Меню сайта

  • Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 237

    Главная » 2011 » Апрель » 8 » Әлмәт театры Тукай дәресләре оештыра
    Әлмәт театры Тукай дәресләре оештыра
    00:03
    Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Әлмәт татар дәүләт драма театры "Без китәбез – сез каласыз” дип исемләнгән тамаша тәкъдим итә. 
    Әлеге датаны күз уңында тотып, узган ел театр җитәкчелеге Ркаил Зәйдуллага заказ биргән иде. Ләкин труппа "И, мине яктыртучым” исемле пьеса белән танышкач, бу катлаулы әсәрне репертуарда озак йөртеп булмас дип баш тарткан. "Авторның "Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңеп чыгуында безнең дә өлеш бар”, дип шаярталар биредә. Әгәрдә әсәрне сәхнәгә чыгарган булсалар, ул конкурска тәкъдим ителмәс иде.

    "И, мине яктыртучым” га алынмый театр, әмма спектакль чыгару уеннан да баш тартмый. Бу эшкә шушы көннәрдә генә "Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булган Наилә Нәҗипова алына. Фатих Әмирханның "Урталыкта”, Гаяз Исхакыйның "Тартышу” әсәрләре, Ибраһим Нуруллинның "Тукай” китабы, Габдулла Тукай шигырьләре һәм Ркаил Зәйдулланың алда сүз булган "И, мине яктыртучым” пьесасы нигезендә сценарий яза. Нәкъ менә әлеге әсәрләргә таянуын шәрехьләп Наилә "Тукай феноменын, ул яшәгән чорны, ул вакыттагы вәзгыятьне күрсәтергә теләдем” дип искәртте. Әлеге тамашаны беренче булып журналистлар карады.

    Мәгълүм булганча, Фатих Әмирханның « Урталыкта » әсәре 1906 -1911 еллардагы тормышны бар яклап та суратләргә тиешле роман буларак уйланылган. Анда бирелгән характерлар аша татар халкының мәдәни үсеше чалымлана. Милләтнең яшь зыялылары рухи һәм гыйлми эзләнүләргә омтыла. Әсәрдәге Хәсән, Саматов, Мөхәммәт, Шәриф, Мәрьям. Нәсимә, Суфия образларының холыклары да, дөньяга карашлары да төрлечә. Әмма аларны мәдәнилеккә, гыйлемгә омтылу берләштерә. Исхакыйның " Тартышу ” әсәрендә исә бергә булганда гына барлык теләкләреңә дә ирешергә була дигән мәгънә ята. 

    Бу тамашаны театр мәктәпләргә йөреп уйнарга, 50 минутлык Тукай дәресләре оештырырга ниятли. Ә үз сәхнәсендә алар әлмәтлеләрне Тукай белән 25, 26 апрель көннәрендә очраштырачак.

    Ләйләгөл МИНАЕВА
    Әлмәт театры

    Просмотров: 1344 | Добавил: tukay | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Апрель 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    252627282930

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz