Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 567

    Главная » 2011 » Август » 25 » Сихри төш
    Сихри төш
    23:16
    СИХРИ ТӨШ
    Бүген генә мин уянып киттем.....
    Шундый озын ,матур төш күрдем.
    Төшемдә мин очтым,канатландым
    Ап-ак болытларга омтылдым!
    Шундый җиңел,миңа рәхәт булды
    Күңелләрем шатлык белән тулды.
    Атлап түгел,очып кына йөрдем
    Яшь чактагы кебек сөенеп көлдем!
    ӨНдәдер бу диеп мин уйладым
    Хыялланудан һаман мин туймадым.
    Хыялдагы яшел,сихри,матур шәһәр
    Төштә генә яшәгәнен аңламадым!
    Минемдә Ак бабаем булыр диеп,
    Өметләнеп хәрвакытта хыялландым!!!
    Яндым.көйдем,төнен йокламадым,
    Көндезләрен көттем һәм сагындым.
    Барда минем кебек саф йөрәктән,
    Сөя беләдер диеп мин уйладым!
    Сабый бала кебек бар нәрсәгә
    Чын күңелемнэн мин бит ышандым.
    Күңелемдә гел изге уйлар булды,
    Йөрәккәем өметләнеп тулды!!!
    Изге теләкләр теләп көннәр буе
    Кабул булыр диеп күңелем тулды!
    Бөтен дөнья якты,матур иде,
    Күңелләргә якты нурлар тулды.
    Чынбарлыкка кайтасым килмичә
    Һаман шушы төшне кабатлыйсы килә!
    Уянып китсәм,тагын кузем йомам
    Матур төш юк анда,бары томан.
    Андый төшне күрер идем уянмыйча,
    Кабат,кабат мин гомерем буенча!
    Ләкин без дигәнчә генә булмый
    Тормыш икән төштән генә тормый.
    Бөтен кеше бер үк төрле булмый.
    Шуңа бер,берләрен аңламый!

    Юкка гына хыял,матур төшләр,
    Шул ук тормыш ,көндә бер үк эшләр!
    Кояш чыккач кырмыскалар кебек,
    Тырышалар бетерергә эшне көнлек.
    "Нихәл,Сәләм,сөйләшергә вакыт юк шул,
    Ачуланма эшем кала,Бәхетле бул!"
    Булыр сезнең акчагызда ,бакчагызда,
    Ишетмәссез кошлар җырын языгызда.
    Сизмәсез сез чәчәкләрнең атканын да,
    Җылы яктан кошлар кайтканнында.
    Шигерь укып вакыт уздырмассыз,
    "Нигә кирәк,яшәп була бит шигерьсез"
    Керсез хисләрне беркайчанда аңламассыз,
    НАЗлы м,матур сүзләрне сез онытырсыз!
    Ашап-эчеп яшәр өчен генә диеп,
    Килмәгән бит Әдәм дөньяга!!!
    Кеше булып,кешелекле булып
    Шөкер итеп кенә яшик Аллага!!!
    Тынычлан син,сабыр бул йөрәгем,
    Камил иманым булсын терәгем!
    Күңелемне буш итмә син Раббем!!!
    Җаным тыныч ,чиста булса калебем!
    Әдәм ташласада СИН ташлама мине!
    Ышанычым ,таянычым Ислам дине!
    Бу дөняда көттереп килмәсә Бәхетем!
    Ахирәттә бәхетле ит газиз РАББЕМ!!!
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 2284 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 5.0/4 |
    Всего комментариев: 4
    3 Рамис  
    0
    Исэнмесез! Шигырегез бик ошады. Чонки, уземдэ шулай уйлыйм, тоям... Ир булсам да. Узем дэ шигырьлэр язам, тик кешегэ курсэткэн юк - кем укый аларны хэзер:) Рэхмэт сезгэ.

    4 tukay  
    0
    Рамис сез дэ уз шигырлэрегезне куегыз сайтка

    2 Ильшат  
    0
    Э сез чынлап та ул тошлэрне курэсезме хэм ешмы?Шигерегез бик кунелгэ утте,рэхмэт!!!

    1 Ирек Габдрахманов  
    0
    Гүзәлия афарин!Син безнең-татар халкының көзгесе!

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz