Меню сайта |
|
|
Разделы дневника |
|
|
Наш опрос |
|
|
|
|
|
|
|
Главная » 2011 » Август » 25 » Җир Анам
Җир Анам |
22:51 |
ҖИР-АНАМ
Бүген иртән сокланырлык итеп Бөтен дөнья нурга күмелгән. Сайрый кошлар,ә агачлар инде Матур ак чәчкәгә төрелгән.
Күк йөзедә аяз,чиста зәңгәр Кара болытның юк әсәре. Назлап кына кояш сибә нурын Җир ананың чыга яшьләре.
Исән чакта Әнием әйтә иде Каты басып җиргә йөрмәгез. Җир- Анабыз!Аның йөзенә Ачуланып сез төкермәгез.
Яшел чирәм кирәк була иде Чыккач инде каз бәбкәләре. Сакланып ,ипләп йолка идек Җир Ананың ул бит чәчләре.
Җир Анабыз безне туендыра Галәм буйлап йөртә утыртып. Көн дә туа монда,төн дә була Айда чыга җирне яктыртып.
Күпме парлар айлы кичләрдә Йолдызларга карап сокланган. Меңәр еллар яши Җир Анабыз Әмма матурлыгы сакланган.
Кадерен белик шушы матурлыкның Сарыф итмик аның байлыгын!!! Разый булыйк,Иман нуры белән Тутырыйк без күңел сайлыгын!
|
Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 876 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|
|
| |
Форма входа |
|
|
Календарь |
|
|
Поиск |
|
|
Друзья сайта |
|
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
|