Максат:
1. Шагыйрь Габдулла Тукай турындагы белем -кү-некмәләрне тирәнәйтү.
2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.
3.Шагыйрь иҗатына, тормышына кызыксыну һәм горурлык,
Тукай иҗаты аша үзара хөрмәт хислә-
ре, кешелеклелек, ярдәмчеллек, изгелек, шәф-катьлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Кичәгә әзерлек
бер ай алдан башлана.Укучылар Г. Тукайга багышлап кечкенә китапчыклар төзиләр,аның әкиятләрен, шигырьләрен укыйлар.Шигырьләрне сәнгатьле
уку буенча бәйге үткәрелә. Тукай-Кырлайга экскурсия оештырыла. Укучылар
күргәннәре турында иншалар язалар,әкиятләргә иллюстрацияләр ясыйлар,үзләре шигырьләр иҗат итәләр. Иҗади эшләрдән күр-гәзмә куела. Шулай ук күргәзмәгә Г. Тукай турындагы
китаплар, аның үз китаплары куела.
Сәхнә бизәлеше:
Сәхнә түренә - Тукай портреты."Ул-караңгы төндә яктырткан матур, тулган ай” (Ш.Ба-бич) дигән сүзләр язылган плакат эленә.Кичә барышында
кирәкле булган өстәмә материал-лар. (Алар кушымта өлешендә бирелә.)
Кичәгә ннннн
башлангыч мәктәбе укытучылары һәм укучылары, әти-әниләр чакырыла.
Кичәнең барышы.
Укытучы:
-Кадерле балалар! Без бүген бик матур кичәгә җыйналдык. ннннн башлангыч мәктәбе укытучылары һәм
укучылары, әти-әниләребез бездә кунакта. Хәзер сезнең игътибарга бер хикәя тәкъдим
итәм. Игьтибар белән тыңлагыз.
"Илгиз белән
Сания уеннан кайтып киләләр иде. Алар-дан алда, тауга каршы ике сумка күтәргән Мансур абый
менеп бара. Әллә сумкалары авыр, әллә сәламәтлеге чамалы, ул бик акрын атлый, туктап ял итеп тә ала.
-Әйдә,
булышыбыз,- диде Сания Илгизгә.
-Күтәрә алмагач,
нигә шулкадәр күтәргән?- диде Илгиз киреләнеп.
Сания тиз генә
Мансур бабайны куып җитте һәм сум-
каларын күтәрешеп өйләренә кадәр озатып та куйды.
-И-и, рәхмәт
яусын балам, игелек күр! Бигрәк шәфкатьле бала икәнсең,- диде бабай шатланып.
-Балалар, сезгә
Сания белән Илгиз ошадымы?
-Саниянең бу
хикәядә нинди матур сыйфаты чагылды?
-Ул – шәфкатьле.
-Бик дөрес. Ә сез
бу шәфкатьле сүзен ничек аңлый-
сыз? Нәрсә ул шәфкать?
( Укучыларның җаваплары тыңланыла. Кушымта №1
файдаланыла.)
-Шәфкатьлелек
сыйфатлары нәрсәләрдә, кайларда чагыла?
-Кешеләрнең
бер-беренә мөнәсәбәтендә. Табигатькә, хайваннарга карата кылган эшләрендә,
гамәлләрендә. -Балалар, кешеләр
гел яхшылыклар, яхшы эшләр генә кылалармы? Юк шул, тирә ягыбызда ятим балалар,
караучысыз калган өлкәннәр, инвалидлар, авыр хәлләргә очраган кешеләр очрый.
Аларга ярдәм итү,
игелек кылу – һәркемнең изге бурычы.ТР Президенты М. Шәймиев Указы белән 2007 ел Татарстанда Хәйрия елы дип игълан ителде.
Хәйрия елы хәйрия
эшчәнлеген киң тарату һәм үстерүне максат итеп куя. Быел һәркем үз-үзенә:”Мин нин-ди
игелекле эш башкара алам? Мин әле хәлемнән килгәннең барын да эшләдемме? " - дигән соруны еш бирергә тиеш.
Балалар, сез дә
башкарырга өлгергән изге гамәлләрегезне барлагыз,тагы сезне нинди изге эшләр көтә?
Бу турыда алда тагын сөйләшүне дәвам итәчәкбез.
Сез бит табышмаклар,башваткычлар чишәргә яратасыз,хәзер кроссворд чишеп,әзрәк ял итеп алырбыз.
Табышмаклар:
1.Үземне көтеп алалар,күрендемме - качалар. (Яңгыр)
2.Яшел чирәм өстендә
Кырт—кырт
кыртлар.
Канатларын җәеп
Балаларын
туплар. (Тавык)
3.Чуар йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа
бизәге. (Күбәләк)
4. Соскы борын бакылдык,
Күп сөйләшә
такылдык. (Үрдәк)
5.Аягы юк, кулы юк,
Ишек ачуга,өй
эченә керә. (Суык)
6.Түгәрәк, ә ай түгел,
Сары, ә кояш
түгел.
Тәмле, ә шикәр
түгел.
Койрыклы, ә
тычкан түгел.(шалкан)
7.Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк өй
ясый. (Карлыгач)
8.Кем аны чишендерә,
Шул кеше яшен
түгә. (Суган)
1.Башы – тарак,
Койрыгы—урак. (Әтәч)
2.Типкән саен уйный, сикерә,
Җирдә бер дә тик
ятмый.
Һаваларда очып
йөри,
Суга төшсә дә
батмый. (Туп)
3.Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай
яхшырак. (Куян)
4.Ак кием кигән,
Яшел чугын
элгән.(Каен)
5.Вак кынадыр үзләре
Ялтырыйдыр
күзләре. (Йолдыз)
Укытучы:
- Бу кроссвордларга яшеренгән сүзләр нинди?
- 1нчесендә - Габдулла, 2нчесендә -Тукай.
Магнитофон тасмасында язылган ”Туган тел” көе яңгырый. Шул вакытта Эльмира Шәрифуллинаның
"Язы барның” дип исемләнгән шигырен 1укучы укый.(Кушымта №2)
Укытучы:
- Габдулла Тукай!
Яраткан шагыйребез! Бүген аның туган көне. Бәйрәмгә җыелуыбызның да сәбәбе – сөекле шагыйребезне сагынып искә алу, аның иҗаты белән хозурлану, аңа булган ихтирамыбызны тагын бер тапкыр күрсәтү. Я әйтегез әле,нәниләрем,сез
аның нинди әсәрләрен(әкиятләрен, шигырьләрен, җырларын) беләсез ?
(Балалар яраткан әсәрләренең исемнәрен атыйлар)
Укытучы:
- Балалар, игътибар белән карагыз әле: бу рәсемнәрдә
кайсы әсәрдәге вакыйгалар тасвирлана?
(Балалар әсәрнең исемен ,андагы төп геройларны атыйлар: ”Шүрәле”,
”Су анасы”, ”Гали белән Кәҗә”,
"Бала белән Күбәләк”, ”Кәҗә белән Сарык” һ.б.)
Укытучы:
Әйе, балалар,ул дөньяда бары 27г енә ел яшәп, 8ел гына иҗат итсә дә, гасырлар буена онытылмый торган рухи байлык—шигырьләр, әкиятләр язып калдырган.Аның иҗатының әһәмияте еллар узган саен арта гына бара. Рәхмәт, балалар! Елдан-ел Тукай турында белемнәрегез арта. Күп белергә омтыласыз. Мондый эшләрдә актив
булуыгыз безне бик сөендерә. Ә хәзер шундый бирем. Үзегезнең кечкенә чакта
булган, истә калган бер күңелле хәлне сөйләп күрсәтегез әле.
(Укучылар истә
калган истәлекләрен сөйлиләр.)
Укытучы:-Балалар! Сезнең балачак бик бәхетле. Сез
әти-әниләрегезнең пар канатлары астында. Күптән түгел без 4 нче сыйныф
укучылары белән Г. Тукайның "Исемдә калганнар” дигән әсәрен укыдык. Анда
Г.Тукай үз тормыш юлы турында язган. Ул әсәргә игътибарны үзенә җәлеп итә
торган исем биргән. Шагыйрь, үз башыннан кичергән хәлләрне исендә калганча язып, укучы белән уртаклаша. Ятим бала өстенә төшкән авырлыкларны бер дә сыкранмыйча оста хикәяләп бирә.Әсәрне укыганда тыйлыга алмыйча елап та җибәрәсең,шул ук вакытта иркен сулап аның өчен сөенеп куя тор-
ган өлешләрне дә укырга мөмкин.Без, балалар,
хәзер Тукайның тормыш юлында очраган мәрхәмәтле, игелекле кешеләргә тукталырбыз.
(Кушымта №3 файдаланыла.)
Сасна. -Әлеге авылда Габдулланы үги әтинең җылы
каршылавы кайсы юлларда чагыла?
Өчиле. –Мәрхәмәтле Саҗидә апа турында нәрсә әйтергә
була?
Казан. –Каладагы әти-әни турында сез ниләр әйтә
аласыз?
Кырлай. –Малайда Сәгъди абзыйга
карата җылы караш ничек туа?
-Шагыйрьнең
балачагы ана назыннан мәхрүм булып, ачлык-ялангычлыкта үтсә дә, күргәнегезчә
аның юлында ярдәм кулы сузучы шәфкатьле кешеләр күп була.
Г.Тукай динне
хөрмәт итә. Гарәп, фарсы, төрек, татар телләрен камил үзләштерү белән бергә дин
гыйлемен энциклопедик дәрәҗәдә белгән.Ул үз иҗатында дини китапларны, Коръән
аятьләрен мул кулланган.
"Коръән "
китабы-ул кешелеклелек китабы. Коръән-догалар җыентыгы гына түгел, ә яшәү өчен
кирәкле булган гыйлем, үгет-нәсихәт, һәр кешегә туган көненнән алып, аны соңгы юлга озатканда кирәкле тәрбия китабы
да.
Коръән-ислам
диненең изге китабы. Ислам кагыйдәләре буенча яшәсәк без дә, балалар, миһербанлы, шәфкатьле,
игелекле булып үсәрбез.
(Ислам кануннары. Кушымта№4 файдаланыла.)
- Әгәр башкаларга игътибарлы булсак,яман эшләр кылмасак һәм изге нияттә булсак киләчәгебез матур,ышанычлы булыр.
|