Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои статьи [27]

    Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 237

    Главная » Статьи » Мои статьи

    Тукай иҗаты татарга юл күрсәтсен
    Тукай иҗаты татарга юл күрсәтсен
     
    Татар әдәбияты классигы, шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Президент Татарстан халкын шагыйрь туган көн белән котлый. Тукай иҗаты татар мәдәниятен үстерүдә юл күрсәткән йолдыз булырга тиеш дип саный.

    2011 ел Тукай елы дип игълан ителгән Татарстаныбыз, бөтен дөнья татарлары өчен аның иҗаты рухи кыйбла, бердәмлегебез нигезен тәшкил иткән, халкыбызны туплаган башлангыч булып тора. Бу көннәрдә күп кенә илләрдә, төбәкләрдә юбилей тантаналары уздырыла. Тукайның гуманистик, тормышка мәхәббәт белән сугарылган шигърияте дөнья мәдәниятенең аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.

    Һәр ел саен, апрель җитте исә, бөеклеге алдында баш идереп, Тукай безнең күңелләргә иҗат нуры сирпи. Аның иҗаты милли мәдәниятнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген бәйләп тора. «Тукай дигән могҗизаны бер кеше, яки бер буын гомере дәвамында гына аңлау да, аңлату да мөмкин түгел», – дип язды Мостай Кәрим. Шагыйрьнең гүзәллеккә сизгер каләме күпгасырлык милли әдәбият традицияләре йогынтысында чарланды. Асылда Тукай ул – меңьеллык төрки-татар шигърияте үсешенә XX йөз татар әдәбиятын ялгап үстерүче, XXI гасыр иҗатчыларына гаять зур таләпләр куючы.

    Тукайның барлык әсәрләрендә туган җиргә тирән мәхәббәт, үз халкына, аның рухи бөеклегенә ышаныч хисләре чагылыш таба. Ул, лирик буларак, иң нечкә күңел кылларын тибрәтә торган шигырьләр дә иҗат итте, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрдән ачы көлеп, сатирик әсәрләр, үз заманының көнүзәк социаль-сәяси мәсьәләләрен яктырткан ялкынлы публицистик мәкаләләр дә язды.

    Тукай үз халкының иң сөекле шагыйре. Аның ана теле турындагы тәэсирле сүзләре бүген гимн булып яңгырый, бөтен дөньяда үз туган телен сөючеләрне, милли мәдәнияткә гашыйк кешеләрне берләштерүче фактор булып тора.

    Шагыйрьнең ватанпәрвәрлеге һәм туган җиргә мәхәббәте Русия халыклары бердәмлеге идеясеннән аерылгысыз. «Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп…», – дип язды ул рус, татар һәм илебезнең башка халыклары арасындагы дуслык хакында.

    Шәрекъның байтак халыклары Пушкин, Лермонтов, Байрон, Европа мәдәниятенең башка мәшһүр вәкилләре иҗаты белән нәкъ менә Тукай тәрҗемәләре аша танышты. Үз әсәрләрендә ул халыкларны берләштергән мәңгелек рухи кыйммәтләрне шигъри телдә сурәтләүгә иреште.

    Реалистик милли әдәбиятка нигез салган Тукаебыз традицияләрен төрки һәм башка халыкларның күренекле шагыйрьләре, язучылары, композиторлары дәвам итте. Күп кенә атаклы каләм осталары Тукайны остаз һәм үзләренә бөек үрнәк дип таныды һәм таный.

    Бөекләрнең талантына иң төгәл бәһане Галиҗәнап Вакыт куя. Шагыйрьнең 27 еллык бик кыска гомере, аның иҗаты безнең буыннар өчен дә әхлакый идеал, үз халкыңа һәм илеңә эчкерсез хезмәт итү өлгесе булып тора.
    Тукайның үлемсез иҗаты барчабызны игелекле эш-гамәлләргә җилкендерсен, милли мәдәниятебезне үстерүдә юл күрсәткән йолдыз булып балкысын!

    Татарстан президенты
     Рөстәм Миңнеханов

    Категория: Мои статьи | Добавил: tukay (30.04.2011)
    Просмотров: 1307 | Рейтинг: 5.0/2 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz