Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2011 » Август » 25 » Бияләйләр
    Бияләйләр
    22:46
    БИЯЛӘЙЛӘР

    Салкын кышның урталары иде
    Утыз биш ел элек бу хәл булды.
    Бик күп еллар инде үтсәләрдә
    Гомерлеккә истә минем калды.

    Башлангыч класста укыган чак
    Бигерәк төрле булдың балачак.
    Күпме сулар акты,елларда үтте
    Хәтирәләр һаман алдан барачак.

    Әткәй исән чакта без һичкайчан
    Бернәрсәгә моһтаҗ булмадык.
    Әти,Әни һәм без тугызау бала
    Ялангач һәм ачта тормадык.

    Алла рәхмәтендә булсын Әткәй
    Беркайчанда саран булмады.
    Иртә китте,бездән игелекләр
    Тик күрергә насыйп булмады.

    Әткәй үлеп киткәч гайләбезне
    Кара болыт килеп каплады.
    Газиз Әнкәм канат асларында
    Җаны,тәне белән саклады.

    Дәүләт бабай ятимнәргә диеп
    Берничә кат итекләр бирде.
    Печән,салам сорап правлениягә
    Күпме Әнкәй ялварып йөрде.

    Колхоз эшендә,эштә бит Әтием
    Салам төяп егылып үлде.
    Ялвармыйча колхоз булышмады
    Сыкрый,сыкрый ярдәмен бирде.

    Кием - салым,ашарга,эчәргә
    Каян Әнкәй алып җиткерсен.
    Оек башлар,бияләйләрнедә
    Ничек мескен бәйләп өлгерсен.

    Зурыраклар саклап кия киемне
    Кечкенәләр аңлап җиткерми.
    Я югалтып,я онытып калдырабыз
    Бияләй бәйләп Әни өлгерми.

    Яңа бияләй Әнкәй бәйләп бирде
    Кул җылыда ,мәктәпкә киттем.
    Мәктәп әбрәкәенә төшеп китте,
    Бияләйләрне тагын юк иттем.

    Физкультура дәресе,урамга чыктык
    Укытучы Кар бабай ясарга кушты.
    Барда тырыша,мин генә калышам
    Газизә апа килеп мине орышты.

    Дәшмичә мин башымны иеп тордым
    Ә кулларым туңды,кызарып катты.
    Мин аларны күрсәтмәскә тырыштым
    Тик күземнән шыбырдап яшем акты.

    Юк өшегән өчен мин еламадым
    Ничек Әнигә әйтүемне уйладым.
    Төннәр буе екламыйча ул бәйләде
    Ә,мин бер көн эчендә үк югалттым.

    Орышмасында Әнинең мин беләм
    Аны жзлләп йөрәккәем өзелде.
    Укытучым кулларымны күргәч
    Ник елавымның сәбәбен белде.

    Миңа карап күзләреннән яше акты
    Елама Гүзәлия,кызым,диеп юатты.
    Йомшак кына кочагына мине алды
    Кулларымны учында тотып җылытты.

    Аннан мине класска ул алып керде
    Үзенең бияләен салып миңа бирде.
    Алар миңа,әлбәттә, бик зур иделәр
    Тик шулайда калдыр үзеңә диде.

    Бүгенгедәй күз алдымда яшле күзең
    Кулыңның җылысын тоя һаман учым!.
    Оныта алмыйм синең җылы кочагыңны
    Син минем беренче һәм изге укытучым!

    Бу шигеремне укыгач кайберәүләр
    Ис китәрлек бернидә юк монда дияр.
    Йөрәгемнең иң түреннән укытучым,
    Сиңа атап әйтәм мин мең рәхмәтләр!!!
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1252 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 0.0/0 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz