Меню сайта

  • Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 567

    Главная » 2010 » Апрель » 19 » Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге
    Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге
    00:01
    Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле булды. Шулай итеп, 2010 елда татар мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иң дәрәҗәле республика премиясенә дәгъва итүчеләр арасында Татарстан китап нәшриятында 2005 елда нәшер ителгән "Мәгәрә: Шигырьләр, поэмалар”, 2008 елда чыккан "Ташка ордым башны: Хикәяләр, эсселар” китаплары өчен язучы һәм шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Татарстан китап нәшриятында 2001–2007 елларда басылган "Бәхетсезләр бәхете” трилогисе өчен Фоат Садриев, "100 татар халык җыры” аудиоҗыентыгын туплаганы һәм татар халык җырларын танытканы өчен Мирсәет Сөнгатуллин, "Җиңүнең хатын–кыз йөзе” бишенче симфониясе һәм "Минем Казаным” исемле фортепиано һәм оркестр өчен 1нче санлы концерты өчен Шамил Тимербулатов, 1995–2009 елларда концерт программаларын югары сәнгати төзегәне һәм башкарганы өчен Владимир Федотов бар. 

    Танылган актер В.Качаловка һәйкәл, шулай ук Казанда Хәйриячегә һәйкәл сыннарын ясаган өчен Асия Минуллина, Татарстанның шәһәр һәм районнарында сын, монументаль–декоратив композицияләр иҗат иткән өчен Ильдар Ханов ("Расстрел” рельефы (Казань), "Ватан–ана” һәйкәле, "Гомер агачы” сыны (Чаллы), "Шигърият агачы” сыны (Тукай–Кырлай авылы, Арча районы), "Тукай рухы – мәңгелек” исемле серия өчен нәкышчы Ринат Харисов, нәкышчы, график Васил Ханнанов, нәкышчы Расих Әхмәтвәлиевтан торган "Чыңгызхан” Иҗат берләшмәсе рәссамнары да кандидатлар исемлегендә.

    Театр әһелләре арасында быел Тукай премиясенә "Бурлак” пьесасы өчен Чаллы Татар дәүләт театры иҗат коллективы – пьеса авторы Мансур Гыйләҗев, режиссер Фаил Ибраһимов, Демьян Потапович ролен башкарган Инсаф Фәхретдинов, Гаяз ролен уйнаган Рафик Каюмов дәгъва итә.

    Билгеле булганча, лауреатларның исемнәре быел Казанда 26 апрельдә - Габдулла Тукайның туган көнендә игълан ителәчәк.

    Просмотров: 858 | Добавил: tukay | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Апрель 2010  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
       1234
    567891011
    12131415161718
    19202122232425
    2627282930

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz