Меню сайта

  • Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 567

    Главная » 2010 » Апрель » 14 » Тукай рухын саклап
    Тукай рухын саклап
    22:10
    15 апрель — Г.Тукайны искә алу көнендә, һәр елдагыча аның каберенә чәчәкләр салу тантанасы булачак. Инде озак еллардан бирле бу чарада дәүләт эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, студентлар һәм Тукай иҗатын үз иткән гади халык катнаша. Габдулла Тукай - үзе исән чагында ук халык шагыйренә әверелгән сирәк әдипләребезнең берсе. Аның иҗаты төрле милләт вәкилләрен дулкынландыра, сокландыра, ә ул үткән кыска тормыш юлы исә тирән уйга сала.

    Татар әдәбиятын Г.Тукай иҗатыннан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Аңа без милли поэзиягә нигез салучы һәм классик стильне тудыручы итеп карыйбыз. Тукай - үз иҗаты аша милли әдәбиятта яңа үрләр ачкан шагыйрь. Тукайны еш кына русның бөек шагыйре А.Пушкин белән чагыштыралар. Пушкин рус әдәбиятында нинди эз калдырган булса, Тукай да татар әдәбиятында шундый ук уңышларга ирешкән.

    Мәгълүм булганча, әдип якты дөньяда нибары 26 ел гына яшәп кала. Иҗатының чәчәк аткан чорында - 1913 елның 15 апрелендә аның йөрәге тибүдән туктый. Шагыйрь белән хушлашырга барлык диярлек Казан халкы җыела. Бу көнне шәһәр һәм авыл мәдрәсәләрендә укулар туктатыла. Газет-журнал редакцияләре кайгы уртаклашу телеграммалары белән тула. Рус һәм чит ил басмалары да татарның талантлы улының иҗатына игътибар күрсәтә башлый.

    15 апрель көнне Г.Тукайның әдәби музеенда шагыйрьнең «Халык әдәбияты» дигән лекциясе дә укылачак. Нәкъ 100 ел элек «Шәрык» клубында танылган татар шагыйре Габдулла Тукай әлеге данлыклы, хәзерге вакытта да актуальлеген җуймаган, татар фольклорына багышланган лекциясен укый. Бу чыгыш Тукай үзе исән чагында ук киң резонанс ала. Биредә шагыйрь музыка, филологиягә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрә. Халыкның музыка-җыр йолаларын, профессиональ сәнгатьнең үсеш юлларын барлый, фольклор теленең бай булуына басым ясый. Тукай өчен фольклор — илһам чыганагы. XX гасырның татар әдәбиятында «халык» һәм «шагыйрь» төшенчәләрен бердәй күргән Г.Тукай кебек әдипне табуы җиңел түгел, ди галимнәр. Лекцияне шагыйрь үзенең атаклы - «Туган тел» әсәре белән тәмамлаган.

    Музейда узачак чара Татар дәүләт фольклор үзәге белән берлектә оештырыла. Лекцияне Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге иясе Илдус Әхмәтҗанов укыячак. Музей кунаклары арасында республикабызның сәнгать эшлеклеләре, язучылар, фольклорчы галимнәр, мөгалимнәр һәм студентлар да булачак.

    Просмотров: 1590 | Добавил: tukay | Рейтинг: 5.0/2 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Апрель 2010  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
       1234
    567891011
    12131415161718
    19202122232425
    2627282930

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz