Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2011 » Август » 25 » Хушлашу
    Хушлашу
    22:24
    ХУШЛАШУ

    Бердә юкка әгәр үпкәләсәм
    Ачуланма зинһар гафу ит!
    Сиңа булган якты хисләремне
    Ничек булган шулай кабул ит!

    Ышанмадым синең сөюеңә
    Аерылу вакытлары җиткәнчә.
    Аерылулар бигрәк авыр икән
    Аңламыйбыз икән киткәнчә.

    Басып калдың мине озатып син
    Күзләреңнән әллә яшь тамды?
    Йөрәгемнең бер кылы өзелеп
    Әллә синең беләнме калды?

    Ерагайган саен безнең аралар
    Сиздем якынлыкны катырак.
    Бигрәкләрдә авыр була икән
    Якын кешең киткәчтән ерак.

    Бүген мине чәчәк,шарлар белән
    Зурлап,табын корып көттеләр.
    Берни күрми,берни ишетмичә
    Минем уйлар сиңа киттеләр.

    Кайгырма син,бердә кайгырмале
    Күрешүләр үтеп киткәнгә.
    Очрашырбыз диеп ышанып калам.
    Сагынуга туземлек беткәнгә.

    Туры юлдан ялгышмыйча барсаң
    ИншаАлла очрашырбыз без.
    Сөюләрең керсез,көчле булса
    Кавышып бәлкем бергә яшәрбез!
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 879 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 0.0/0 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz