Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои статьи [27]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 567

    Главная » Статьи » Мои статьи

    Фоат Галимуллин: “Хәзерге вакытта Тукайны ничек бар – шулай итеп укыту мөмкинлеге туды”
    Фоат Галимуллин: "Хәзерге вакытта Тукайны ничек бар – шулай итеп укыту мөмкинлеге туды”

    Татар әдәбиятыннан яңа стандартлар нигезендә төзелгән программалар Тукай шәхесен үзәккә куя 

    Бүген "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының матбугат очрашулары залында "Син безнең йөрәкләрдә, Тукай!” циклыннан "Тукай белән дәрестә очрашу” дип аталган чираттагы онлайн-конференция уздырылды. Аны ТДГПУ профессоры, Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, автор Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов алып барды.

    Очрашу Габдулла Тукайның иҗади мирасын мәктәп программасы кысаларында өйрәнү мәсьәләләренә юнәлтелгән иде. Әмма сүз Тукай иҗаты кысаларыннан чыгып, гомумән, татар әдәбиятын укыту, дәреслекләр төзегәндә материаллар табу, әдәбиятны яңа методикалар аша бирү проблемаларына барып тоташты.

    Фикер алышуда педагогика фәннәре докторы,ТДГПУ профессоры, Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, автор Хуҗиәхмәтов Әнвәр Нуриәхмәт улы; филология фәннәре докторы, ТДГПУ профессоры, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галимуллин Фоат Галимулла улы; филология фәннәре кандидаты, ТДГПУ доценты, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты (2011), автор Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы; Казан педагогика көллияте доценты, ТРның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты (2011), автор Миассарова Илсөяр Хәбибулла кызы; Татарстанның атказанган укытучысы, ТРның "Ел укытучысы” (2008), РФ Президенты грантына ия булган (2009), Казанның 68 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыймадиева Наҗия Сәлах кызы; урта махсус уку йортларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика методика берләшмәсе рәисе, Казан сәүдә-икътисад техникумының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нигъмәтҗанова Фәния Мәсгуть кызы катнашты.

    Видеоконференциядә катнашучылар Тукайның колачлап булмаслык иҗатын дәресләрдә генә өйрәнеп җиткереп булмавын, бу эш белән сыйныфтан тыш чараларда да шөгыльләнергә кирәклеген билгеләп үтте. Билгеле булганча, быел Тукайның 125 еллыгына багышланган чараларның болай да күпчелеге мәктәпләрдә узды. Кичәләрне оештыруга педагоглар, тәрбиячеләр, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының көче күп керде. Урта белем бирүче уку йортларында укыту-тәрбия процессы нинди генә телдә алып барылуга карамастан, Тукай юбилее билгеләп үтелде.

    Мәктәпләрдә Тукай иҗаты ни дәрәҗәдә өйрәнелә?
    Ә мәктәпләрдә, гомумән, Тукай иҗатын өйрәнү белән хәлләр ничегрәк тора соң? Бөек әдипнең мирасын укучыларыбыз беләме? Бүген конференциядә катнашучылар бу сорауларга да җавап табарга омтылды. Иң элек Фоат Галимуллин Казанда Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап уздырылган "Милли мәдәниятлар контекстында Габдулла Тукай мирасы” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә күпчелек чыгышларның әдип иҗатын өйрәтүгә, укыту мәсьәләсенә юнәлтелгәнлеген әйтеп үтте. Ул Тукай иҗатын өйрәнү дәверендә, бүгенге көн таләпләреннән чыгып, билгеле бер бурычлар куелуын да белдерде. Ф.Галимуллин Тукайның үзенең дә татар әдәбиятын укытуга зур игътибар бирүен, методик киңәшләрен калдыруын, дәреслекләр төзүен билгеләп үтте.

    Фоат Галимуллин соңгы вакытта ишетелгәләгән "Тукайның иҗаты тиешле дәрәҗәдә өйрәнелми” дигән фикер уңаеннан әдипнең иҗаты мәктәпләрдә барлык чорларда да игътибарсыз калмавын әйтте. Әлбәттә, төрле дәвердә Тукайны дәреслекләрдән чыгарып ташлау омтылышы булган. Әмма бөтенләй үк читләштерә алмаганнар. Шулай да Тукай иҗаты, чор идеологиясенә карап, укучыга төрлечә тәкъдим ителә. Ул "атеист” та була, социализм идеяләре өчен көрәшче буларак та бирелә. "Хәзерге вакытта Тукайны ничек бар – шулай итеп укыту мөмкинлеге туды. Аның максаты бер генә була: халкын, милләтен пәкълау”. Ул шуның белән иҗатына нәтиҗә дә ясап куя, - дип белдерде галим.

    Казанның 68 нче мәктәбе укытучысы Наҗия Гыймадиева фикеренчә, мәктәптә Тукай иҗаты беренче сыйныфтан алып унбергә кадәр нибары 33 сәгать укытыла. Анда да 8-9 сыйныфларда әдип мирасын өйрәнү өзелеп тора, унбердә дә укытылмый. "Балалар Тукай иҗатын онытып бетерә. Дәрестә генә өйрәнү тиешле дәрәҗәне бирмәс иде. Сыйныфтан тыш уздырылган чаралар, конференцияләр, проектлар яклаулар балаларны кызыксындыра, эзләнергә этәрә”, - диде Наҗия ханым.

    "Шүрәле” һәм "Су анасы” әсәрләре балаларга ничек бирелергә тиеш?
    Башлангыч сыйныфлар өчен дәреслекләр авторы Илсөяр Миассарова сүзләренчә, 1-4 сыйныфта Тукай иҗатын төрлечә өйрәнү хаман дәвам итә. Мәсәлән, "Шүрәле” әсәрен, калыплашкан вариантта түгел (төп герой Былтырны угры итеп түгел), башкачарак вариантта өйрәтү мәсьәләсен үз вакытында язучы Мөхәммәт Мәһдиев тә күтәреп чыккан була. Тукай бу әсәре белән ни әйтергә теләгән? Бу сорауга бүген җавапны методистлар табарга тиеш, дип саный Илсөяр ханым. Ә Ләйлә Минһаҗева фикеренчә, бала бу шигырьне башкача кабул итә, ул Былтырны урманга бара дип кенә аңлый. "Без аларны уңай затлар итеп бирергә тиеш. Бу укытучыдан тора”, - дип саный Ләйлә ханым, "Су анасы” һәм "Шүрәле” геройлары хакында. Әле узган елның егерменче елларында ук бу әсәрләрне "балаларга укытмаска дип мөһер” сугыла. Татар шагыйренеке булганга түгел, әлбәттә. Балаларны реаль тормыштан бүтән чит дөньяга алып китә дип санаганга. Әмма ахырдан фикерләр үзгәрә. Һәр буын яшьтән Тукай белән сугарылып үсә.

    Хәзер дә Тукайга карата кызыксыну кимеде дип әйтеп булмый. Казан сәүдә-икътисад техникумының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Нигъмәтҗанова да яшь буында Тукай иҗаты белән кызыксынуның зур булуын билгеләп үтте.

    Укучыларның кызыксынуы ни дәрәҗәдә канәгатьләндерелә соң? Алар дәрестә генә үзләренә кирәкне алып бетерә алмавы турында алда ук әйтеп узган идек. Бу нисбәттән Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Тукай гына түгел, башка теге яки бу язучының иҗатына багышланган кичәләр, конференцияләрнең булып торуын, әмма яшьләрнең кызыксынуы чамалы икәнлеген әйтте. Моңа каршы Наҗия Гыймадиева, укучыларның гына түгел, укытучыларның да бу кичәләр турында белми калуын әйтте. "Мин язучыларга үпкәлим. Алар үз иҗатлары белән таныштыруны мәктәп укучыларыннан башларга тиеш. Укучылар аларның иҗатларын белеп үсәргә тиеш”, - дип, элегрәк чакыру билетларының мәктәпләргә дә килеп җитүен ассызыклады.

    Мәктәптә Тукай иҗатын өйрәнү мәсьәләсенә кире кайтып, бүген видеоконференция вакытында "Гыйлем” нәшрияты генераль директоры Рузилә Галләмова Тукай иҗаты аша иманга кайту, Коръәнне балаларга әдипнең дини циклдан булган шигырьләре аша бирү тәкъдиме белән дә чыкты. Фоат Галимуллин ТДГПУда студентларга "Дини тәгълимат һәм әдәбият” дигән курсның керүен, яшь укытучыларның мәктәпкә дин тәгълиматны белеп баруын әйтте, Рузилә ханымның фикерен хуплады.

    Татар әдәбиятыннан яңа стандартлар нигезендә төзелгән программалар Тукай шәхесен үзәккә куя
    Фоат Галимуллин, бүген Тукайны өйрәнү буенча фикер алышуларны йомгаклап: "Без яшь буынга Тукайны йөрәкләргә үтеп керерлек итеп җиткерергә тиешбез. Тукай белән дәрестә очрашу өчен гаять әзерлекле булырга кирәк. Ә инде "Тукай мәктәптә җитәрлек укытылмый” дигәнгә карата аның иҗатына башка әдипләргә караганда да күбрәк игътибар бирелүен әйтеп китәргә кирәк.

    Әлбәттә, моңарчы Тукайны үзенә багышланган дәресләрдә генә өйрәнеп килдек. Әмма болай гына сеңдереп булмый. Хәзер яңа стандартлар буенча төзелгән программа авторлары үзәккә Тукайны куя. Программа Тукайга кадәрге әдипләр, Тукай чоры, Тукай замандашлары чоры әдәбияты, Тукай традицияләренең татар әдәбиятындагы чагылышының үстерелеше кебек бүлекләргә бүленгән. Шушы программага нигезләнеп төзелгән дәреслек гамәлгә керсә, без Тукайга аз вакыт бирелә дип әйтә алмыйбыз”, - дип белдерде Фоат Галимуллин. Ул шулай ук әдип мирасын, татар әдәбияты дәресләрендә генә түгел, әсәрләреннән мисаллар рәвешендә татар теле дәресләрендә дә өйрәнергә кирәклеген билгеләп үтте. "Бу тәрбияви рольне үти”, - дип саный галим.

    (Татар-информ, Римма Гатина). 
    Категория: Мои статьи | Добавил: tukay (12.05.2011)
    Просмотров: 1280 | Рейтинг: 4.3/3 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz