Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 567

    Главная » 2011 » Август » 25 » Шәһри Болгарга сәяхәт
    Шәһри Болгарга сәяхәт
    23:07
    ШӘҺРИ БОЛГАРГА СӘЯХӘТ!

    Быелгы җәй соңлап килде бигрәк,
    Ә язлары салкын булдылар.
    Ә кешеләр кайчан җәй килә дип,
    Көтә-көтә бик зарыктылар.

    Июль айлары кергәчтән ниһаять,
    Җәйгә охшап калды көннәрдә.
    Елы буена көткән отпускага,
    Җыендылар барда китәргә.

    Турциядәдә,Египетта булдык
    Безнең табигәть бит матурырак!
    Әйдә быел үз илебездә генә,
    Ял итүләр булыр яхшырак!

    Самолетта очаргада куркыныч,
    Диңгезләрдә була штормалар.
    Диңгез кебек зәңгәр булмасада,
    Идел белән Кама бездә бар.

    Ярар инде Идел буйлап йөзеп ,
    Рәхәтләнеп бер ял итәрбез.
    Шәһри Булгарны барып,күреп.
    Истәлекләр алып китәрбез.

    Гайләләре белән бергә,бергә
    Теплоходка барда төялде.
    Ә балалар шатланудан инде
    Күккә хатле очып сикерде.

    Әти-Әниләр янда,тагын нәрсә
    Кирәк инде бала-чагага?
    Көтеп алган шатлыклы көн җитте
    Көлүләре тарала палубага.

    Һәркем йөзендә елмаю балкый
    Барда иркен сулап куялар.
    Тирә-якта шундый хозурлыкка
    Сокланудан алар туймыйлар.

    Кемдер ял итә үз каютасында,
    Ә балалар уйный,чабыша.
    Ә кемнәрдер беренче мәртәбә,
    Шушы теплоходта кавыша.

    Алда әле озын гомер безнең,
    Диеп,бер-беренә алар сыеша.
    Гомере буе өзелеп яратырга.
    Бер-берсенә вәгъдә бирешә.

    Күзгә күз алар яратып карап
    Изге теләкләрен телиләр.
    Шушы елга кебек озын-озын
    Булса иде безнең гомерләр.

    Барда яхшы,бигерәк күңелле бит
    Әкерен генә музыка уйный.
    Бәләкәчләр бииләр,җырлыйлар
    Инде алар шатланып туймый.

    Каюталарында ял итүчеләрнең
    Люк тәрәзәләре ачылган.
    Җиләс һава кергәч каютага,
    Аруларыда әзерәк басылган.

    Обед вакытлары җитеп килә,
    Тәмле ризык исләре таралды.
    Әллә кайдан килеп кара болыт.
    Бөтен күк йөзен шул каплады.

    Кинәт кенә каты җилләр исте,
    Көчле яңгыр ява тотынды.
    Диңгездәге кебек биек-биек
    Ачулы дулкыннар котырды.

    Теплоходның борылган чагы иде
    Усал дулкын китереп сылады.
    Ачы кайгы буласын сизептерме
    Сызгыра,сызгыра җилдә елады.

    Капитан бит кычкырып өлгерде,
    Ишетелерлек итеп радистка.
    Бүтән якка күчсеннәр барсыда.
    Хәбәр бир син тизрәк халыкка!

    Рациядән кычкыра,тавыш юк
    Теплоходта икән ток беткән.
    Ике палубалы теплоходка ,
    Чумар өчен өч минут җиткән.

    Аңларгада күпләр өлгермәгән,
    Аңлаганнар сикереп өлгергән.
    Ә балалар,ә балакайлар инде,
    Уен бүлмәсенә бикләнгән.

    Бигерәк тиз булган бу Хәләкәт
    Беркемдә бит булыша алмаган.
    Соңгы минутларда ул балалар.
    Әнием коткар диеп ялварган!

    Берәү-икәү түгел,утыз-кырык
    Бер гөнаһысызга сабыйлар.
    Дөнья рәхәтен күрә алмыйча,
    Яшәмичә,халәк булдылар.

    Бер кыз бала жилетлар кигезеп
    Ата-Анасын коткарып калган.
    Ә үзе ул киеп өлгермәгән,
    Дулкын аны суырып алган.

    Кемнәрнеңдер хатыны югалган
    Коткарырга инде соң булган.
    Ире-хатыны белән батып үлгән
    Балалары ятим шул калган.

    Шундый ачы хәсрәт бер Аллаһым
    Беркемгәдә бирмә һичкайчан!
    Үзең ярдәм итмәсәң Раббем,
    Ярдәм булмаячак беркайдан!

    Кичер безнең гөнаһларны Аллам!
    Белмичә һәм белеп кылсакта.
    Яман тәкдирләрдән үзең сакла.!
    Без кайларда гына булсакта.

    Кайгы килгәннәргә бир сабырлык!
    Югалганнар табылсын инде!
    Вафат булганнарга Рәхмәтлебез!
    Җәннәтеңне насыйп ит инде!

    КЕШЕ ГОМЕРЕН НИГӘДӘ САНАМЫЙ
    АКЧА ДИЕП ТАБЫНГАННАРГА,
    ХӨКЕМ КЫЛУЧЫ БЕР РАББЕМ!!!
    ГЫЙБРӘТ БУЛЫР МИКӘН КАЛГАННАРГА?!
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 938 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 0.0/0 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz