Меню сайта

  • Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 567

    Главная » 2011 » Апрель » 25 » Тукайчылар Кушлавычка кайтып җитте
    Тукайчылар Кушлавычка кайтып җитте
    13:16
    Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан, шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта исә алу чаралары узды. Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты, әсәрләренә ясалган презентация бәйгесенә дә йомгак ясалды. Әлеге бәйгене бөтен Русия күләмендә "Belem.ru” сәхифәсе оештырды. Мондый чара Татарстанда беренче тапкыр үткәрелде.

    Мәшһүр шагыйрь, татар халкының данлыклы улы – Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавыч нәкъ шигырьдәгечә, тау башында урнашкан, янында чишмәсе дә бар… Шушы авылны күрү теләге беренче тапкыр Тукайның "Исемдә калганнары”н укып чыккач, барлыкка килгән иде. Һәм менә, ниһаять, 2011 елның 23 апрелендә "Белем.ру” җәмгыяте, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Арча районы Кушлавыч гомумбелем бирү мәктәбе шушындый мөмкинлек тудырды.

    Тукайның туган җиренә кайтып барам… Алда юл, болын, кырлар, урманнар.. Үзем уйлыйм, үзем кайтам.. Кайчандыр, шушы юллардан, Тукай үзе дә йөргән. Ул ниләр уйлаган? Нинди хисләр кичергән? 27 ел яшәп калган Тукайның тормышы җиңелләрдән булмаган бит! 4 айда әтисез, 4 яшьтә әнисез калып, төрле кешеләр тарафыннан асрамага алынып, Кушлавыч, Кырлай, Өчиле, Җаек юлларын айкап, Казанга барып урнашкан… Шигырьләр иҗат иткән, татар халкы өчен көрәшкән, телебез, тарихыбыз данын ерак-еракларга ишеттерергә теләгән бит ул!

    Тукай турындагы уйларымнан бераз аерылып, Арча киңлекләрен күзли башладым.. Тик Арчаны Тукайсыз карау мөмкин түгел! Ни дисәгез дә, биредә Тукай эзләре бар… Менә ул Кушлавыч! Тукайның газиз әнисе, әтисе янында үткәргән бәхетле мизгелләрен күргән авыл!

    Бирегә кайтуыбызның максаты – Тукайның туган көне алдыннан авылда "Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан бөтен Русия презентацияләр бәйгесенең республика семинары” җиңүчеләрен тәбрикләү һәм эшләре белән танышу.

    Чара башланыр алдыннан, кунакларны Әсфәндияр мулла Кушлавыч авылы зиратына чакырып алды. Биредә без Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф кабере янында дога кылдык. Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйганнан соң, Ләйлә Мөхәммәтшина, Тукаевларның музей-йортында экскурсия оештырды. Габдулла Тукайның нәсел агачы, аның дәвамчылары, гаиләнең кирәк-яраклары, кием-салымнарыннан төзелгән экспозиция мактауга лаек. Габдулла Тукайның дәвамчылары әле дә исән икән! Күрше Субаш авылында 1931 елда дөньяга килеп, әле дә яшәп ятучы Фоат абый нәселе турыдан-туры Габдулла Тукай белән бәйле.

    Быел җәйгә музей-йорт тулы бер комплекс булачак. Кушлавычның гомумбелем бирү мәктәбе директоры урынбасары Илдар Әюпов сүзләренә караганда, якынча июнь-июль айларында музей-йорт янында сарай белән борынгы мунча күренешләре эшләнеп бетеп, халыкка тәкъдим ителәчәк.

    Музей-йортта һәр экспонат, әлбәттә, кадерле. Алар арасында рәссам Магдалина Мавровская рәсемнәре дә бар. Ул 1951 елда Кушлавычка кайтып, бер атна дәвамында авыл мәктәбендә яшәп, авыл, Габдулла Тукай, аның нәселе, йорты белән танышып, музейга Тукай белән бәйле рәсемнәрен ясап, истәлеккә калдыра. Алар бүген исә, музейның күрке булып тора. Арасында Тукайның әнисе, әтисе, шагыйрьнең портретлары бар.

    Чараның үзенә әйләнеп кайтыйк… Шушындый оригиналь формада, презентация, видеотасмалар бәйгесен оештыру фикере, беренчеләрдән булып, "Белем.ру” җәмгыяте директоры Раил Гатауллинга 21 февраль – халыкара туган тел көнендә килә. Әлеге фикерне Министрлар кабинеты, Кушлавыч авылы гомумбелем бирү мәктәбе, аерым алганда, директор урынбасары, информатика укытучысы – Илдар Әюпов хуплап ала. Шушындый чара Кушлавыч авылында, һәм гомумән Татарстанда беренче тапкыр оештырылды.

    Семинарга аерым номинацияләрдә җиңү яулаган укучылар җыелган иде. Эшләр өч төркемгә бүленеп каралган: "1-9 сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы презентация”, "10-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм 1-2 курс студентлары арасында Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы презентация”, "Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы видеопрезентация”.

    Беренче номинациядә җиңүче булып Татарстанның Түбән Кама шәһәренең 29нчы мәктәбенең 9 нчы б сыйныфы укучысы Хафизов Алмаз танлды. Эшнең исеме – "Тукайга җиткерәсе уйларым”. Әлеге егетнең эше барлык катнашучылардан аерылып торды. Ул эшен, гадәттәгечә, Тукай иҗаты, тормышына багышламаган иде. Алмаз шагыйрьгә үз шигырен язып, бүгенге тормыш турындагы мәгънәле уйлары белән уртаклаша. Коррупция, туган тел, тәрбия мәсьәләрен күтәреп чыга.

    Икенче номинациядә "Безнең уен” викторинасы белән Татарстанның Кама Тамагы районы Рудник урта мәктәбенең татар теле укытучысы Лизунина Эльвира җиңү яулады. Ә өченче номинациядә беренче урынга ике катнашучы лаек булды. Бөгелмә шәһәре 5 нче урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Шәрифуллина Гөлназның эше "Куен дәфтәрем. Габдулла Тукай шигырьләре” дтип атала. Ә Әгерҗе районы Иж-Бубый мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Ситдикова Гөлшат "Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты” дигән темага презентация әзерләгән. Әлеге номинациядә Гран-прига Казан шәһәре 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы лаек булды. Аның эше "Тукайлы балачак” дип атала.

    Катнашучылар арасында, аерым игътибарны Әлмәт шәһәре 18 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Якушева Екатерина җәлеп иттерде. Үзе рус милләтеннән булуына карамастан, аның эше татар телендә камил башкарылган иде. Һәм ул Тукай иҗатын яратып өйрәнгән һәм өйрәнүне дәвам иттерәчәген ассызыклады.

    Әлеге бәйгегә Татарстаннан гына түгел, Ульян өлкәсе һәм Башкортстан республикасынан да вәкилләр килде. әгъзалары да бар иде. Тукайга багышланган бәгедә катнашучыларның презентацияләрен www.belem.ru сайтында карарга мөмкин булачак.

    Җәмәгать, Габдулла Тукай иҗаты – мәңгелек! Ул үзенең иҗаты, сикәлтәле, бормалы тормыш юлы белән үзенә җәлеп иттерүче шагыйрь генә түгел, ә татар милләтен, милләт буларак, берләштергән шәхес икәненә тагын бер тапкыр инандым!

    Гөлназ Габдрахманова

    tatartime.com
    Просмотров: 1222 | Добавил: tukay | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Апрель 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    252627282930

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz