Меню сайта

  • Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2011 » Апрель » 18 » “Татарстан – Яңа Гасыр” каналында Габдулла Тукай атналыгы
    “Татарстан – Яңа Гасыр” каналында Габдулла Тукай атналыгы
    19:17
    Апрель! Бар татар халкы өчен зур мәгънәгә ия ай. Чөнки бу айда кабатланмас шагыйребез Габдулла Тукай туган. Төрле төбәкләргә сибелеп яшәүче бер генә татар халкы да бу истәлекле датадан читтә калмаска тырыша. Быел исә шагыйрнең тууына 125 ел. Шул уңайдан "Татарстан – Яңа Гасыр” телевизион каналында да махсус тапшырулар, сәхифәләр әзерләнә. 
    Мәсәлән инде бер ай дәвамында тамашачылар иртәнге "Хәерле иртә!” тапшыруында "Тукай эзләреннән” сәхифәсен карау мөмкинлегенә ия. Биредә шагыйрнең тәрҗемаи хәле, әсәрләре белән танышырга, аның әсәрләреннән өзекләр ишетергә, телевизион спектакльләрдән өзекләр карарга һәм викторинада катнашырга мөмкин. Әлге сәхифә Габдулла Тукайның туган көненә – 26нчы апрельгә кадәр эшләр дип көтелә. Ә 20нче апрель көнне исә 14 сәгать 15 минутта Татар дәүләт курчак театры актерлары сәхнәләштергән "И, кызык Шүрәле!” спектакле тәкъдим ителәчәк. Бу Гөлшат Зәйнәшева әсәре буенча төшерелгән музыкаль тамаша. Эчтәлегенә килгәндә, авыл егетете Булат урманга утынга дип килә. Биредә аны Шүрәле каршы ала. Барысы да Габдулла Тукайның танылган "Шүрәле” әкияте буенча бара. Монда да Шүрәле бармакларын кыстыра. Алга таба исә драматург Гөлшат Зәйнәшева геройларына сынаулар аша узарга туры килә. Төп геройлар - чибәр Таңчулпан белән Булатның маҗаралары ни белән тәмамлана соң? Монысын бары тамашаны экраннардан карагач кына белергә мөмкин булачак. 19 сәгаттә исә Габдулла Тукай әсәре буенча төшерелгән "Сөй гомерне!” дигән телевизион спектакль күрсәтелерегә тиеш. Ә 22 нче апрельдә 15 сәгать 30 минутта яшь тамашачыларга дип 10 минутлык "Без – Тукай оныклары” тапшыруы чыгар. Ул Габдулла Тукай әсәрләренә битараф булмаучылар күңеленә хуш килер. Биредә шагыйрьнең танылган балалар өчен шигырьләрен мәктәп балалары укыр. Моннан тыш кабатланмас шагыйрьгә багышлап бүгенге көн әдипләребез иҗат иткән әсәрләрне дә ишетә алырсыз. 24нче апрель көнне 12 сәгатьтә халыкара туган тел көненә багышланган "И, туган тел, и матур тел!” тапшыруы тәкъдим ителәчәк. Анда тамашачылар Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре белән таныша алыр. Шулай ук әлеге әзербайҗан, мари, төрек, рус һ.б. халыкларының милли ризыклары да тәкъдим ителер. Ә иң мөһиме – бу халыкларның чит төбәктә яшәүләренә карамастан, ничек үз телләрен сакларга тырышуы турында белә алырсыз. 26нчы апрель - Габдулла Тукайның туган көнендә дә тамашачыларны сюрпризлар көтә.

    matbugat.ru
    Просмотров: 1031 | Добавил: tukay | Рейтинг: 4.5/2 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Апрель 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    252627282930

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz