Татарстанның Саба районы Пүкәл авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Г.Тукайның тууына 125 ел т уңаеннан үткән атналыкка йомгак ясап "Тукайга бага күңелем” дигән кичә уздырылды. Кичәдә "Иң эчтәлекле һәм матур рәсем ясаучы” – Ахметзянов Ильяс, Джураева Инзилә, "Иң сәнгатьле шигырь сөйләүче” – Кәримов Әмир, Сафиуллин Инзил, "Г.Тукай иҗатын иң күп белүче” – Сафиуллин Касыйм җиңүче булып танылдылар, аларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр бирелде. "Кызыклы шәкерт”, "Бала белән күбәләк”, "Шүрәле” һәм "Су анасы” әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерелде, җырлары җырланды. saby.tatar.ru
|