Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 567

    Главная » Шигырьлэр
    ТИҢ ЯР БУЛСЫН

    Канатларым булса очар идем,
    Очар идем әллә кайларга.!
    Янәшәдә тиң Яр булсын һәрчак
    Тормыш сукмакларын җайларга.

    Култыклашып,бергә атлап барып
    Яшиселәр килә дөньяда!
    Бер-береңне зурлап һәм яратып.
    Тормыш дигән олы дәрьяда!

    Чын йөрәктән әгәр теләсәгез,
    Матур,тату бергә яшәргә.
    Сәбәп табып сузмагыз вакытны
    Ашыгыгыз бергә яшәргә!

    Хыялыгыздагы яшел шәһәр,
    Хыял гына б ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1322 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ХЫЯЛ

    Күпме айлар янып-көеп йөрдем
    Күбәләктәй очтым мин һәркөн.
    Яңабаштан ярату кичердем
    Йолдызларны санадым һәртөн.

    Анда Өмет иде Хыял,Хыял!!!
    Акылым әйтә булды әзерәк тыел.
    Ә йөрәкне тыңлатып буламы?
    Күпме яшькә яшәрде ул быел.

    Белеп тордым, барда алсу томан.
    Яраттырасы килә бит әле һаман.
    Аңласамда хыялымның буш икәнен
    Аңламаган булып кыйландым мин һаман.

    Ике йөрәк тигез тибеп яра ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1033 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ӨМЕТ ӘЛЕ ӨЗЕЛМӘГӘН

    Үтеп китте балачакта
    Яшьлегебез калды артта.
    Инде калган гомерләрдә
    Үтмәсен иде сагышта.

    Аткан таңнар кире атмасада
    Алда тагын таңнар бар.
    Үткән гомер,үткән инде,
    Алда Алла теләсә бәхет бар!

    Яшьлегебез кире кайтмасада
    Торналар бит кире кайталар.
    Сөю учагы бәлки әле кабыныр
    Кайгырмагыз инде дип юаталар.
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 851 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ШӘҺРИ БОЛГАРГА СӘЯХӘТ!

    Быелгы җәй соңлап килде бигрәк,
    Ә язлары салкын булдылар.
    Ә кешеләр кайчан җәй килә дип,
    Көтә-көтә бик зарыктылар.

    Июль айлары кергәчтән ниһаять,
    Җәйгә охшап калды көннәрдә.
    Елы буена көткән отпускага,
    Җыендылар барда китәргә.

    Турциядәдә,Египетта булдык
    Безнең табигәть бит матурырак!
    Әйдә быел үз илебездә генә,
    Ял итүләр булыр яхшырак!

    Самолетта очаргада куркы ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 929 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЙӨРӘК ТУГЕЛ,АКЫЛ ЯРАТА!

    Күпме китаплардан укысамда,
    Очратмадым мондый Мәхәббәт!
    Яшьләргәдә үрнәк булырлык ул,
    Чисталыктан торган ул Ләззәт!

    Балачакта була бер Мәхәббәт,
    Укытучыңа гашыйк буласың.
    Нинди матур,көчле кеше дисең
    Сокланасың һәм яратасың.

    Унбишь яшьләр тулып җиткәч,
    Балачагың инде үтеп киткәч.
    Кара чәчле,зәңгәр күзле егет
    Аны күреп гашыйк буласың.

    Әгәр тутырып инде бер кар ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1129 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЕРАК АРАЛАРНЫ ЯКЫНАЙТ.

    Назлы җилләр миңа кагылып үтсә,
    Синнән сәләм диеп уйлармын.
    Сандугач сайравын мин ишетсәм
    Аңа кушылып инде җырлармын.

    Җылы кояшның нурлары иркәләсә
    Синең кайнар кочагыңны мин тоям.
    Әйткән һәрбер назлы сүзләреңне
    Күңел сандыгына, таслап мин куям.

    Аяз күктә кара болытлар күренсә,
    Авырдыр дип сиңа кайгырам.
    Шатландырыр өчен сине иркәм,
    Очып барырдай бит мин булам.

    ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 991 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЕЛМАЮНЫ ҖИРГӘ ЧӘЧИК БЕЗ!

    Тормышның шул тәмен,ямен татып
    Аңлап яшәүчеләр бигрәк аз.
    Шигерьләрең үгет,нәсихәт кебек
    Син аларны тагын күберәк яз.

    Кайбе6рәүләр инде кыйланалар,
    Мәңгелеккә килгән шикелле.
    Гомерләрен юкка сарыф итеп
    Бушка уздыралар шикелле.

    Күзләребезне безнең томалаган
    Томан пәрдәләрен ачыйк без.
    Назлы гына сирпеп керфекләрне,
    Елмаюны җиргә чәчик без!

    Яхшы сүзне җан азыг ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 887 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЧӘЧӘКЛӘР

    Чәчәкләргә күмелеп йөрәк тибә
    Ромашкалар тәмле хуш ис сибә.
    Бергә яшәү бигрәктә ямьле дия
    Кызарудан алар башкайларын ия.

    Чәчәкләрне өзелеп яратам мин,
    Ромашкалар,роза,сиреньне.
    Хуш исләрен иснәп туя алмыйм
    Назлап кына тидерәм иренне.

    Иренем белән аларны чылатам
    Чык төшкәндәй алар хис итсен.
    Күтәрелеп җылы сулышымнан
    Бар чәчкәләр җиргә ямь бирсен.

    Чәчәкләрдә бик күп төрле бу ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1532 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘҮ МӨМКИН ТҮГЕЛ

    Мәхәббәтсез җирдә яшәү авыр
    Ямедә юк андый тормышның.
    Сөю учагы сүнмәсен,дөрләсен,
    Эретерлек карлы бозын кышның.

    Сөя белгән Кеше генә ишетә
    Яраткан йөрәкләрнең типкәнен.
    Сөю хисен белмәгән аңламый
    Бушка гомер үтеп киткәнен.

    Яратмыйча яшәү мөмкин түгел
    Күңелләрең синең саф булса.
    Зәңгәр күкне очып әйләнәсең
    Очар канатларың пар булса.

    Күкләрдә гел аяз гаш ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1003 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЙӨРӘК АВАЗЫ

    Шигеремнең һәрбер юлларында
    Кычкырам мин бөтен галәмгә.
    Ишетүчеләр, ләкин, юк нигәдер,
    Күчмиме әллә уем каләмгә?

    Язган чакта яңа шигерьләрне
    Мин ялварам һәмдә үтенәм.
    Менә, берәү ишетте ахры дисәм
    Кабат,кабат тагын үкенәм.

    Йөрәккәем сыкрый,ыңгыраша
    Беркем ишетми шул тавышын.
    Өзгәләнеп телгәләнә бәгерем
    Аңлаучы юк аның сагышын.

    Катлы,катлы ишеттерәсем килә
    Йөрәк тү ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1131 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    « 1 2 3 4 ... 6 7 »
    Форма входа

    Календарь
    «  Март 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz