[Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Гомум Форум » Тукай премиясе » Тукуай премеясенә кандидатлар 2009
Тукуай премеясенә кандидатлар 2009
ТукайДата: Суббота, 21.03.2009, 02:36 | Сообщение # 1
Генерал-майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 25
Репутация: 1
Статус: Offline
Зиннур Мансуров – философ шагыйрь

Зиннур Мансуров исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Аның тирән мәгънәгә ия фәлсәфи шигырьләре беркемне дә битараф калдырмыйдыр. Иртәгә Габдулла Тукай музееның Әдәби-музыкаль салонында әлеге шәхес белән очрашу булачак. Музейда Г.Тукай бүләге лауреатлары һәм әлеге бүләккә кандидатлар белән даими очрашулар уздыру күркәм гадәткә әверелде. Җәмәгать эшлеклесе, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Зиннур ага күптәннән музейның даими кунагы. Музей оештырган чараларда шагыйрь еш катнаша, үзенең фикерләре, уйлары һәм киңәшләре белән уртаклаша.


Мансур ага бик яшьли шигырь яза башлаган кешеләрнең берсе. Урта мәктәпне тәмамлагач та, ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Югары белем алганнан соң, Совет Армиясе сафларында офицер булып хезмәт итә. Аннары “Социалистик Татарстан” газетасында эшли башлый. “Казан утлары”, Татарстан дәүләт телерадиосында, Язучылар берлегендә иҗатын чарлый.

1995 елда атналык “Мәдәни җомга” дигән газета оештыра һәм бүгенгесе көнгә кадәр биредә эшли. Коллегалары аны тыныч холыклы, таләпчән, гадел җитәкче дип бәяли. Ул бик күп яшь каләм ияләренә юл ярырга ярдәм иткән олпат журналистыбыз да әле.

Зиннур Мансуров шагыйрь буларак иҗатта үзен төрле яктан ача, үстерә. Поэзиянең катлаулы жанрларыннан саналган – поэма өлкәсендә дә уңышлы эшли. Киң җәмәгатьчелек аны әдәби тәнкыйтьче һәм публицист буларак таный. “Юлын белгән арымас”, “Күңелдә фидаи яшәсә” китаплары белән ул үзен җәмәгать эшлеклесе буларак та танытты.

Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен Зиннур ага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемгә лаек булды. Татарстан республикасының мәртәбәле бүләгенә шагыйрь Зиннур Мансуров лаек шәхесләрнең берсе.
Гөлҗиһан Гәлләмова
intertat.ru


Ий,туган тел
 
IskanderДата: Воскресенье, 22.03.2009, 14:18 | Сообщение # 2
Лейтенант
Группа: Администраторы
Сообщений: 15
Репутация: 0
Статус: Offline
Уңышлар телибез!!! applause
 
Форум » Гомум Форум » Тукай премиясе » Тукуай премеясенә кандидатлар 2009
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:


Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz