Меню сайта

  • Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 568

    Главная » 2011 » Апрель » 10 » Юбилейга тәһарәтләнү
    Юбилейга тәһарәтләнү
    16:42
    Кабалана-кабалана Тукайның туган көненә әзерләнәбез. Ел саен шундый хәл. Санаулы көннәр генә калгач, музейдагы экспозицияләрне рәткә кертә башлыйбыз, әдипнең һәйкәле тирәсендәге чүпләрне җыябыз, кемнәрдер ниндидер билге өчен генә ялкынлы чыгышлар әзерләгән була.

    Тагын өлгермибез. Гадәттә, юбилей алдыннан әйтелә торган дежур сүзләр. Биш ел элек Г. Тукай исемендәге музей директоры Рәмис Әймәткә бер җитәкче, шагыйрьнең 120 еллыгы 125 еллыкка әзерлек ул, дип җавап биргән әнә. Биш ел үткән саен мөнбәрдән сөйләгән сүзләр стенага борчак сибүдән узмый. Ә бит юбилейга Тукай музее әллә нинди конкурслар оештырып, шагыйрьгә экспозиция, интерактив бүлмәләр, ишегалдында Тукай бакчасы төзергә хыялланган иде. Аларның да канатын сындырдылар. Гадәттәгечә, акча юк. Инде дистә еллар нафталин исен үзенә сеңдергән бүлмәләрне җилләндереп аласы килә. Һаман бер балык башы. Бер үк сүз, бер үк экспозиция. Соңгы елларда коммуналь хезмәтләргә каян акча табарга дип аптыраган музейларның әкренләп ябыла баруына да кү­негеп беттек бугай инде. Әмма татарның мәшһүр улына җир тишегеннән булса да акча табарга, аны күз карасы кебек сакларга кирәк безгә.


    Тукайга мөнәсәбәт турында сөйләшкәндә галим-голәмәләрнең фикере бигрәк тә гаҗәпләндерә. Кайвакыт алар чит планетадан килгән кешеләрне хәтерләтә. Бервакыт Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты җитәкчесенең: "Тукай томлыкларын эшләргә кеше юк", – дигән чыгышы хәтергә уелып калды. Бу безнең җитәкчеләрнең сүзе инде. Бар эшеңне, гыйльми хезмәтләреңне читкә куеп, Тукай томлыкларын эшлисе урынга, алардан әнә шундый тузга язмаган фикерләр ишетергә туры килә. Дистәләгән-дистәләгән штатларда утырган галимнәрнең Тукай иҗатын өйрәнергә вакытлары юк икән шул. Алар баштанаяк фәнни эшкә чумган.

    Татарстан китап нәшриятында урак өсте икән. Ашыга-ашыга Тукай томлыкларын чыгару белән мәшгульләр. Юбилейга санаулы көннәр генә калды. Әле китап басылып чыкмаган. Өлгерергә кирәк, диләр. Тагын кабалану. Алты том булып чыгасы җыентыкның юбилейга ике томлыгын бастырырга исәпләп торалар. Быелгы юбилейны 130 еллыкка әзерлек дип уйласак, калган томлыкларны чыгару киләсе бишьеллыкка кала булып чыга.

    Ике җыентыкка да Тукайның шигырьләре тупланган. Яңа шигырьләре дә кергән. Күрәсең, институт хезмәткәрләренә шагыйрьнең юбилеен искә төшереп киткәннәрдер. Менә хикмәт, җәһәт кенә Тукайны эшләүче галимнәр дә табылып куйган.

    Хуш, ел саен әдәбият әһелләре арасында ыгы-зыгы куптарган Тукай премиясенә дә килеп җиттек. Монда инде Тукайга мөнәсәбәт бөтенләй югала. Соңгы елларда бу бигрәк тә үзен сиздерә. Шагыйрьнең бөеклеге онытылып, дан-шөһрәт, матди мөмкинлекләр кызыксындырган каләм әһелләре өчен оят була башлый. Бервакыт редакциягә танылган язучы шалтырата: "Сезнең газета бу язучыны Тукай бүләгенә тәкъдим иткән, ә ул бит минем көндәшем. Әгәр аны лауреат дип танысалар, мине исем­лектән төшереп калдырачаклар. Алыгыз инде аны кандидатлар исемлегеннән", – димәсенме. Бер мәлгә телефон трубкасын тоткан килеш сүз эндәшә алмыйча катып калдым. Менә сиңа мә! "Хәзер бит Тукай премиясенә теләсә кем үзен тәкъдим итә. Бернинди чикләүләр юк, һәркемгә ирек", – дип кенә җавап кайтара алдым.

    Шулкадәр тар күңелле булып беттекмени соң без? Әллә язучылар үзләренең зыялылыкларын жуя башладымы? Аңламассың. Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим итүгә, күпләрнең чын йөзләре ачыла башлый. Хәтта үзара дус булып йөрүче язучылар да бер-берсен таптап, изеп китәргә әзер. "Ул да булдымы Тукай премиясе лауреаты, аның җүнле әсәр язганы да юк бит", – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

    Бакыйлыкка күчкән Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов кебек әдипләребезгә берәү дә тел-теш тидерә алмый. Алар чын мәгънәсендә халыкныкы иде. Роберт абый белән соңгы очрашу бүгенгедәй истә әле. "Үз хәлемне үзем генә беләм, соңгы шигырьләрем булыр, мөгаен, – дип кулъязма китергән иде бит. – Укучыларыма әйтер сүзләрем бар. Соңламасак иде..." Чыннан да Роберт абыйның соңгы шигъри тәлгәшләре иде бу. "Зинһар, эшеңне бүлдерәм инде, тыңлап карале", – дип итагатьле генә рөхсәт сорап, бүлмә буйлап йөри-йөри шигырьләрен укырга кереште. Минем күзләрем яшьләнде хәтта. Соңламасак иде, дигән сүзләре соңгы васыять кебек колагымда әле дә чыңлап тора. Шөкер, соңламадык. Ул үзенең шигырьләрен күрергә өлгерде. Әйе, Роберт абый кебекләр артык гади дә һәм шул ук вакытта иҗатлары белән бөек шәхесләр иде.

    Соңгы елларда Тукай премиясе ваклана башлады шул. Ниндидер вазыйфалар биләгәннәр премия дәгъвалый. Иҗатыңның сайлыгын тоеп, үзеңне бөек шагыйрь дәрәҗәсендә күрү оят түгелме икән? Газетага әнә шундый фикерләр белән мөрәҗәгать итүчеләр бар. Аларга ничек җавап бирергә? Әдәбият әһелләренең бөтен хыялы – берсен-берсе уздырып, шул премияне алып калу, дип әйтергәме?

    Әгәр Тукай премиясенә лаеклы әдипләребез юк икән, нигә ел саен көчәнеп, аларны эзләргә тырышабыз? Бәлки өч елга бер тапкыр гына андый лаеклы шәхесне билгеләргәдер? Кемдер Тукай премиясенә үзен тәкъдим итү өчен том-том китаплар, җыентыклар чыгара. Ә иҗат томнар саны белән түгел, Тукай бөеклеге белән үлчәнә ләбаса. Кандидатларда бүген юбилей кайгысы түгел әле, алар түземсезлек белән комиссия утырышын көтә. Тукайның 125 еллыгы уңаеннан премия лауреатлары, гадәттәгедән аермалы буларак, күп булуы ихтимал.

    Гадәттә, юбилей алдыннан чистарынасың, төзәнәсең, тәти күлмәк киясең. Бөек шәхеснең туган көнендә бәйрәм төсмере чагылмый әле. Кызганыч, юбилей алдыннан тәһарәтләнүебез Тукай рухына туры килми. Әллә тәртибен, йоласын белеп бетермибез инде?!

    Алсу ХӘСӘНОВА
    Ватаным Татарстан
    № 62-63 | 
    Просмотров: 878 | Добавил: tukay | Рейтинг: 5.0/2 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Апрель 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    252627282930

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz