Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 237

    Главная » 2011 » Август » 25 » Чәчәкләр
    Чәчәкләр
    23:02
    ЧӘЧӘКЛӘР

    Чәчәкләргә күмелеп йөрәк тибә
    Ромашкалар тәмле хуш ис сибә.
    Бергә яшәү бигрәктә ямьле дия
    Кызарудан алар башкайларын ия.

    Чәчәкләрне өзелеп яратам мин,
    Ромашкалар,роза,сиреньне.
    Хуш исләрен иснәп туя алмыйм
    Назлап кына тидерәм иренне.

    Иренем белән аларны чылатам
    Чык төшкәндәй алар хис итсен.
    Күтәрелеп җылы сулышымнан
    Бар чәчкәләр җиргә ямь бирсен.

    Чәчәкләрдә бик күп төрле була
    Чәнчи аның бигрәктә матуры.
    Чүп урынына үскән үләннәрдә
    Чәчәк атып бизиләр кырны

    СИН МИНЕКЕ МИНЕ СИН КӨТСӘҢ

    Кайчагында йөрәк әрни,сыкрый
    Чакыра һәм ярдәм сорый ул.
    Ышанычлы җылы кочак булсын
    Әрнегәндә юатучы кул.

    Өши ,туңа ялгыз калган чакта
    Көтә-көтә калмаганда көч!
    Шул чагында якын кеше кирәк
    "Курыкма җаным,әле мин бар ич!"

    Ялгызлык бит чорнап ала күпчак
    Бердә юкка үпкәләтмәгез!
    Өзелеп-өзелеп әгәр яратса ул,
    Аңлар иде, нигә күңелсез!

    Җанын бирер кеше бар чагында
    Зинһар аның кадерен белегез?
    Корыч түгел бит аның йөрәге,
    Рәнҗетмәгез, телгәләмәгез?

    Күз яшьләрен сөртеп шалтыратса
    "Хәерле төн!"-диеп син әйтсәң.
    Җавап бирер, сез яраткан кеше,
    "Син минеке, мине син көтсәң!"
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1532 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 0.0/0 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz