Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои статьи [27]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » Статьи » Мои статьи

    Рабит Батулла: "Тукай - ул шәм: ерагайган саен, аның яктысы көчәя генә"
    Рабит Батулла: "Тукай - ул шәм: ерагайган саен, аның яктысы көчәя генә" 

    "Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!” темасына "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган видеоконференциядә төрки-татар дөньясында, фәндә, әдәбиятта һәм матбугатта исемнәре танылган мөхтәрәм шәхесләр – әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Нурмөхәммәт Хисамов, Татарстанның халык язучысы, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла һәм шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, "Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Зиннур Мансуров арасында татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына кагылышлы зур сөйләшү булган иде.

    Очрашу "Татар-информ” сайтының татар телле битендә видеоязма рәвешендә бирелде, инде язма вариантта да тәкъдим итү хуп күрелде.

    Студиягә әлеге шәхесләрне чакыру һич тә очраклы түгел, чөнки эшчәнлекләре Тукайга турыдан-туры бәйле: бөтен төрки дөньяда мөхтәрәм исеме таралган олпат галим Н.Хисамов аның тормышын һәм иҗатын фәнни нигездә өйрәнеп күп санлы хезмәтләрен бастырган, шулай ук танылган каләм ияләре Р.Батулланың "Кылдан нечкә, кылычтан үткен” роман-кыйссасы мәгълүм, З.Мансуров "Мәдәни җомга” битләрендә "Тукай белән әңгәмәләр” циклын даими алып бара, аерым язмалары басыла.

    Р.Б.: Янәшәмдә 4 вазифалы 2 шәхес утыра: шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов һәм шагыйрь Зиннур Мансуров, галим Нурмөхәммәт Хисамов һәм галим Зиннур Мансуров.

    Зиннур Мансуровны галим дим, аның докторлык диссертациясе якланмаган, академиклыгы да юк, ләкин ул Тукайга кагылышлы мәйданда шагыйрь буларак кына түгел, - эзләүче һәм табучы, бөек Тукайның рухи халәтен тикшерүдә бик зур хезмәт күрсәтүче дә. Тукайның һәрбер бәйрәме саен, 100 еллыгымы, 120, 125 еллыкларымы – Мансуровның зур-зур мәкаләләре матбугатта басыла килә, шуңа күрә, мин аны галим дип атыйм һәм сез монның белән килешерсез дип уйлыйм.

    Аллаһыга шөкер, быел Тукай елы дип игълан ителде. Тукайның тууына 125 ел тулуга без нәрсә белән киләбез соң? Шул хакта кечкенә генә мәгълүмат биреп китүне мин вазифам дип саныйм.

    Тукай фәне булырга тиеш, дигән иде безнең мәрхүм галимебез Альберт Фәтхи, Альберт Яхин да шундый фикергә кушылды. Тукайның шәхси тормышын, иҗатын гына түгел, аны жанрлап кына өйрәнү түгел, рухына тәэсир иткән вакыйгалар һәм кайбер четерекле мәсьәләләр турында фән булырга тиеш. Инде фән булырга тиеш икән, ул төгәллек белән җавап бирергә тиеш. Мәсәлән, Пушкин, Тютчев сүзлекләре бар. Ул шәхеснең, бөек шагыйрьнең андый сүзлегендә өйрәнелмәгән сүз калмаган, димәк. Тукай сүзлеге дә булырга тиеш.

    Мәсәлән, Тукайның кайсы күзенә ак төшкән дигәндә, без әле төгәл генә әйтә алмыйбыз – моның белән фән әле шөгыльләнмәгән. Сул күзенә ак төшкәнме, уңысынамы – аныклау нәрсәгә кирәк ул, дип әйтүчеләр дә булыр, ләкин фән икән инде ул, - бу вак әйбер түгел. Чөнки Тукайның күзенә төшкән ак аның рухына йогынты ясаган, димәк, иҗатына да тәэсир иткән, һәм фәндә бу чагылырга тиеш. Галиәсгар Камал, уң күзенә ак төшкән, дип яза, тагын аның якыннан аралашкан кешеләре сулысына төшкәнлеге хакында әйтә - бу әле бүгенгә кадәр ачык түгел. Яки менә фоторәсем бар. Мотыйгый дигән мәһабәт шәхесебез бар: ул философ, динче, гарәбият белгече, җырчы һәм көрәшче, циркта Поддубныйлар белән көрәшкән кеше. Шуның белән бергә фотода ябык кына шәкерт басып тора: кулына ниндидер кәгазьләр тоткан, таушалган кәчтүн, бишмәте дә хатын-кызлар ягына каптырылган. Бу Тукай түгел, дип бара башладылар, тик без аны инде күптәннән бирле Тукай дип беләбез. Тукай булмаса, кем ул?

    Европаны әйләнеп чыккан, 7-8 тел белгән бик вәкарь, чибәр кеше ниндидер бер җәбәхәер шәкерт белән фотога төшәр идеме икән? Ә бит фотога төшү ул вакытта бик кыйммәтле, мәшәкатьле булган. Ә Мотыйгый акчага мохтаҗ түгел. Минемчә, фотосурәттә - Тукай. Ни өчен Тукай түгел дип әйтәләр, чөнки ул анда бик мескен күренә.

    Тукайны бөек итәсебез килә, әйе, андый теләк бар. Бик миһербанлы теләк бу, ләкин фактлар бар. Тукай чибәр булган, ә Европа күләмендә татарның йөзе нинди була? Шундый исемдә күргәзмә оештырылса, мин анда Тукайның "Аң” журналында уң жилкәсе аша карап төшкән рәсемен беренче итеп куяр идем. Анда монголоидлык бөтенләй юк, Сократ маңгае, бераз кәкрерәк туры борын, нинди гүзәл караш – китеп барганда, минем арттан килүчеләр булырмы икән, дигән шикелле, милләте турында кайгыртып, ут йоткан кеше ул. Аннары драматург Галиәсгар Камалны, революционер Хөсәен Ямашевны, татар профессиональ театрына нигез салучылардан Сәхибҗамал Волжскаяларны куяр идем. Татар халкының чын йөзен күрсәтә торган шундый типик татар чырайлары бар.

    Тукай турында сөйләшүгә җыелдык. Тууына 125 ел, ә Тукай турында нәфис фильм һаман да төшерелмәгән. Кайбер документаль фильмнар бар, кайсы әйбәт аларның, кайсылары тәнкыйтьтән түбән, дигән шикелле... Нәфис фильм төшерү өчен сценарий юк, дип зарландылар республика җитәкчелегендә Фикрәт Табеев булган заман да ук. Сценарийлар бар инде. Бүген Мәдәният министрлыгы папкасында Тукай турындагы күп серияле нәфис фильмга сценарий ята, аннан кала да аерым сценарийлар бар. Шуларга өстәп, берничә документаль-популяр фильм төшерү өчен 2-3 сценарий әзер. Ләкин, ни үкенеч, Тукайның 125 еллыгына да өлгерә алмадык булып чыга.

    Н.Х.: Тукай белән, гомумән, тарихыбызда бөек шәхесләр белән шөгыльләнү дистәләрчә еллар бара. Бу безнең заманның үзенчәлеге. Төрле аспектта, төрле өлкәдә эшләүче кешеләр бергә тупланып, шундый комплексны барлыкка китерәләр – Тукай иҗаты.

    Батулла санап киткән Тукай иҗатының чыганаклары, иҗатының үз эчтәлеге, биографиясе һәм башка яктан Тукайны фәндә ачу процессы бара. Тукай белән бала чактан сугарылган кеше буларак шуны әйтим: безнең гаиләдә Тукай яңгырап тора иде, әти аның шигырьләрен яттан сөйли, урманга утынга барганда да Тукай поэмалары бездән калмады...

    Тукай иҗатының чын бөеклеге, Тукайның даһилыгы үзенең барлык күрсәткечләре белән әле ачылып җиткәне юк.

    Җәйнең гаять эсселәреннән соң, көз башланыр алдыннан, хөрмәтле беренче Президентыбыз, хәзер Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән сәгать ярым сөйләшеп утырдык. Шуның өчтән бере – Тукай турында. Мин Тукайны яттан сөйлим, ул яттан сөйли. Һәм, гомумән, Тукай турында барган сөйләшүдә мин, Тукай – ул дөнья шигъриятендә уникаль күренеш, дидем. Әңгәмәдәшем, бөек әңгәмәдәшем бик кайнар килешү белән килешә. Әлбәттә, дөнья әдәбиятында шундый ятимлектә, шуның кадәр газапларда үскән бүтән бөек шагыйрь юк.

    Ибраһим Нуруллин, дөнья әдәбиятында бүтән шундый трагик шәхесне белмим, дип кистереп әйткән иде. Дөнья шагыйрьләре бик күп түгел - бармак белән санарлык кына: Гете, Һейне, Шиллер, Шекспир, Байрон – аларны Тукай телгә ала, Байроннан алынмалары да бар. Шушылар йолдызлыгында да ул үзенең югарылыгы, камиллеге белән – бердәнбер. Тукайдан да камилрәк музыкаль сиземләү юк. Шигырьнең музыкасына Тукай кебек сизгер мөнәсәбәт бүтән шагыйрьләрдә юк. Бу аңа табигатьтән бирелгән. Аңардагы бу камиллек тәҗрибә нәтиҗәсендә барлыкка килгәндер дип уйлый идем, әмма, мәсәлән, "Пар ат” шигыре Казанга килгәнче языла, ә бит аңа нибары 19 яшь! 19ы тулганмы-юкмы, ләкин ул "Шүрәле” тексты, "Пар ат”, "Туган җиремә” һ.б. әсәрләре белән Казанга килә. Әле килмәгән, туган җиренең үзенчәлеген ничек тасвирлый алган! Әйтик, "Пар ат”ына шундый юллар бар:

    "... Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;

    Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...”

    Шуны язган чакта малай гына бит әле ул. Бу камиллеккә тәҗрибә белән генә ирешеп булмый. Шуннан үзем өчен мондый нәтиҗәгә килдем: даһилар - туганда ук даһи. Аллаһы Тәгалә аны анадан ук шушылай барлыкка китергән. Сибгат Хаким, яшь Тукайның төрекчә иҗат иткән чорында иң камил әсәре "Дәрдемәнд дәгелмием?” дип әйтә иде. Карагыз сез андагы аһәңнәрне, музыканы!

    "...Тәңре гыйшкында шәһадәт итсәләр, дәр итсәләр Гәрбәла,

    Бән шаһидем дәр мәхәббәт, дәр бәлаем, нәйләем?..”
    ягъни

    "...Әгәр Гарбәладә Тәңре гыйшкында булсалар шәһит,

    Мин мәхәббәт – бәла юлында шәһитмен, ни эшлим?..”

    Ике юллы шигырьдә, әйтерсең, гел бер сүз яңгырап бара. Тарихи яктан биредә менә нәрсә күздә тотыла: Мөхәммәд пәйгамбәр үлгәннән соң әмәвиләр, һашимиләр арасында тәхет өчен көрәш башлана һәм гарәпләр дөньясында ул 2 гасырга якын дәвам итә. Аның да үз тарихы бар: Мөхәммәд пәйгамбәрнең ерак бабасы Абдулмәннанның, бер-берсенә ябышып, игезәк улы туа: Һашим белән Әмми. Табибка баралар, ул аларны кылыч белән аера. Табиб, бу нәсел арасында мәңге кылыч йөрер, дип әйтә һәм шулай була да... Әммәвиләр – көчле тараф. Көрәш алып баралар, шул көрәштә хәзрәти Гали үтерелә, әммәвиләрдән Коръәнне теркәп барган иң якын сәркатибе хәзрәти Госман һәм шуннан балалары арасында көрәш башлана. Гали үтерелгәч, Ясид дигәне халифә булып китә, инде Галинең балаларын юк итәргә кирәк, диелә. Хәсәнне үтереп, бөтен якыннары белән бергә Хөсәенне тураклыйлар. Тукай шуны күздә тотып әйтә. Аллаһыга мәхәббәт юлында гәрбәлада шәһид китсәләр, ә мин - мәхәббәт юлында шәһид, ди. Үзенең сөюенең куәтен халык өчен багышлый.

    Шигырьләренең музыкальлеге – искиткеч. Мин соңыннан ачыклаганча, Тукай аңлы рәвештә музыканы өйрәнә, колак сала – бу аңа табигатьтән бирелгән сәләт. Әйтә бит, хәлфәләр мәҗлесендә җырлаталар иде, ди. Бу фәлән кадәр көнбагыш, чикләвек бәрабәренә инде. Тавышы бик моңлы булган аның.


    Р.Б.: Кубызда оста итеп уйнаган, һәрбер мәҗлестә кешеләрне биеткән, җырлаткан.
    Н.Х.: Мин Батулланың бая Зиннур Мансуровны, ул да галим, дип әйткән сүзенә ялгап, бу билгеләүдә бернинди хилафлык юк, дип әйтер идем. Аның тәнкыйди хезмәтләре – докторлык дәрәҗәсендә, тирән фикерле аналитигыбыз ул.

    Р.Б.: Сөйләшү бәхәс, фикер куәтләү рәвешендә барса, әйбәт булыр иде...

    Н.Х.: Шулай икән, Батулланың беренче тезисы белән мин хәзер үк бәхәскә керә алам. Камил Мотыйгый белән бер фәкыйрь генә шәкерт фотосурәттә кул кысышып басканнар, бу Тукаймы-юкмы, дигән шик бар, ди. Бу – Тукай. Аның йөз чалымнары гына түгел, башка билгеләре дә бар: фәкыйрьлек бит ул Тукайда да җитәрлек була. Җаекта бик авыр хәлдә яши. Кемнәр өчендер текст күчереп язып, рус теле дәресләре биреп акча таба. Үзенең ерак абзаларыннан, бертуган Абдулловлардан, Гурьев шәһәреннән 10 сум акча килә, Тукай рәхмәт укып хат яза. Хәлфәләр бергә җыелып, шул җөмләдә Мотыйгулла хәзрәт тә, Гурьевтагы агаларына дога кылалар. Тукай доганың бөтен текстын язып җибәрә. Ләкин бәйрәм көннәрендә хәер биргәндә, үзегезнең һәрвакыт мохтаҗ ятим энегез барын онытмасагыз иде, зинһар, аны тилмертеп, кеше кулына карарга мәҗбүр итмәсәгез иде, ди.

    З.М.: Үзен үзе раслаган һәрбер халыкта рухи биеклекләрне билгеләүче затлар була. Әлбәттә, безнең татарда ул, һичшиксез, - Габдулла Тукай. Аның кебек татарның яшәешенә биниһая зур йогынты ясаган, аның бәгъренә шулкадәр тирән үтеп кергән бүтән шәхес юк. Габдулла Тукай – ул бөтенләй үзгә шәхес. Аның инсанлыгына изге сыйфатлар салынган, аның китаплары да гади генә китап түгел, - татар халкының тормыш дәреслекләре. Тукай, без кабул иткәнчә, - пәйгамбәргә тиң һәм чын мәгънәсендә иң халыкчан шагыйрь ул. Без шушы хакыйкатьне һәрчак истә тотарга тиешбез. Тукайны өйрәнүдә дә, аның иҗатын дәреслекләргә кертүдә дә бу алшарт булырга тиеш.

    Безнең халык шундый инде... Милли символларга да без соңгы елларда үзенә күрә ревизия ясый башладык. Муса Җәлилнең дә дәрәҗәсен төшерү белән шөгыльләнеп алдык, әмма Тукай мәсьәләсендә беркайчан да ялгышырга ярамый. Тукай - безнең иң зур милли символыбыз, безнең татарны берләштерә торган биниһая зур көч. Шушы шартлардан чыгып караганда да, Тукайның күп томлыкларын дөньяга чыгарганда да шушы принциптан чыгып эш итәргә тиешбез.

    Тукайның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтәргә җыенабыз, ләкин бүгенгә кадәр Габдулла Тукайның академик басмалары чыкмады. Аның тулы басмалары шагыйрь тууына 100 ел тулу уңаеннан җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде – алар 5 томда. Әлбәттә, безнең академик фәнебезнең, мөхәррирләребезнең гаять зур көче салынган басма, ләкин ул да камил түгел. Беренче чиратта, мин искәрмәләрен күздә тотам. Галимебез Рашат Гайнанов искәрмәләрне әзерләгәндә титаник эш башкарган – моны әйтми калып булмый. Мин аны берничек тә гаепли алмыйм, ләкин бу соңгы 5 томлыкның искәрмәләрендә һаман да элекке совет идеологиясе шаукымы күзгә бәрелеп тора. Ничә дистә еллар дәвамында Алланы кечкенә хәрефтән яздык, Тукайның академик басмасында да шулай. Интернетны зурдан язган заманда, Тукай әсәрләрендә, искәрмәләрендә Алла кечкенә хәрефтән күчерелә, ә, нигәдер, Газраил, Иблис – зур хәрефтән.

    Н.Х.: Хөрмәт!

    З.М.: Безнең атаклы шәхесләребезгә бөтенесенә бертөрле мөһер сугылган: Гаяз Исхакый – буржуаз язучы, Садри Максуди – буржуаз идеолог, кадет, эсер дип тә өстиләр. Без шундый академик басма белән яшибез, дәреслекләргә дә шулай кертелгән.

    Н.Х.: Ялгышмагыз, бу – академик басма түгел.

    З.М.: Академик басмага якын инде... Һәм, хәтта Тукайның кайбер әсәрләре дә мәгънәви яктан шулкадәр бозып бирелгән ки. Әсәрләренең төзелешен карасак та шул хәл. Әйтик, "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасының ахырында, гыйлавә, ягъни өстәмә, дигәне бар. Ә ул һәрвакыт аерым әсәр рәвешендә бирелә – бу бит, өстәмә булгач, поэма тәмамлангач ук кушылып китәргә тиеш. Шундый эреле-ваклы кимчелекләр тулып ята. Ни өчен биредә моны әйтәм, чөнки, Тукай – иң зур символыбыз, дидек, Тукай китапларын бастырып чыгарганда, укучыларга Тукайны күрсәткәндә, иҗатын өйрәткәндә дә ул иң зур символ итеп тәкъдим ителергә тиеш дип саныйм.

    Мөһим мәсьәләләр, стратегик бурычлар да бик күп, әйтик, әдәбият, мәдәнияткә кагылышлы 10 стратегик бурыч билгелибез икән, ләкин шуларның иң беренчесе Тукай булырга тиеш. Тукай беркайчан да читкә тибәрелергә тиеш түгел. Хәзер XXI гасырның 11 нче елын яшәп ятабыз, ләкин бүгенгәчә Тукай китапларының камиллеген күргәнебез юк. Академик фәнебез аны югары кимәлдә өйрәнде. Тукайчы галимнәребез гәрчә соңгы елларда беркадәр кимесә дә, Тукаебыз академик җәһәттән шактый тирән өйрәнелгән, ләкин аны төрле яклап өйрәнү зарур. Менә мин соңгы елларда "Мәдәни җомга” битләрендә "Тукай белән әңгәмәләр” циклы алып барам - тематик әңгәмәләр алар. Тукай һәм татар халкы язмышы, Тукай һәм хатын-кыз, Тукай һәм дин, Тукай һәм музыка һ.б. зур темаларга аерып бирелә. Бу әңгәмәләрне әзерләгәндә Тукай иҗатындагы бик күп материал кулланылды. Әлеге әңгәмәләр циклы 7 бүлектән торырга тиеш, һәм мин әле Тукай кодексын эшләү белән дә мавыгам. Мәсәлән, татар баласы туа, ул нинди буларга тиеш, Тукайда менә шушы татар кодексын әзерләүгә биниһая зур материал бар. Ул Тукай кодексы – Татар кодексы дип атала.

    Тукайны өйрәнү җәһәтеннән, бик күп ачыласы әйберләр бар. Кызганыч, безнең яшь галимнәр, тукайчы галимнәр фәнгә киләме икән, Тукайны өйрәнү даирәбез киңәерме икән? Анысын тәгаен генә әйтә алмыйм, ләкин Тукайның тормышында да, иҗатында да өйрәнәсе яклар әле бик күп. Мәсәлән, мәктәпләрдә безгә, Тукай хатын-кыздан качкан, дип өйрәттеләр. Әле шул март аенда гына, Тукай һәм хатын-кыз мәсьәләсен үзәккә алып, шулай ук газетада әңгәмәләр чыгардым. Ләкин, Тукай хатын-кыз затыннан качкан, дип әйтеп кенә булмый. Дөрес, гүзәл затлар белән күзгә-күз карап сөйләшеп утырырга бик үк яратмаган, әмма хатын-кыз дөньясын бөтен нечкәлекләре белән аңлаган. Очрашулар вакытында да еш кына, Тукай ни өчен өйләнмәгән һ.б. шундый сораулар бирәләр. Ә ул моңа үзе ачыктан-ачык җавап биргән. Тукай күз салган, дөресрәге, аңа күз салган 4 кыз булуы билгеле. Аларның берсе Җаекта, калганнары Казан җирлегендә. Иң мәгълүме – Зәйтүнә Мәүлүдова. Тукайның җан дусты Фатыйх Әмирхан да, аның әнисе дә Тукайның өйләнмәгәнлегенә бик борчыла, әнисе Тукайга менә дигән кыз табып бирә, хәтта аларга фатир да белешеп куела. Тукай өйләнергә дә ниятли, әмма соңыннан уеннан кире кайта. Ә инде 4 нче кыз – немец теле укытучысы, милләте белән шул халыктан булган Мария Карловна. Тукайның немец телен бик ныклап үзләштерергә керешүе Гетены оригиналдан өйрәнергә теләүдән. Әмма, шушы дәресләргә йөргәндә, Мария Карловна Габдулла Тукайга гашыйк булып куя. Ә ул акыллы кыз булган икән, Тукайның нинди эрудицияле, тирән белемле, интеллектлы икәнен сизеп алган, тәрҗемә шигырьләрен дә укыган. Әлбәттә, андый шәхескә битараф кала алмаган. Тукайның шагыйрьгә кияүгә чыгарга теләгән кызга багышланган шигыре дә бар. Ә син шагыйрьгә кияүгә чыгу турында хыялланма, кош базарына барып бер кош сатып ал да шушы кошны читлеккә куеп саргайт – эчтәлегенә шундыйрак мәгънә салынган.

    Кыскасы, Тукайны әле фәнни җәһәттән дә, гомумән, документаль-популяр яктан да бик җентекләп өйрәнәсе бар – эш һәркемгә җитәрлек дип уйлыйм.

    Р.Б.: Бу җөмләдә өстәп әйтим әле. Тукай революциядән соң бик күп тапкырлар тәнкыйтькә дучар була. Аны хәтта булыр-булмас язучылар да тәнкыйтьләп чыга, янәсе, ул дөньяда булмаган җен-пәриләр, шүрәлеләр турында язып, балаларны алдый. Шигырьләрен ботарлауга килгәндә, мәсәлән, "Туган тел” шигыренең соңгы 2 юлын безгә өйрәтмәделәр, китаплардан сызып ташладылар. Шагыйрьнең иҗатына кул тыгучылар булды. Бу оятсызлык, бу канибализмны бер заман да кичерәчәк түгел. Ә шушы 2 юлы өчен язылган шигырьнең нәкъ шушы юлларын алып ташлауны ничек аңлап була? Аларыннан башка "туган тел” генә кала бит. Бу, әлбәттә, Тукайны социалист-атеист, ягъни Алласыз ясамакчы булып эшләнгән гамәл. Юк, Тукай Аллагы Тәгаләгә бик ышанган кеше булган. Имеш, ул ишанны тәнкыйтьләгән. Ә ишаннарны тәнкыйтьләве, кисекбашлар, пыялабашларны тәнкыйтьләве дингә тел-теш тидерү түгел, ә динне бозучыларны тәнкыйтьләү. Вульгар социализм заманында боларны бутап бетерделәр.

    "...Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!” - ди Шагыйрь, ягъни безне кичер, Ходам, дип дога кыла. Шуннан соң аны ничек Алласыз дип әйтәсең?

    Инде килеп, 2 шагыйрьгә 2 соравым бар.

    Миндә Вафа Бәхтияров архивының бер өлеше саклана. Ул "Әлислах”та Ф.Әмирхан, Г.Тукай, С.Рәмиев һ.б. белән бергә озак еллар хезмәт иткән кеше була. Гарәп хәрефләре белән кечкенә-кечкенә кәгазьләрдәге язмалар турында сүз бара. Тукай белән бергә бер үк бүлмәдә яшәгән. Тукайның ничек киенгәнен, киенә белмәгәнен, шәраб, аракы белән нинди мөгамәләдә булганын һәм ярамас яклары турында Вафа Бәхтияров бөтен нечкәлекләре белән язып бара. Мәсәлән, кайбер җирләргә барып кайтуы турында бик тәфсилләп терки.

    Тукай тәмәке тарткан (Җаекта мәдрәсәдә укыганда ук муллалардан качып тәмәке көйрәтә торган була). Тукай шаярган инде, әлбәттә, шәраб белән дә шаярган. Менә бу турында язарга кирәкме икән? Моңа исә 2 төрле караш бар.

    Без Тукайны бөек дип һәм әүлия буларак кимчелексез дип кабул итәргә тырышабыз – мондый бик табигый, югыйсә. Ә кайбер галимнәр, кайсыбер кешеләр, Тукайның бөтен ягын да күрсәтик, диләр. Хәтта кайбер йортларга барып йөргәнен дә.

    Миңа калса, даһи итеп, мөкамәл итеп күрүче кеше дә хаклы, даһи булып, шул ук вакытта җитешсез, кимчелекле якларын да күрсәтү ягындагылар да хаклы. Ләкин безнең менталитет ни дәрәҗәдә икән? Әгәр без шуны бастырып чыгарсак, халык моны ничек кабул итәр?

    Н.Х.: Әйе, Сез әйткәне сер түгел. Ләкин без шуңа артык төртелеп, аның белән артык мавыгырга тиеш түгел. Бу урында мин болай дим. Гомер буе укыйм һәм үзем өчен шуны ачам: Тукай – үз чорыннан берничә гасырга рухани яктан соңрак яшәгән пәйгамбәр вазифасындагы Шагыйрь.

    Хәзерге вакытта Мәскәүдә Тукайга һәйкәл ачу мәсьәләсе куелган, эш бара. Һәйкәлгә нинди язу бирергә дигән сорау туды. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында директор Ким Мөгаллимович кешеләрне җыеп, шул мәсьәләдә фикер алышу уздырды. Мин исә икенең берсе генә тәкъдим иттем: "Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакътына...” ("Ваксынмыйм"нан) һәм "Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт - хөр Русия!” ("Китмибез!"дән). Бүген дә актуаль яңгырый ул. Россияне империя ясарга тырышучылар бар һәм андагы халкылар мәсьәләсен бик гади генә – карандаш ярдәмендә генә хәл итеп кую турында сүз барды. Жириновский әле күптән түгел генә, Казан крае итәргә кирәк, дигән сүзләр белән чыкты. Әмма, Аллага шөкер, безнең матбугат тик тормый. Дамир Исхаков "Звезда Поволжья” газетасында болай дип язды: Жириновский – это сорняк. Ягъни чүп үлән, ләкин туфрак мәсьәләсе туа – ул бит ниндидер туфракта үскән, ди. Аннары безнең детектив язучы атаклы юристыбыз Фәтхетдинов аны, авантюрист, дип атый, аның йөзен фаш итә, халыклар дуслыгын бетерүче, котыртучы, ди. Шуңа күрә, иң бөек максат безем – хөр мәмләкәт, хөр Русия!

    Р.Б.: Чын федерация турында сүз бара.

    Н.Х.: Әйе, Тукай чорындагы кебек үк ул актуаль. Чын азатлыкның әле булганы юк. Мәскәүдә Тукай һәйкәле булганда, анда Тукайның Россия патриоты, Россияне кайгыртучы булганлыгы күренергә тиеш. Ләкин нинди Россиянең? Һәм икенчесе: "...Мин сыялмыйм фани дөнья вакътына...” Тәрҗемәләрдән укыйбыз, ә бит мәгънәләре бик көчсезләнгән, бик саеккан. Мин аны болай дип язып бирдем: "Мне тесно во времени бременного мира” Бөтен Җир шары күләмендә, галәм күләмендә хис итә, фикер йөртә торган Шагыйрь! Менә шушы 2 вариант җибәрелде, кайсын кабул итәрләр.

    РБ.: Икесе дә яхшы.

    Н.Х.: Хәзер Зиннур Мансуров күтәргән Тукай иҗатын өйрәнү мәсьәләсе турында. Әйе, бу – проблема. Бездә бөтен гомерен Тукай иҗатын өйрәнүгә багышлаган кешеләр бар иде, Гали ага Халит тә шулар арасында. Резеда Ганиева Тукай сатирасын шәп өйрәнде, текстларын заманының газета-журналларыннан алып Рашат абый Гайнановлар... Юри эшләмәгән, ләкин аңарда да шундый гөнаһлар бар.

    Әмма шуңа уфтанып утыру заманы түгел. Мин дә Тукай иҗаты белән шөгыльләнәм. Инде хәзер институтта аның академик басмасын әзерләп чыгару мәсьәләсе тора. Аның I томы эшләнде һәм юбилеена басылып чыгарга тиеш. Сүз башын мин яздым. Башын төрлечә куйдылар. "Тукай бөеклеге һәм фаҗигасе” – минем инануымча, шул җитә. Тукайның шигъри дөньясы эре планда җитәрлек ачыла, ләкин 6 томлыкка бу аз булыр, диде директор Ким Миңнуллин һәм бүтән иптәшләребез. "Тукай һәм Ауропа шигърияте” дигән исем биргәнем бар иде, "Тукай иҗатында һөҗүд”, "Тукай шигъриятендә шәркый сурәтләр” – бүлекчәләр итеп без шушы исемнәрдә керттек һәм, нәтиҗәдә, зур мәкалә килеп чыкты. Анда биографиясен дә язуны таләп иттеләр. Мондый планда Тукайның рухи дөньясын яктырткан хезмәттә биографиясенә детальләп тукталу кирәкми, чөнки ул читкә алып китә. Биографиясенә кагылышлы бер битне азакка өстәмә итеп эшләдек, ул фактлардан гына тора. Мин инде үз-үземнән канәгатьсез булырга тырышып, моңа кадәр чыккан иң капиталь керешне - Гали Халитнең 5 томлыкка язган сүз башын укып чыктым. Аннары редколлегия утырышында әйттем: бер генә сүз - скука. Чөнки шулкадәр дәрәҗәдә социология белән сугарылган. Шигъриятенә, поэтикасына бернинди кагылу юк анда. Һәм Тукай тегене фаш иткән, моны фаш иткән, фәлән... Тукай - көрәшче... Гали ага Халит бөек галим, әдәбият белгече иде, XIX йөзне, XX йөз башын аның кебек әтрафлы яктырткан галим юк. Бу - үз чоры өчен яраган зур хезмәт, ләкин хәзер безгә бармый инде ул.

    Моннан тыш, портрет мәсьәләсен хәл итүне тәкъдим иткән идем. Батулла аның төрле сурәтләрен сөйләде. Мин улым - рәссам Айдар эшләгән Тукай портретын тәкъдим иттем. Аны Минтимер Шәриповичка Президент чагында бүләк иткән идем. Тукай - XXI гасыр биеклегеннән, ягъни хәзерге караш. Бары иҗат аша, бары шигърият аша якын килгәндә, - Тукай шундый, дип уйлыйм.

    Зиннур әфәнде күтәргән Тукайны өйрәнү буенча белгечләр мәсьәләсендә болай: без ул эшне башладык. Матбугатта бер рецензия дә чыкты. Мин Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган бик талантлы Кадрия Габбасова исемле кызга "Тукай шигъриятендә табигать тасвиры" дигән тема бирдем. Ул аны шундый югарылыкта эшләде ки, кандидатлык диссертациясе күп урында докторлык дияргә мөмкин. Шул рәвешле, ул бер юнәлешне дәвам итәчәк. Хәзер Тукай иҗатына тулаем килеп, эшен әле генә тәмамлавына карамастан, докторлыкка тотынган, чөнки аның куәте шундый. Ә Тукай фәне барыбер актуаль бурыч булып кала, ул зур өлкә булырга тиеш тә. Шагыйрь иҗатының төрле аспектлары буенча аерым зур белгечләр булуы зарур. Хыялыбызда әнә шулай.

    Батулла Тукай сүзлеге эшләнү мәсьәләсен телгә алды, һәм ул процесс та бара. Тукай энциклопедиясе мәсьәләсендә болай: энциклопедия үк булып җитмәгән, чөнки күздә тотылган бөтен темалар да эшләнмәгән, ләкин кул астында зур материал бар, ул китап булып чыгарга тиеш һәм эшләр бара. Инде академик басма, дигәннән, ул бурыч куелды, аңа кешеләр тупланды, әле тагын арттыру бара. Безнең хәзерге Президентыбыз Премьер-министр булган вакытта, мин, 5 мәсьәлә куеп, аңа барган идем. Дүртесен дә хәл итте, икенче көннән үк финанслау, микроавтобус бирү һ.б. мәсьәләләрдә. Мин әйтәм, менә Тукайның академик басмасын әзерләргә кирәк, бары 4 текстолог-белгеч бар. Шуңа җавабында ул, моны Президент белән хәл итәргә кирәк, диде. Ләкин ул арада мин институт директорлыгыннан киттем. Үзебезнең институт директоры ул мәсьәләне, әкренләп, эчке резервлар исәбенә, әдәбиятчыларны шушында күчереп, хәл итте. Эш бара, гомумән, академик басма әзерләү безнең практик бурычыбыз хәзер.

    Тукайның кайсыбер шигырьләреннән кайбер нәрсәләр төшереп калдырылган, әйтик, дини моментлар, фәлән, диелде. Ул гына түгел, Ислам тарихын төгәл белмәү нәтиҗәсе бу. "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”тан, башка искәрмәләрдән күрерсез, мәсәлән, хәзрәти Галигә аңлатмада болай. Гали бине Талиб, Гали бине әбу Талиб: әбу - атасы дигән сүз, әбу талиб - шәкертләр, студентлар атасы дигән кебек. Ләкин ул аның исеме, әбу атасы дигәч, димәк, отчество, фамилия барлыкка китерү кебек дип аңлап, "әбу"ны төшереп калдырганнар.
    Моның кебек моментлар бар һәм текстның шигъри ягына зыян китерә торган ягы бар. "Милли моңнар"ны карагыз:

    "...Күз алдымда күргән төсле булдым

    Болгар һәм Агыйдел буйларын."

    Моның 2 нче юлы проза бит. Мин инде болайрак аңларга тырыша идем: Тукай мәгънә тупигына килеп керә һәм, аннан чыга алмаганга, шулай язган. Ләкин шик туды. Рашат абый Гайнановтан, "ак Идел" дип язылмаганмы, дип сорыйм. Шулай язылган, ди ул. Нишләп болай бирдегез, мин әйтәм. Нәшриятта да, ул шулай киткән инде, дип әйттеләр, ди. Тукайга зыян итеп булса да, шундый хәл икән... Инде хәзер без "ак"ны "Идел"дән аерып язабыз - ритм бөтенләй башка!



    З.М.: Рабит абый тәгаен сорау биргән иде, аңа 1-2 сүз әйтәсе килә. Тукай шәхесенә изгелек сыйфатлары салынган, дип әйтеп үттек. Әмма Тукайны изгеләштерергә берничек тә ярамый. Без аны пәйгамбәргә тиңләсәк тә, ул халык арасында үскән, гадәти тормышта яшәгән. Һәм ул фәнебездә дә, истәлекләрдә дә гадәти шәхес булып гәүдәләндерелергә тиешле дип уйлыйм. Җаекта мәдрәсәдә укыганда ук, ә анда юыну урыны уртак булган, япь-яшь, әле малай гына килеш, "Дюшес" папиросы кабып, җырлый-җырлый юына торган булган. Казанга кайткач, аның озын чәч йөрткән вакытлары да мәгълүм. Ул, "Тургенев" пароходына утырып, Әстерханга сәфәр кылган. Шушы озын чәче өчен руслар, кара-кара, нинди барышня үтеп бара, дип калган.

    Р.Б.: Аннары ул Әстерханга төшкәч, чәчен кырдырып ташлаган.

    З.М.: Тукай турында Сәгыйть Рәмиевнең бик тулы истәлеге бар. Ләкин Тукай турындагы истәлекләр китабында аны бик нык кыскартып биргәннәр. С.Рәмиев турыдан-туры, Тукай бөгәрләнгән, мамык-йон белән чуарланып беткән киемнән йөри иде, дип яза. Йөргәндә, аның ботинка шнуры һәрвакыт чишелгән булыр, ул шнур җирдән өстерәлгән булыр, ди. Күп вакытта башына рус фуражкасы кигән, хәтта көзге салкын көннәрдә дә, туңуына карамастан, шул рәвешле йөргән. Ул тукталып яшәгән "Болгар" кунакханәсенең 40 нчы бүлмәсендә пальтосын төймә тишегеннән генә элгечкә элгән. Менә Тукай шундый, һәм аны шулай сурәтләргә дә. Чөнки аннан гына Тукай кечерәйми. Без Тукай турында дөресен белергә тиеш. Ул төрле ял итү урыннарына да барган, аның, мин әле кая барам, дигән сүзләре булган. Шул сүзләр, тора-бара, шифрга әйләнгән. Дусларына хат язганда да, әйбәт кенә иҗат итәм, шундый-шундый шигырьләр яздым, кич белән мин әле кая барам, дип кенә җибәргән.

    Бу әйберләрнең бөтенесен дә язарга кирәк, моннан аның шәхесе тагын да зурая гына. Ләкин урынын белеп язарга, әлбәттә, мәктәп дәреслекләренә чыгарырга ярамый. Гомумән, истәлекләр тулы булырга тиеш, дип уйлыйм.

    Р.Б.: Төрле милләт халкы белән очрашкан, юлда бергә вакыт кыскарткан чаклар була. Габдулла Тукайны безнең Пушкин, Гаяз Исхакыйны безнең Толстой, дип атыйбыз. Миңа калса, болай әйтү чарасызлыктан килеп чыга. Чагыштырмасларны чагыштыру кирәк түгел. Аларның һәркайсының бөеклеге аерым, берсе-берсе аерым тау кебек, һәркайсының үз урыны. Мондый чагыштырулар ниндидер юнәлеш бирер өчен генә әйтеләдер. Ләкин болар 4 шәхесне дә рәнҗетә, бәләкәй генә кимсетә кебек. Ник дигәндә, Толстой ул үзенең Ясная Полянасында иҗат итә, ул - бай кеше, миллионер, хезмәтчеләре бар; мәктәп ача, китаплар да чыгара алган. Ләкин аның Тукай белән Исхакыйныкыдай, туган телем, динем бетәр, чукындырырлар, динемне үзгәрттерерләр, дигән олы кайгысы булмаган. Чөнки үз империясендә яшәгән, иркен яшәгән. Шулай ук мохтаҗлык кичермәгән Пушкинны карыйк: ул патша белән көрәшкән, ләкин үз илендә. Ә татарның бер хокукы да юк. Дәүләттән сукыр бер тиен дә бүлеп бирелмәгән килеш, мәдрәсәләр ачкан халык. Болар бөтенесе дә байлар, иганәчеләр хисабына лабаса. Бүгенге байлар да шундый булсачы!.. Исхакый исә сөргеннән-сөргенгә йөртелгән, күренә ки, аның яшәү, иҗат итү шартлары чагыштырып булмаслык башка. Тукай да "төрмәдә” иҗат иткән ләбаса. Шуңа күрә, мондый чагыштырулардан сак булырга кирәк, минемчә. Хәтта Исхакый белән Тукай тегеләреннән бөегрәк, батыррак та, чөнки алар кылыч астында иҗат иткәннәр, халкын азатка чыгарырга тырышканнар.

    Халык үзе дә Тукай вакытында ук та икегә аерылган: карагруһчылары, кадимчеләре бар, шуларга өстәп, әләкчеләре... Шул вакытта татар халкы упкынга бара, милләтен шуннан йолып калыр өчен, Габдулла Тукай үзенең чандыр гәүдәсе белән халкын тери, газаплана һәм... зәгыйфьләнә. Икенче төрле әйтсәк, Печән базары караклары булган татар милләтчеләре, кадимчеләре - бер якта, шовинистлары - аларга каршы, һәм боларның һәр 2 як тарафыннан миллионлаган киловатт көч килә. Тукай исә шушы яклар арасына кереп, халкын, янып харап булмасын өчен, саклый һәм... үзе дөрләп яна. Менә каян килә ул безнең Газинур Гафиятуллиннар, Муса Җәлилләр!

    Шәм яктысы төпкә төшми, Тукай - ул шәм: ерагайган саен, аның яктысы көчәя генә бара. Инде 100 елдан артык аның шәме яктысында җылынабыз. Ә бит ул 7 ел гына иҗат иткән! Шушы вакыт эчендә җылылыгы 700 елга җитәрлек учакка ут кабызган. Черек үпкәле, күзенә ак төшкән итеп сурәтләмәячәкләр, киләчәк буыннарда ул баһадир булып күзалланачак - монысы шиксез.
    Сөйләшүне Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА язып алды
    Татар-информ

    Категория: Мои статьи | Добавил: tukay (27.04.2011)
    Просмотров: 2209 | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz