Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2011 » Август » 25 » Күршеләрем
    Күршеләрем
    22:26
    КҮРШЕЛӘРЕМ

    Күршеләрем минем,газизләрем
    Мин сагынам сезне һәрвакыт.
    Исемә төшә тагын балачаклар
    Кайтарасым килә күп вакыт.

    Уң як күрше бигерәкләрдә яхшы
    Сул яктада шундый яхшылар.
    Туганнардай шундый якын алар
    Хәл белүдән көнне башлыйлар.

    Уң яктанда,сул яктанда һәрчак
    Гел ярдәмне итеп тордылар.
    Нинди генә авырлыклар килсәдә
    Гел янәшә бергә булдылар.

    Нурҗиян апа белән Зәйтүнә апа,
    Ислам абый һәмдә Алмастай.
    Картлар булып алар гына калды
    Урам бизәп нурлы кояштай.

    Яшәгезче әле зинһар,яшәгез сез!
    Шатландырып безнең йөрәкне.
    Кршы алыр кешебез булмагачтан
    Ачып керәбез өйгә без терәкне.

    Сезне күргәчтән үк күз алдына
    Әткәм,Әнкәм килеп басалар.
    Алар салган өйдә бушап калды
    Шыгырдамый инде бусагалар.

    Ташламыйча йортны эт һәм мәче
    Китми алар,шунда яшиләр.
    Шатланалар кайтучылар булса
    Койрык болгап өйгә дәшәләр.

    Аларныда күршеләр ташламый
    Ашаталар һәмдә карыйлар.
    Торучылар йортта булмасада
    Күрше хакын һаман хаклыйлар!

    Нинди нурлы сезнең йөзләрегез
    Бигерәк кадерле һәрбер сүзегез.
    Иман нурлары балкый күзегездә
    Бигерәк күңелгә якын үзегез!
    ЗИНҺАР БИРЕШМӘГЕЗ,ТҮЗЕГЕЗ!!!
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 831 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz