Меню сайта

  • Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 237

    Главная » 2011 » Май » 6 » Тукай Прага татарларын бергә җыйды
    Тукай Прага татарларын бергә җыйды
    18:11
    "Азатлык” радиосы оештырган кичәдә Марат Ганиевнең "Тукай” фильмы да күрсәтелде 

    Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның олы юбилее Прагада да билгеләп үтелде. 3 май кичен җирле татарлар Тукай шигырьләрен укып, аның турында кино карап, җырлап-биеп уздырды. Анда милли кичәләргә килүче яшьләр арта бара.

    "Кызыклы шәкерт”, "Карлыгач”, "Милли моңнар”, "Пар ат”, "Бәйрәм бүген”... Кичәдә һәркем үзенең хәтерендә калган һәм яратып укыган шигырен сөйләде. Олысы да, үсмере дә, кечесе дә шигырьләр аша Тукай дөньясына чумды. Тукай кичәсендә "Азатлык” радиосы җитәкчесе Рим Гыйльфанов (Кәрим Камал) бөек шагыйрьнең яшьләр өчен махсус язган, беркайчан да әһәмиятен югалтмаган "Татар яшьләре” шигырен укыды.

    "Азатлык” радиосы оештырган кичәдә Марат Ганиевнең "Тукай” фильмы да күрсәтелде.

    Тукай бу юлы Латвия һәм Эстониядән кунакка килгән татар яшьләрен Прагада яшәүче һәм укучы яшьтәшләре белән дә берләштерде.

    Прагадагы татар яшьләре Европаның башка илләрендә укучы тиңдәшләре белән танышып өлгергән инде. Җае чыкканда өлкәннәрне көтеп тормыйлар, үзләре дә җыелыша икән. Көз көне татар телен ныклап өйрәнү дәресләре дә башлап җибәрергә җыена.

    Тукай кичәсенә килгән кырыклап кешенең күпчелеге яшьләр иде. Тукай турында фильм караганнан соң, татар җырлары башкарылды, биюләр дә булды. Теплице шәһәреннән килгән Кыям Курмакаев кызы Алинә белән аерым чыгыш ясады.

    Чехия татарларының күпчелеге Прагада яши. Аларның төгәл саны билгеле түгел, ел саен июнь башында уза торган Сабан туенда 150-200ләп кеше катнаша, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы хәбәрчесе Ландыш Харрасова. Сабантуй Прагада тагын бер айдан - 4 июнь көнне булачак дип көтелә.

    («Татар-информ»). 
    Просмотров: 1021 | Добавил: tukay | Рейтинг: 5.0/2 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Май 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz