Меню сайта

  • Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 237

    Главная » 2011 » Апрель » 18 » Татарстан дәүләт вәкилләре Төркиянең Искешәһәр каласы җитәкчеләре белән очрашты
    Татарстан дәүләт вәкилләре Төркиянең Искешәһәр каласы җитәкчеләре белән очрашты
    23:13
    Төрки дөньяда Тукай елы игълан ителү уңаеннан татарлар күпләп яши торган Искешәһәр төбәгендә татар мәдәнияте белән бәйле төрле чаралар үткәреләчәк.
    Татарстан мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова бу көннәрдә Төркиядә. Ул күренекле татар драматургы Кәрим Тинчуринның Әнкарада төрек телендә куелган "Сүнмәс йолдызлар" спектакленең премьерасында катнашты. Шулай ук Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов белән бергә татарларның күпләп яши торган Искешәһәр каласы җитәкчеләре белән күреште. 
    Искешәһәр губернаторы Мәһмәт Кылычлар белән очрашуында сүз агымдагы елның төрки дөньяда татар халык шагыйре Габдулла Тукай елы булуы, бу уңайдан Төркиядә үткәреләчәк мәдәни чаралар турында барды. Ирада Әюпованың әйтүе буенча, 25-29 май көннәрендә Төркиядә "Татарстан мәдәнияте көннәре" булачак. Бу җәһәттән Татарстаннан киләчәк 100 кешелек сәнгать әһелләре төркеме белән Искешәһәрдә дә концерт-тамашалар кую планлаштырылган. Ул бу чараларга Татарстан парламент һәм мәдәният министрлыгы вәкилләренең дә катнашачагын бедерде.
    Губернатор Мәһмәт Кылычлар Искешәһәрдә мондый чара оештырылуына шатланганнарын вә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тарышачакларын әйтте. Очрашу ахырында М.Кылычлар Татарстан кунакларына ярымкыйммәтле таштан эшләнгән муенса-беләзек комплекты бүләк итте. Татарстан дәүләт вәкилләре исә төрек губернаторга чәкчәк һәм Г.Тукай, Татарстан турында дисклар, китаплар тәкъдим иттеләр.

    Ирада Әюпова һәм Радик Гыйматдинов Искешәһәр хакимияте башлыгы Йылмаз Бүйүкәршән һәм Искешәһәрнең Одунпазары районы җитәкчесе Борһан Сакаллы янында да булындылар. Очрашуларга ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте оешмасы вәкиле Әхәт Салихов һәм Искешәһәр татар оешмасы җитәкчесе Абдулвахит Ирдән катнаштылар. Татарстан кунаклары шулай ук Искешәһәрдәге татар оешмасы вәкилләре белән дә күрештеләр.

    Истанбул «Татар-информ», Рушания Алтай

    Просмотров: 707 | Добавил: tukay | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Апрель 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    252627282930

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz