Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои статьи [27]

    Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 237

    Главная » Статьи » Мои статьи

    Тукай премиясе лауреатлары
    Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары
    1958 нче ел

    Яруллин Фәрит Заһидулла улы - композитор ("Шүрәле" балеты өчен).
    Җиһанов Нәҗип Гаяз улы - композитор ("Җәлил" операсы өчен).
    Фәйзуллин Әхмәт Сафа улы (Әхмәт Фәйзи) - язучы ("Тукай" романы өчен).
    Сарымсаков Ширияздан Мөхәммәтҗан улы - режиссер (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К. Тинчуринның "Җилкәнсезләр" пьесасын куйган өчен).
    Тумашев Әнәс Ибраһим улы - рәссам (К. Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектаклен бизәгәне өчен).
    Әбҗәлилов Хәлил Гали улы - артист ("Җилкәнсезләр" спектаклендә Мисбах ролен уңышлы башкарганы өчен).
    Колбарисов Фатих Әкрам улы - артист ("Җилкәнсезләр" спектаклендә Батырҗан роле өчен).
    Хәйруллина Асия Хәсән кызы - артистка ("Җилкәнсезләр" спектаклендә Рокыя роле өчен).
    Фәттахов Лотфулла Әбделмән улы - рәссам ("Татар халык әкиятләре"китабына (русча) иллюстрацияләре өчен).
    Якупов Харис Габдрахман улы - рәссам ("Татар халык әкиятләре" китабына иллюстрацияләре өчен).
    Даутов Нияз Курамша улы - режиссер-сәхнәгә куючы (М. Җәлил исемеңдәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында "Алтынчәч" һәм "Евгений Онегин" операларын сәхнәгә куйган өчен).

    1959 нчы ел

    Әпсәләмов Габдрахман Сафа улы - язучы ("Сүнмәс утлар" романы өчен).
    Провоторов Николай Сергеевич - артист (Казанда В. И. Качалов исемендәге театрда куелган "Третья патетическая" спектаклендә Ленин образын иҗат иткән өчен).
    Мозаффаров Мансур Әхмәт улы - композитор (Г. Тукай һәм М. Вахитов истәлекләренә багышланган симфоник поэмалары өчен).
    Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы - композитор ("Дулкыннар, дулкыннар", "Күңелем өзгәләнгән минутларда"һ. б. җырлары, романслары өчен).
    Насретдинов Фәхри Хөсәен улы - җырчы (актив концерт эшчәнлеге һәм совет композиторлары әсәрләрен пропа гандалаганы өчен).

    1960 нчы ел

    Хәкимов Сибгат Таҗи улы (Сибгат Хәким) - шагыйрь ("По зову Ленина" (русча), "Җил исми, яфрак селкенми" исемле шигырь җыентыклары өчен).
    Бурлай Алексеей Петрович - рәссам ("Беренче нефть" картинасы өчен).
    Вахитов Габделхәй Каюм улы (Хәй Вахит) - драматург (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган "Беренче мәхәббәт" драмасы өчен).
    Бикчәнтәев Рәфкать Әхмәтҗан улы - режиссер ("Беренче мәхәббәт" драмасын сәхнәгә куйганы өчен).
    Өметбаев Сабир Гаделҗан улы - режиссер (Минзәлә Татар дәүләт театрында "Язылмаган законнар" һәм "Тамырлар" спектакльләрен сәхнәгә куйганы өчен).
    Татарстан АССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (татар хор культурасын һәм СССР халыкларының музыкаль иҗатын актив пропагандалаганы өчен).

    1961 - 1965 елларда Г. Тукай исемендәге премияләр бирелмәде
    1966 нчы ел

    Туфан Хәсән Фәхри улы (Хәсән Туфан) - шагыйрь ("Сайланма әсәрләр" китабы өчен).
    Фәйзи Җәүдәт Харис улы (Җәүдәт Фәйзи) - композитор (яңа җырлар циклы өчен).

    1967 нче ел

    Урманче Бакый Идрис улы (Бакый Урманче) - сынчы, скульптор (татар мәдәнияте эшлеклеләре: Г. Тукай, М. Җәлил, Ф. Әмирхан, Г. Кариев, Г. Ибраһимов һ. б. ның скульптур портретлары өчен).
    Ходжаев Ташходжа Омар улы - режиссер (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ч. Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектаклен сәхнәгә куйганы өчен).
    Гельмс Эрнест Брунович - театр рәссамы (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Гүзәлем Әсәл" спектаклен бизәгәне өчен).
    Гәрәева Наилә Хәким кызы - актриса ("Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Әсәл роле өчен).
    Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы - артист ("Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Байтимер роле өчен).
    Әсфәндиярова Шәхсәнәм Ибраһимбәк кызы - актриса ("Гүзәлем Әсәл" спектаклеңдә Хәдичә роле өчен).
    Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы - артист ("Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Ильяс роле өчен).

    1968 нче ел

    Исәнбәт Нәкый Сираҗи улы (Нәкый Исәнбәт) - галим, язучы, фольклорчы ("Татар халык мәкальләре" дигән өч томлы хезмәте өчен).
    Хәбибуллин Заһит Вәли улы - композитор ("Казах кызы сөйгәнем", "Солдат җыры", "Бормалы су" һ. б. җырлар циклы өчен).

    1969 нчы ел

    Миңгазиев Ибраһим Зариф улы (Ибраһим Гази) - язучы ("Онытылмас еллар" роман-трилогиясе өчен).
    Арсланов Айрат Гәрәй улы - артист, нәфис сүз остасы ("Туган ягым —Татарстан"—дигән һ. б. әдәби концерт программалары өчен).

    1970 нче ел

    Ключарев Александр Сергеевич - композитор ("Канатлы яшьлек" исемле җырлар җыентыгы һәм татар халык музыкаль иҗатын җыюы һәм пропагандалавы өчен).
    Шакиров Илһам Гыйльметдин улы - җырчы (1968—1969 еллардагы концерт программалары, татар халык җырларын һәм композиторларының әсәрләрен пропагандалавы өчен).

    1971 нче ел

    Сәлимҗанов Марсель Хәким улы - режиссер (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К. Тинчуринның —"Американ", "Сүнгән йолдызлар", Г. Ибраһимов әсәре буенча "Тирән та мырлар" спектакльләрен уңышлы куй ганы өчен).
    Кузнецов Николай Дмитриевич - рәссам (индустриаль пейзаж рәсемнәре өчен).

    1972 нче ел

    Хөснетдинов Фатих Хөснетдин улы (Фатих Хөсни) - язучы ("Гыйльмениса һәм аның күршеләре" дигән китабы өчен).
    Һидиятуллин Шәүкәт Галимулла улы (Шәүкәт Галиев) - шагыйрь ("Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр", "Кот бетдин мәргән", "Шәвәли", "Тәмле йорт", "Кызык" һ. б. китаплары өчен).

    1973 нче ел

    Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы (Гариф Ахунов) - язучы ("Чикләвек төше" повесте, "Хәзинә" романы өчен).
    Бакиров Әнвәр Закир улы - композитор ("Су анасы" балеты өчен).
    Смирнов Игорь Валентинович - балетмейстер (М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган "Су анасы" балеты һәм либреттосы өчен).
    Фазлуллин Хәсби Вәли улы —дирижер (Ә. Бакировның "Су анасы" балетын куюда музыкаль җитәкчелеге өчен).
    Садыйков Ревдар Фәиз улы - балет артисты ("Су анасы" балетында Алмай роле өчен).

    1974 нче ел

    Әмиров Мирсәяф Мәсәлим улы (Мирсәй Әмир) - язучы ("Агыйдел"пьесасы өчен).
    Юзиев Нил Гафур улы - әдәбият галиме, тәнкыйтьче ("Шигырь гармониясе", "Хәзерге татар поэтикасы" дигән китаплары өчен).

    1975 елда Г. Тукай исемендәге премияләр бирелмәде
    1976 нчы ел

    Вәлиев Диас Назыйх улы - драматург ("Дарю тебе жизнь" (русча) пьесасы өчен).
    Шабаев Марс Садри улы - шагыйрь ("Җикән камыш", "Онытма", "Сине эзлим" дигән китаплары өчен).
    Тумашев Равил Рәхим улы —режиссер (Татар дәүләт күчмә театрында И. Юзеев пьесасы буенча "Сандугачлар килгән безгә", Т. Миңнуллин пьесасы буенча "Үзебез сайлаган язмыш", А. Гыйләҗев пьесасы буенча "Көнбагышлар" спектакльләрен куйганы өчен).

    1977 нче ел

    Афзалов Гамил Гыймазетдин улы (Гамил Афзал) - шагыйрь ("Айлы кич ләр'' шигырьләр җыентыгы, "Борылам да карыйм" дигән шигырьләр циклы өчен).
    Хәкимова Ирина Шәриф кызы - балерина ("Шүрәле" балетында - Сөембикә, "Су анасы" балетында - Сәрви, "Аккош күле" балетында Одетта-Одиллия партияләрен башкарганы өчен).
    Беспалов Виктор Иванович - кинорежиссер (телевидение өчен "Кырлай", "Татар гармуннары", "Н. Җиһанов музыкасы" дигән музыкаль фильмнары өчен).

    1978 нче ел

    Фәйзуллин Равил Габдрахман улы - шагыйрь ("Шигырьләр һәм поэма лар" китабы өчен).
    Лывин Сергей Осипович - рәссам (В. И. Ленинга һәм Г. Тукайга багыш ланган картиналар сериясе өчен).

    1979 нчы ел

    Миңнуллин Туфан Габдулла улы - драматург ("Ай булмаса, йолдыз бар" драмасы өчен).
    Хөсәенов Гали Кәрим улы - режиссер (Әлмәт драма театрында "Ай булмаса, йолдыз бар" спектаклен куйганы өчен).
    Кузаева Дамира Нәжмиҗан кызы - артистка ("Ай булмаса, йолдыз бар"спектаклендә Мәдинә роле өчен).
    Ибраһимов Ренат Ислам улы - җырчы (1976 - 1978 еллардагы концерт программалары өчен).

    1980 нче ел

    Юзеев Илдар Гафур улы - шагыйрь ("Таш диварлар авазы", "Өзелмәс кыллар" поэмалары өчен).
    Маликов Васил Малик улы - сынчы, скульптор, ("Чекист Голубятников", "Соңгысы", "М. Җәлил" дигән скульптуралары өчен).

    1981 нче ел

    Рәсүлов Атилла Кадыйр улы (Атилла Расих) - язучы ("Язгы авазлар", "Ике буйдак", "Сынау" трилогиясе һәм "Ямашев" романы өчен).
    Кузин Евгений Андриянович - артист (В. И. Качалов исемендәге театрда "Большевиклар", "Астория" кунакха нәсе" һ. б. спектакльләрдә төп рольләрне башкаруы өчен).
    Федотов Юрий Степанович - артист (В. И. Качалов исемендәге театрда "Большевиклар", "Астория" кунакханә се" һ. б. спектакльләрдә төп рольне баш карганы өчен).
    Бакулин Герман Алексеевич - архитектор (Казанда Татарстан Рәссамнар берлегенең Күргәзмә залын проектлау һәм төзү). Зәкиев Әуфар Зәки улы - инженер-төзүче (шул ук бинаны төзү). Парамонов Игорь Петрович - инженер-төзүче (шул бинаны төзү). Фәйзуллин Әнәс Нурулла улы - бинаны эшкәртү-бизәкләү остасы (шул ук бинаны төзү). Хисаметдинова Сания Шәкүр кызы - бинаны эшкәртү-бизәкләү остасы (шул ук бинаны төзү).

    1982 нче ел

    Нуруллин Ибраһим Зиннәт улы - язучы ("Тукай" ("Атаклы кешеләр тормышы" сериясеннән һәм "Габдулла Тукай" дигән китаплары өчен).

    1983 нче ел

    Гыйләҗев Аяз Мирсәет улы —язучы ("Җомга көн кич белән", "Әтәч менгән киртәгә" повестьлары өчен).
    Еникеев Ренат Әхмәт улы - композитор ("Муса Җәлил истәлегенә" дигән вокаль-симфоник поэмасы һәм соңгы еллардагы әсәрләре өчен).

    1984 нче ел

    Еникеев Әмирхан Нигъмәтҗан улы (Әмирхан Еники) - язучы (повестьлары һәм хикәяләре өчен).
    Мулюков Бату Гатаулла улы - композитор ("Кара йөзләр" операсы өчен).
    Родионов Григорий Васильевич (Гәрәй Рәхим) - шагыйрь ("Кара йөзләр" операсы либреттосы өчен).
    Сөнгатуллина Зилә Даян кызы - опера жырчысы ("Кара йөзләр" опера сында Галимә партиясен башкарганы өчен).
    Бигичев Хәйдәр Аббас улы - опе ра җырчысы ("Кара йөзләр" операсында Закир партиясен башкарган өчен).
    Васильев Владимир Михайлович - дирижер (М. Җәлил исемендәге Татар дәүдәт опера һәм балет театрында куелган "Кара йөзләр" операсы дирижеры).

    1985 нче ел

    Арсланов Нури Газиз улы - шагыйрь ("Иделем - илем" исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен).
    Нигьмәтҗанов Мәхмүт Нигъмәт җан улы - музыка белгече ("Татар халык җырлары" һәм "Идел буе татарларының халык җырлары" һ. б. хезмәтләре өчен).

    1986 нчы ел

    Камалов Хисам Нуретдин улы (Хисам Камал) - язучы ("Һәркемнең гомере бер генә", "Безне өйдә көтәләр" китаплары өчен).
    Куделькин Виктор Иванович - рәссам (Татарстанның хезмәт алдын гыларына, мәдәният эшлеклеләренә багышланган күп сандагы картиналары өчен).

    1987 нче ел

    Зарипов Марсель Харис улы - язучы ("Поступь моей республики" һәм "Выгодный оборот" дигән (русча) очерк лары, матур әдәбият теле белән язылган публицистик китаплары өчен).
    Хаҗиәхмәтов Тавил Гыйният улы - рәссам (1981 - 1985 елларда басыл ган китапларны нәфис-график бизәү өчен).

    1988 нче ел

    Хәсәнов Мәхмүт Максуд улы - язучы ("Язгы аҗаган" романы өчен).
    Әхмәтов Фасил Әхмәтгали улы - композитор (соңгы еллардагы әсәрләре, симфониясе һәм "Мин гармун булыр идем" дигән җырлар җыентыгы өчен).

    1989 нчы ел

    Надиров Илбарис Нурислам улы - фольклорчы, авторлар коллективы җитәкчесе ("Татар халык иҗаты" дип исемләнгән унике томлык фәнни хезмәт өчен). Шул ук унике томлы фәнни хезмәт өчен фольклорчылардан: Әхмәтова Флора Ваһап кызы, Җамалетдинов Ленар Шәйхи улы, Мәхмүтов Хуҗи Әхмәт улы, Ярмөхәммәтов Хәмит Хөснетдин улына (Хәмит Ярми; үлгәннән соң).
    Вәлиуллин Хөснулла Вәлиулла улы - композитор ("Самат" операсы, соңгы еллардагы җырлары тупланган "Ел артыннан ел" дигән җыентыгы өчен).

    1990 нчы ел

    Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы - язучы ("Кеше китә - җыры кала" (1979), "Торналар төшкән җирдә" (1983), "Бәхилләшү" (1989) повестьлары өчен).
    Садыйкова Сара Гариф кызы - композитор (үлгәннән соң; җырлары өчен).
    Салахов Ибраһим Низами улы - язучы ("Колыма хикәяләре" романы өчен).

    1991 нче ел

    Көримуллин Әбрар Гыйбадулла улы - галим ("У истоков татарской книги" ("От начала возникновения до 60-х годов XIX века") (1971), "Татарская книга пореформенной России" (1983), "Татарская книга XX века" (1974) дигән трилогиясе өчен).
    Зәйнашева Гөлшат Хисам кызы - шагыйрә ("Илле җыр" китабы өчен).
    Монасыйпов Алмаз Закир улы - композитор ("Муса Җәлил" дигән симфония-поэма (1973), "Тукай ритмнарыңда" исемле вокаль-симфоник поэма (1976), Салих Сәйдәшевкә багышланган симфония-поэмасы өчен).

    1992 нче ел

    Афзалова Әлфия Афзал кызы —Татар дәүләт филармониясе җырчысы (1989 - 1991 елларындагы концерт программасы өчен).
    Әгъләметдинов Мөдәррис Зөфәр улы (Мөдәррис Әгьләмов) - шагыйрь ("Киләчәккә кайту", "Мин әйттем" дигән китаплары өчен).
    Липкин Семен Израилевич - шагыйрь (татар халык эпосы "Идегәй"нең (1990) һәм татар поэзиясе классиклары әсәрләренең тәрҗемәсе өчен).
    Шәрәфиев Равил Шиһабетдин улы - артист (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында иҗат иткән күп кенә образлар (Хуҗа Насретдин, Кочкорбаев, Робинзон, доктор Ламбарди, Ислам өчен).

    1993 нче ел

    Мөхөммәдиев Ринат Сафа улы - язучы ("Сират күпере" романы өчен).
    Фәтхетдинов Әхсән Сәрим улы - ("Ияләр" дигән художество әсәрләре циклы өчен).

    1994 нче ел

    Зарипов Илдар Касыйм улы - рәссам ("Буяуларда - халык моңнары" дигән сериядәге картиналары өчен).
    Мансуров Фуат Шакир улы - дирижер (Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының 1991 - 1993 еллардагы концерт программасы өчен).
    Фәттахов Нурихан Садрилмән улы (Нурихан Фәттах) - язучы ("Сызгыра торган уклар" роман-трилогиясе өчен).

    1995 нче ел

    Яруллин Фәнис Гатаулла улы - язучы ("Җан авазы" китабы өчен).

    1996 нчы ел

    Бәширов Гомәр Бәшир улы - язучы ("И язмыш, язмыш" китабы өчен).
    Кудашева Фәридә Яһүд кызы - җырчы (Татар халык җырларын һәм Г. Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкарганы өчен).

    1997 нче ел

    Абзгильдин Абрек Әмир улы - рәссам ("Г. Тукай", "Дәрдмәнд", "Урманче" триптихы әсәрләре сериясе өчен).
    Ганиева Венера Әхәт кызы - җырчы (Дж. Вердиның "Риголетто" операсында Джильда, Дж. Россининың "Сивилья чәчтарашы" операсында Розина, Н. Җиһановның "Алтынчәч" операсында Алтынчәч партияләрен башкарганы өчен).
    Ренат Харис (Харисов Ренат Мәгъсүм улы) - шагыйрь ("Хисемнең җисеме" дигән шигырьләр һәм поэма лар җыентыгы өчен).

    1998 нче ел

    Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы - шагыйрь ("Күчтәнәч" дигән балалар китабы өчен).
    Т. Миңнуллин пьесасы буенча Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган "Хушыгыз" спектакле өчен: Бикчәнтәй Фәрит Рәфкать улы (режиссер); Ихсанова Нәҗибә Гимай кызы (актриса); Дунаев Николай Иван улы (артист); Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы (артист).

    1999 нчы ел

    Баянов Әхсән Фәтхелбаян улы - язучы ("Уралган ай" китабы өчен).
    Луппов Анатолий Борисович - композитор ("Тапшырылмаган хатлар" монооперасы, кыллы оркестр өчен язылган "Кара урман" исемле җиденче симфониясе өчен).

    2000 нче ел

    В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театры иҗат төркеменә: Славутский Александр Яковлевич - режиссер куючы; Патраков Александр Михайлович - рәссам-куючы; Галицкий Михаил Олегович - артист, төп рольдә уйнаучы ("Түбәдәге скрипкачы" спектакле өчен).
    Әхмәтҗанов Илдүс Хәниф улы - артист (Г. Тукай әсәрләреннән төзелгән "Сөй гомерне, сөй халыкны" һәм "Өзелгән өмет" концерт программасы өчен).
    Зөлфәт (Маликов Дөлфәт Госман улы) - шагыйрь ("Ике урман арасы" һәм "Йөрәгемне былбыл чакты" шигырь китаплары өчен).
    Шәйдуллин Шамил Мортаза улы - рәссам ("Яңа Сабантуй" картиналар циклы өчен).

    2001 нче ел

    Әхмәтҗанов Роберт Вәли улы - шагыйрь ("Тургай тәрәзәсе" һәм "Кичке кошлар" китаплары өчен).
    Шутиков Анатолий Иванович - дирижер (ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестрының 1995 - 1999 ел концерт программалары өчен).

    2002 нче ел

    ТР ның дәүләт кыллы квартетына концерт программалары өчен.
    Зәнкиев Якуб Камали улы " - язучы ("Иртеш таңнары" романы өчен).
    Рафиков Искәндәр Вәлиулла улы - рәссам (Картиналарда татар хатын-кыз образлары сериясен тудырган өчен).

    2003 нче ел

    Абязов Рөстәм Юныс улы - дирижер, башкаручы (күпсанлы концерт программалары өчен).
    Хәбибуллин МөсәгыйтьМөдәррис улы - язучы ("Кубрат хан" китабы өчен).

    2004 нче ел

    Юнысов Миргазиян Закир улы - язучы ("Альбатрос язмышы" дигән китабы өчен).

    2005 нче ел

    Гыймаев Зөфәр Фоат улы - рәссам (ТР ның әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре портретлары өчен).
    Рөстәм Мингалим (Мингалимов Рөстәм Гали улы) - шагыйрь ("Дәрт чүлмәге" шигъри җыентыгы өчен).
    Шәрифуллин Шамил Камил улы - композитор ("Мөнәҗәтләр", "Авыл көйләре" хор концертлары өчен).

    2006 нчы ел

    Батуллин Роберт Мөхлис улына (Рабит Батулла) – язучы ("Сөембикә" тарихи әсәре өчен, Татарстан китап нәшрияты, 1992 ел; "Кылдан нечкә, кылычтан үткен", Татарстан китап нәшрияты, 1996 ел; "Яралы бүре", "Идел" нәшрияты, 1996 ел).
    Галиев Марсель Баян улы – шагыйрь ("Гомер бизмәне", "Рухият" нәшрияты", 2004 ел; "Кайту", Татарстан китап нәшрияты, 2000 ел; шигырь җыентыклары, "Догалы еллар" нәфис-публицистик әсәрләр җыентыгы өчен, "Идел-Пресс" нәшрияты, 1998 ел).
    Мостафин Рафаэль Әхмәт улы - язучы ("Өзелгән җыр эзеннән" ("По следам оборванной песни") китабы өчен, Татарстан китап нәшрияты, 2004 ел).
    Бохараев Равил Рәис улы - язучы, шагыйрь ("Очсыз-кырыйсыз поезд" ("Бесконечный поезд"), "Мәгариф" нәшрияты, 2001 ел; "Казан карлары" ("Казанские снега"), "Мәгариф" нәшрияты, 2004 ел өчен).
    Батыркаева Луиза Миңнегали кызы (Батыр Болгарига) - композитор (патриотик һәм гражданлык лирикасы белән сугарылган югары художестволы җырлар циклы, тарихи тематикадагы җырлар циклы өчен ("Кайту", "Су буеннан әнкәй кайтып килә", "Мин сине шундый сагындым", "Ак яулыклы әнием"...))
    Индюхов Николай Петрович - рәссам (Татарстан Республикасының лирик пейзажлар сериясе өчен ("Каенкай" ("Березка"), "Кибән" ("Стожок"), "Ындыр табагында" ("На току"), "Соңгы кар" ("Последний снег"), "Җылы көн" ("Теплый день"), "Тузганаклар" ("Одуванчики"), "Зәңгәр март" ("Синий март"), "Шаян март" ("Веселый март"), "Болытлы көн" ("Облачный день"), "Кыр чәчәкләре" ("Полевые цветы"), "Сукмак" ("Тропинка"), "Апрель", "Буранда" ("Снегопад")...)).
    Халиков Фиринат Гаптухай улы - рәссам ("Мәңгелек Казан" тарихи картиналар сериясе өчен (1995-2003 еллар)).

    2007 нче ел

    Вәлиев Разил Исмәгыйль улы – шагыйрь ("Иске сәгать дөрес йөри” дигән проза әсәоләре җыентыгы һәм "Ядкарь” җырлар китабы өчен).
    Кәлимуллин Рәшит Фәһим улы – композитор (соңгы елларда иҗат иткән симфонияләре: кыллы уен кораллары өчен "Тукай моңнары” симфониясе (1997), хор һәм симфоник оркестр өчен "Казанны сагыну” концерт-поэмасы (2004), симфоник оркестр өчен музыка "Урман авазлары” (2003) өчен).
    Нигъмәтуллина Рада Хөсәен кызы, Рогожина Изабелла Викторовна, Нигъмәтуллина Марина Викторовна – авторлар төркеме ("Тукайга мәхәббәт белән” дигән скульптор эшләр сериясе өчен).

    2008 нче ел

    Гатауллин Рәдиф Кәшфулла улы – шагыйрь ("Газәлләр”, "Мәңгелек сусау” китаплары өчен).
    Ахиярова Резедә Зәки кызы (композитор), Әхмәт Агади Эльтифат оглы (төп партияне башкаручы), Соболев Виктор Евгеньевич (дирижёр), Панджавидзе Михаил Александрович (режиссёр) - иҗат төркеме (М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында ”Шагыйрь мәхәббәте” операсын сәхнәгә куйган өчен).
    Фәтхетдинов Салават Зәки улы – җырчы (соңгы еллардагы концерт программалары һәм "Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкаруы өчен), җыр авторлары – Андреев Роберт Егорович һәм Рәкыйпов Роберт Җиһангир улы (үлгәннән соң).
    Аршинов Виктор Петрович - рәссам ("Тукайны укыганда” һәм М.Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләр буенча эшләнгән "Соңгы җыр” графика серияләре өчен).

    2009 нчы ел

    Мансуров Зиннур Мөҗип улы - шагыйрь, "Җәрәхәтле йөрәк" һәм "Күңелдә фидаи яшәсә" китаплары өчен.
    Хәкимханов Зөлфәт Зөфәр улы (Зөлфәт Хәким) - драматург, язучы, "Телсез күке" спектакле өчен.

    http://gzalilova.narod.ru
    Категория: Мои статьи | Добавил: tukay (31.03.2011)
    Просмотров: 3727 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/2 |
    Всего комментариев: 1
    1 милеуша  
    0
    Мне очень надо

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz