Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2011 » Август » 25 » Ерак араларны якынайт
    Ерак араларны якынайт
    23:05
    ЕРАК АРАЛАРНЫ ЯКЫНАЙТ.

    Назлы җилләр миңа кагылып үтсә,
    Синнән сәләм диеп уйлармын.
    Сандугач сайравын мин ишетсәм
    Аңа кушылып инде җырлармын.

    Җылы кояшның нурлары иркәләсә
    Синең кайнар кочагыңны мин тоям.
    Әйткән һәрбер назлы сүзләреңне
    Күңел сандыгына, таслап мин куям.

    Аяз күктә кара болытлар күренсә,
    Авырдыр дип сиңа кайгырам.
    Шатландырыр өчен сине иркәм,
    Очып барырдай бит мин булам.

    Җәйге яңгырлар җиргә явып үткәч
    Уйлыйм,сагыну яше синең тама дип.
    Сагынсаңда инде,түз җаным,түз!
    Ерак араларныда уйла якын дип!

    АЛЛАҺЫДАН БӘХЕТ ТЕЛӘГЕЗ!

    Хыялыма таба каршы барам
    Булган эшләремне калдырып.
    Кабул булса иде теләкләрем
    Яшәр идем яңадан башлап.

    Яңа баштан тормыш сукмагын
    Салулары авыр,бик авыр.
    Гомер шулай бушка узса әгәр
    Барда үкенечкә шул калыр.

    Бер беребезне зурлап,яратышып
    Яшәргә бергә вакыт бар әле.
    Үпкәләшеп инде сөйләшмичә
    Вакыт уздырырлык сәбәп юк әле.

    Язмышлардан узмыш юк диләрдә
    Гомер буена түзеп яшиләр.
    Ә бәхетле булыйм диючеләр
    Тиң ярларын тырышып эзлиләр.

    Үз тиңегегезне әгәр таба алсагыз
    Кадерен генә белеп яшәгез!
    Онытмагыз гомер бер килгәнне
    Һәр мизгелнең тәмен белегез!
    АЛЛАҺЫДАН БӘХЕТ ТЕЛӘГЕЗ!
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 994 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz