың һәм яратасың.

    Унбишь яшьләр тулып җиткәч,
    Балачагың инде үтеп киткәч.
    Кара чәчле,зәңгәр күзле егет
    Аны күреп гашыйк буласың.

    Әгәр тутырып инде бер караса,
    Ояласың һәм кызарасың.
    Биергәдә әле килеп яшсә
    Кыюсыз гына кулың сузасың.

    Ул чакларда күп мендәрләр
    Яшьлекнең яшенә чыланды.
    Төннәр буе йокы йокламыйча
    Күпме матур уйлар уйланды.

    Унтугыз яшь тулгач мин үземә ,
    Гашыйк булмам диеп сүз бирдем.
    Күп егетләр мине яраттылар,
    Кагылмыйча яратырга рөхсәт иттем!

    Онытылмый беренче,саф мәхәббәт,
    Ә соңгысы тагында көчлерәк.!
    Тышкы матурлыкка кызыкмыйча
    Күңел матурлыгын күрергә кирәк!

    Бу мәхәббәт,бөтенләй үзгә икән
    Инде йөрәк түгел,акыл ярата.
    Әз калсада алда барыр юллар
    Өметләр һәм ышаныч юата!

    Яшәү дәрте тагында арта бара
    Һәрбер көнне сагынып көтәсең.
    Алла биргән һәрбер мизгелнеңдә,
    Кадерләрен күберәк беләсең!

    Әй Раббем рәхмәт сиңа,дисең
    Шундый бәхеткә ирешкән өчен.
    Яратучың һәм аңлаучың булса
    Һич жәлләми үзенең көчен!

    Шатланасың,куанасың инде
    Назлы,җылы сүзләр ишетсәң.
    Елмаеп һәм нурлар сирпеп,
    Килеп керер кебек ишектән.

    Атлаулары,җылы карашлары,
    Бигрәк дога укулары кадерле.
    Чын күңелдән мине яратучым.
    Бигрәкләрдә йомшак бәгерле!

    Аңламаган кеше, аңлый алмас
    Нинди көчкә ия бу СӨЮ!
    Нинди бәхет,нинди шатлык икән
    Мин бит сине ЯРАТАМ дию.

    Күпме генә калсада барыр юлым,
    Канатланып, АЛГА мин очам.
    Изгелекләр кылган ул кешене
    Күңелем белән назлап,мин кочам!
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1132 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 0.0/0 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz