Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои статьи [27]

    Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 237

    Главная » Статьи » Мои статьи

    Тукай ае
    ТУКАЙ АЕ

    Апрель диюгә үк күз алдыбызга ташу сулары килә. Кояш җиргә туры карап, кыш буе җыелган карны боламык суга әйләндереп, ермакларга, уйсу урыннарга куып төшерә. Боз астында йокымсырап кышлаган Идел кинәт уяна да «кабыгын» ташларга керешә. Дөнья чәчәкле җәйне каршыларга әзерләнә. Кайбер елларны күпләребезне сөендереп, җәй билгесе булып, күк күкрәп куя. Ул көнне кешеләр бер-берсе белән очрашканда сүзне «ишеттеңме, бүген күк күкрәде» диюдән башлыйлар. Бу сүзләрдә, күрәсең, табигатьнең гадәти бер күренеше генә түгел, ә ниндидер сер дә ятадыр. Күк, аваз салып, җир улларына нидер әйтергә җыенадыр.

    1886 нчы елның апрелендә күкрәп алгандыр күк. Җиргә тагын бер даһи килгәнен хәбәр итеп аваз салгандыр. Күк күкрәгәндә җиргә иңгән әлеге адәм баласы, яшен булып яшьнәп, күкләр буйлап җир өстеннән сузылып үткәндер дә шул ук апрель аенда яңадан күккә ашкандыр.

    Пәйгамбәрләр затыннан булган бу даһиның татар күңеленә никадәр яшәү рухы калдырып киткәнен без әле бөтен тирәнлеге белән аңлап та бетермибездер. Моннан 100 ел элек татарның әлеге бөек баласы Габдулла Тукай милләт алдына «Безнең татар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы» дигән сорау куеп, шуңа җавабын да әйткән иде: Бу сүзләр 25 яшьлек егет сүзләре. Үз милләтенең хәл-халәтенә мондый да төгәл диагнозны бары тик изге затлар гына куя ала. Ул диагнозның дөреслеген без бүген дә тоябыз, чөнки йоклавыбызны дәвам итәбез. Уянып бер киерелеп алабыз да янә йокыга талабыз. Татарның икенче бер бөеге Гаяз Исхакый фаразлаган инкыйраз кисәтеп торса да, Ходайның биргәненә шөкер, без әле исән. Хәтер сандыгыбыз да әлегә бушап ук калмаган. Бөекләрен барлап торган халыкның киләчәге бар.

    Мин театр дөньясына багышланган күп китаплар укыдым. Аларны театрның сихри серләрен ачарга тырышучы осталар язган. Әмма, минем карашымча, театрның төп асылын Тукай кебек төгәл итеп әйткән бәяләмәне хәтерләмим. Кыска гына шигырьдә театрның ни нәрсә икәнлеген аңлатыр өчен шулай ук даһи булырга кирәктер. Әлеге шигырь, минемчә, һәр татар театрының күркәм бер урынында алтын хәрефләр белән язылып куелырга тиештер.

    Гөрләп аккан ташу сулары белән апрель килде. Бәлки әле быелгы елның беренче күк күкрәвен дә ишетербез. Бәлки әле күк авазы милләтебезнең тагын бер даһие тууын безгә хәбәр итәр. Ишетми калмаска иде.


    Туфан МИҢНУЛЛИН
    Сәхнә
    Категория: Мои статьи | Добавил: tukay (07.04.2010)
    Просмотров: 1424 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 4.5/2 |
    Всего комментариев: 1
    1 Айдар  
    0
    Яхшы Статья.

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz