Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои статьи [27]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 567

    Главная » Статьи » Мои статьи

    Туган телне яклап
    ТУГАН ТЕЛНЕ ЯКЛАП 

    Билгеле булганча, кызы татар гимназиясендә укый торган Аида Камалова, БДИне туган телдә бирүне тыю – бала хокукларын бозу ул, дип РФ Мәгариф һәм фән министрлыгын судка биргән иде. Әмма РФ Югары суды министрлыкның БДИне тапшыру тәртибе турындагы 362 нче карарын дөрес дип тапты. Моның белән килешмәгән казанлыларның кассация шикаяте 2 нче июль көнне Мәскәүдә РФ Югары суды кассация коллегиясе утырышында каралды.

    БТК башкарма комитеты фатихасы белән әлеге суд утырышында миңа да катнашырга насыйп булды. Ни кызганыч, судьялар адвокат Игорь Аверьяновның да, Камалованың ышанычлысы булган Ш.Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе директоры, "Ак калфак" татар хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Камәрия Хәмидуллинаның да дәлилләрен нигезсез дип тапты. 

    – Безнең төп дәлилләр туры килә – балалар тигезсез шартларга куела. Әмма аерма шунда: министрлык вәкилләре, балалар вузда укыган вакытта тигезсез шартларга куела, дигән дәлил китерә. Әмма вузда уку өчен әле аңа керәсе бар. Балаларыбыз туган телдә БДИне бирү хокукын югалткач, табигый ки, сынауларны начаррак тапшырачак, димәк, вузга эләкмәячәк. Суд министрлык вәкилләренең нигезсез сүзләренә ышана, безнең нигезләнгән дәлилләрне танырга теләми, – дип аңлатма бирде утырыштан соң Игорь Михайлович. 

    – Мәктәптә 11 ел татарча укып, БДИне урысча тапшыру – бер сынау вакытында ике имтихан бирү була ул. Ни өчен әле балаларыбыз тәрҗемә теориясеннән дә сынау бирсен? – дип сораган иде Камәрия ханым суд барышында. Залда бу сорауга җавап бирүче табылмады. Әлбәттә, министрлыкның әлеге карары – баланың туган телдә белем алуга кагылышлы конституцион хокукларын бозу ул. Әмма мәсьәләне бу яклап карау әлеге суд вәкаләтенә керми. Шуңа күрә адвокат И.Аверьянов утырыштан соң параллель рәвештә РФ Конституция судына да, Страсбургтагы Кеше хокуклары судына да мөрәҗәгать итәчәкләрен, документларның нигездә әзер икәнлеген белдерде. 

    Дөресен генә әйткәндә, судның мондый карары көтелгән иде. Әмма бу инстанцияне дә узмыйча булмый иде.
    Рәшит МИНҺАҖ
    Ватаным Татарстан
    № 134 | 04.07.2009
    matbugat.ru
    Категория: Мои статьи | Добавил: tukay (07.07.2009)
    Просмотров: 1078 | Рейтинг: 1.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz