Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 567

    Главная » 2011 » Август » 25 » ЙӨРӘК АВАЗЫ
    ЙӨРӘК АВАЗЫ
    22:55
    ЙӨРӘК АВАЗЫ

    Шигеремнең һәрбер юлларында
    Кычкырам мин бөтен галәмгә.
    Ишетүчеләр, ләкин, юк нигәдер,
    Күчмиме әллә уем каләмгә?

    Язган чакта яңа шигерьләрне
    Мин ялварам һәмдә үтенәм.
    Менә, берәү ишетте ахры дисәм
    Кабат,кабат тагын үкенәм.

    Йөрәккәем сыкрый,ыңгыраша
    Беркем ишетми шул тавышын.
    Өзгәләнеп телгәләнә бәгерем
    Аңлаучы юк аның сагышын.

    Катлы,катлы ишеттерәсем килә
    Йөрәк түреннән чыккан авазны.
    Үксеп,үксеп елыйсыларым килә
    Ишетүче юк моңлы ул САЗны!

    Җир йөзендә кеше күп булсада
    Мине аңлаучылар бик сирәк.
    Синсез яши алмыйм кадерлем дип
    Яратучы берәү генә кирәк!

    Нигә шулай икән бу дөньяда?
    Кеше,кешене никтер аңламый.
    Берсе дәшсә,икенчесе ишетми
    Изге хисләрне ник санламый.

    Исәннәрнең кадерен белегез,дип
    Бердә юкка гына әйтмиләр.
    Югалткачтын үкенү соң буласын
    Белсәләрдә киресен эшлиләр.

    Бер-берләрен аңласыннар диеп
    Аллам биргән гакыл кешегә.
    Мин ялварам,аңлагыз дип үтенәм
    Кеше исеме йөрткән Кешегә!!!
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1132 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 3.7/3 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz