Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои статьи [27]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 567

    Главная » Статьи » Мои статьи

    Шагыйрьнең бишеге
    Шагыйрьнең бишеге

    (1886-1894)

    Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин...

    Җир өчен, азатлык өчен көрәшләргә, патша самодержавиесенең камчылы экспедицияләренә гаҗәеп бай Казан артының үткәне. Бу төбәктәге халыкның аһ-зарлы моңы, яну-сөю аһәңнәре, акыл-хикмәт тулы җыр-бәетләр, әкият-мәзәкләр — һәммәсе дөньяви хәлләргә бәйләнгән.

    Шагыйрьнең туган ягы — инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Монда әүвәл-әүвәлдән җирне урманнан яулап алганнар, җир азлыктан халык иза чиккән. Монда зур сулар, зур болыннар да юк, биек таулар, кыялар да юк. Казан артының исә төп матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында; кырыенда тал куаклары сыгылып утырган, Су анасы яши торган буаларында; офык артыннан мәһабәт Алып батыр кул болгап торган сыман күренгән җил тегермәннәрендә; тау асларыннан, кеше гомерен санап, тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрендә. Тагы бу якта унтугызынчы гасырның мәшһүр «ТаҺир-Зөһрә», «Бүз Егет» поэмалары туган, монда, бу як халкында «Кыйссаи Йосыф» дигән мәшһүр поэма күп мәртәбәләр күчерелгән, кулдан-кулга йөргән. Шул төбәкнең Кушлавыч авылында 1886 елның 26 (14) апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана.

    Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә.

    Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Шагыйрьнең «Исемдә калганнар» дигән автобиографик әсәрен укыганда шул урынга җиткәч, иркен сулап куясың: рәхәткә тарыды сабый, дисең. Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе дөнья куя да, Габдулла дөм ятим кала. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә — Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә. Монда исә үги әби. Күп балалы гаилә. «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...»

    Бу булды дүртенче гаилә. Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

    Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» — дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай алтынчы оя...

    Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый. Шагыйрьне аңлап бетерәсегез килсә, аның туган ягына барыгыз, диләр. Шулай, әгәр Тукай иҗатын аңлыйсыгыз килсә, туган ягына барыгыз. Дөрес, бу якның табигате йөз ел эчендә байтак үзгәргән инде. Монда асфальт юллар, сарайлар, музейлар... Әмма Тукайның балачагында Кырлай янында куе кара урман булган әле. Ул урманга Кырлай малайлары белән бергә ат сакларга барулар, андагы учаклы, әкиятле, ябалак тавышларының шомлы ишетелгән сихри төннәре, таң алдыннан изелеп йокыга китүләр, сихри-мәһабәт күккә ашкан төз чыршылар һәм инде, бер дә шиксез, каяндыр гына малайларны күзәтеп торган Шүрәле — болар барысы да сизгер күңелле баланың ятимлек, каһәр белән имгәтелгән рухын баеталар. Крестьян хезмәте бик кызык ул: бер яктан авыр, газаплы. Ләкин шул газап янында хезмәт поэтикасы, игенчелек эшенең ләззәте: көн үзәгендә басудан кайткач тал астындагы буага төшеп, кушаяклап тибеп йөзә-йөзә су керү... Баздан катык алып менеп, шуны чишмә суында болгатып салкын әйрән эчү... Ә теге буа, андагы хикмәтле тирән чоңгыллар... Ә кичләрен Кырлай урамында! Тальян гармунның осталары, халык җырларын бөтен нечкәлеге белән җырлаучылар, иң тирән моң, хәсрәтле моң — бары тик Казан артында гына... Казан арты төбәге, аеруча Кырлай авылы — Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы, киндер бияләйле, татарча бүрек кигән эшчән Сәгъди абзый — Тукайга рухи азык биргән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе — бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары, уен-җырлары, йолалары белән Тукай-шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән.

    Ерак җирләрдә гомер уздырып, яңадан Казан артына кайткач, шагыйрь туган ягы турында болай яза:
    Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,

    Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;

    Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең,

    Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!

    Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;

    Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.

    (сарикъ - карак)

    Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

    «Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсың», —дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек».

    Кайгы-хәсрәте, ятимлегендә изгән, сихри табигатендә рухи яктан баеткан бишеге белән саубуллашып, Габдулла әнә шундый билгесез сәфәргә чыгып китә. Алда ниләр көтә инде бу ятимне?

    Моны яшь Габдулла үзе дә, аны чанага утыртып алып баручы юньле, ипле кеше Алты-биш Сапый абзый да белми әле...

    Алда — һөнәрчеләр, лавкалар тулы, мәчетле, чиркәүле, школалы, мәдрәсәле, милли-чуар Җаек — Уральск шәһәре.


    Хуш, Казан арты..

    Мөхәммәт Мәһдиев

    http://gabdullatukay.ru/tat/

    Категория: Мои статьи | Добавил: tukay (18.04.2010)
    Просмотров: 1452 | Рейтинг: 5.0/4 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz