Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои статьи [27]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » Статьи » Мои статьи

    МАРАТ БӘШӘРОВ: "МИН ТУКАЙНЫ УЙНАР ИДЕМ"
    МАРАТ БӘШӘРОВ: "МИН ТУКАЙНЫ УЙНАР ИДЕМ" 

    "Мәхәббәт һәм акча. Иң изге теләкләр белән, Марат Бәшәров". Казанга бер көнгә генә килеп киткән танылган актер миңа истәлеккә әнә шундый автограф сырлап калдырды. Кризис чорында яза торган теләге икән бу. Милләттәшебезнең бик тиз генә килеп китүенең сәбәбе бар. 18 апрельдә казанлылар аны күрәчәк үзе. Актер "Татнефть-Арена"да "Ледниковый период" исемле шоуда чыгыш ясаячак. "Татмедиа" агентлыгында Маратның һәм проект җитәкчесе Илья Авербухның журналистлар белән очрашуы әнә шул темага багышланган иде.

    Әмма безне шоу әллә ни кызыксындырмады бугай. Үзебезнең татарыбыз белән күзгә-күз очрашып сөйләшү мөһимрәк, кызыграк иде. Яңа гына самолеттан төшкәнгәдерме, Марат Бәшәров баштарак "уяна алмый" интекте. Хәер, Илья Авербух алдан ук: "Маратны бөтен эшен ташлап бирегә килергә күндердем. Кичкә кайтып китәбез", – дип аңлатып китте. 

    Актерның татарча сөйләшеп, Украинадагы телешоуда чыгыш ясап барысын да шаккатыруын күпләр ишеткәндер. Тапшыру күптән түгел генә төшерелгән "Юленька" дип аталган фильм хакында барган. Әлеге фильмда Марат төп рольне башкара. Тапшыру украин телендә башланып киткәч, актер үзенең украинча белмәвен әйтә. Әмма аңа: "Анысы сезнең проблема", – дип җавап кайтаралар. Менә шул вакытта Марат аптырап калмый. Тота да татарча сөйләп җибәрә, аннан инде французчага күчә. Актерның чыннан да татарча белүенә инаныр өчен аның сөйләшүен сорадылар. 

    "Әз генә беләм инде. Минем әтием һәм әнием татарча сүләштеләр. Миңа кайчан 3 яшь булды мин татарча сүләштем. Рәхмәт сезгә. Зур үсегез", – диде Марат. (Аның сүзләрен үзгәртүсез бирдек – А.Х.) Аудитория гөрләтеп кул чапты. "Минем татарчам казанлыларныкы кебек түгел. Чаллы акценты", – дип тә шаяртырга онытмады ул. 

    Марат үзенең татарчасын тагын да камилләштерәчәк әле. Аны бирегә татар концертын алып барырга чакырганнар. Берничә татар җыры өйрәнергә кушканнар һәм ул аларны бик теләп башкарачак. "Татар спектаклендә уйнарга исәп юкмы? Булса, нинди роль башкарыр идегез?" – дип сораучыларга ул: "Рәхәтләнем катнашырга әзер. Әйтик, Габдулла Тукайны уйнар идем", – дип җавап бирде. 

    Марат Бәшәровның Казанга беренче генә килүе түгел. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев аны юбилеена чакырган булган. 

    – Нәрсә бүләк итим икән, дип озак баш ваттым, – ди актер. – Уйладым-уйладым да тимераяк бирергә булдым. Әмма Минтимер Шәриповичның аяк үлчәмен белмим. Ә тимераяк алганда аякның киңлеге дә бик мөһим. Мәдәният министрлыгына шалтыратып, Сәкинә ханым белән элемтәгә кердек. Ул Президент йоклаганда, аның аягын линейка белән үлчәгән. Ә тимераякның пычагына: "Беренче татар Президентына беренче татар артисты-фигуристыннан", – дип язып куйдым. 

    Очрашу вакытында: "Президент булсаң, нишләр идең?" – дип сораучыларга исә: "Мин Премьер гына булыр идем", – дигән җавап кайтарды актер. Шаяртырга бик яратса да, Маратның журналистларга бераз үпкәсе бар. Күптән түгел рус газеталарыннан берсендә Татьяна Навка белән авылга кайтулары турындагы ялган хәбәр басылган булган. 

    – Мәкаләдә язылган күрәзәче әбине эзләтеп, тәмам аптыратып бетерделәр, – ди Марат. – Сайтта язылган фикерләрне күреп шаккаттым. Болай ярамый бит инде, килешми. 

    Хәер, Марат хакындагы ялган хәбәрләр ул гына түгел. "Сине театрдан куганнар икән", – дигән гайбәтләр дә килеп ирешә аңа. Новосибирскидан кайтканда, рейслары тоткарланган булган икән. Марат исә спектакленә өлгерми кала. Менә шуннан соң театрдан куганнар дигән коткы тарала. "Без бит театрда рольләрне бер актер гына башкармыйбыз, һәрвакыт ике артист була. Бу рольне без Вячеслав Разбегаев белән уйный идек. Һәм ул миңа ярдәмгә килде", – диде актер. 

    Нинди рольләр башкарыр идегез?" – дигән сорауга: "Кризис вакыты, нинди роль бирсәләр, шуны уйныйм", – дип тә өстәп куйды. Белмәссең, бәлки киләчәктә татар киноларында Марат Бәшәровны күрергә насыйп булыр. Ә аннан шәп татар егете чыгар иде. Чөнки Марат мөселман традицияләре буенча яши: догалар белә, мәчеткә йөри. "Казылыкның дуңгыз ите кушылганнарын ашамыйм", – дип тә әйтеп куйды. 
    Казанга килгәч, татар мантыеннан да авыз итәргә өлгергән икән. "Андый мантыйны башка бер җирдә дә ашаганым юк", – дип мактады. Киләчәктә милләттәшебезне биредә еш күрергә туры киләчәк. Татар концертларында да, татар театрларында да. Бирсен Ходай. Татарлыгыннан оялып, тарсынып йөрүче шәхесләребез үрнәк алса да комачауламас иде.

     
    Алсу ХӘСӘНОВА
    Ватаным Татарстан
    № 51 | 21.03.2009


    Категория: Мои статьи | Добавил: Тукай (21.03.2009)
    Просмотров: 1204 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 4.5/2 |
    Всего комментариев: 1
    1 Тукай  
    0
    smile

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz