Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 568

    Главная » 2011 » Август » 25 » Ярату хаты
    Ярату хаты
    22:17
    ЯРАТУ ХАТЫ(1нче класс)

    Язарга өйрәнүгә үк
    Мәхәббәт үзе килде.
    Өстәл асларына качып
    Без хатлар яза идек

    Тәнзилә белән без икәү
    Кайтабыз туры безгә.
    Ашау да юк,эчү дә юк
    Язабыз куеп тезгә.

    Мин Әнәскә,ул Иреккә
    Хәр көнне хат язабыз.
    Капка төпләренә җиткәч
    Салалмыйча кайтабыз.

    Кире кайтабызда өйгә
    Язганнарын ертабыз.
    Бүтәнерәк сүзләр белән
    Яңа баштан язабыз.

    Нәрсә эшлисез анда диеп
    Әнием ашарга дәшә.
    Кулыбыздан хатны алды
    Әти белән сөйләшә.

    Беттек кыз,ни эшләргә.
    Әгәр Әтидә күрсә
    Әнием укыганнан соң
    Инде Әтигә бирсә.

    Утырабыз дер калтырап
    Өстәл астыннан чыкмый.
    Оялудан шак каттык без
    Авыздан сүздә чыкмый.

    Әнием минем бик әдәпле
    Әтигә хатны укымады.
    Чыгыгыз инде ашарга,
    Аннан елмаеп куйды.

    Ул хатларда оялырлык
    Сүзләрдә юк бит инде.
    Беренче класс баласы
    Ул нәрсә язсын инде.

    Малайларга хат язу да
    Кыз балага оят иде.
    Яхшы укучы малайны
    Ничек яратмыйсың инде?

    Алар безнең яратканны
    Белмичәдә калдылар.
    Тәртипле малайлар иде
    Шуңада истә калдылар.

    Начар укучы малайларга
    Әлбәттә хат язмадык.
    Кемнәр яхшы, ә кем шакшы
    Шунда ук без аңладык.

    Күз алдымда Әти,Әни
    Ә кулында безнең хат.
    Шигерь язам,тик кызарып
    Ояламын кабат,кабат!
    Оялып һаман утырам!!
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1493 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz