Меню сайта |
|
|
Наш опрос |
|
|
|
|
|
|
|
Главная » 2011 » Апрель » 18 » Г.Тукайның юбилей чаралары республиканың Арча районында, Тукай белән бәйле Яңа Кырлай, Кушлавыч авылларында җәен узачак
Г.Тукайның юбилей чаралары республиканың Арча районында, Тукай белән бәйле Яңа Кырлай, Кушлавыч авылларында җәен узачак |
23:18 |
Тукай шигырьләренең башка телләргә өр-яңа тәрҗемәләре, дүрт телдә әкиятләре эшләнә. Мәскәүдә шушы көннәрдә Тукайның 45 шигыре русча тәрҗемәдә басылып чыгачак. Идел буе халыклары телләрендә 20 шигырь басмага әзерләнә. Габдулла Тукайның 125 еллыгына юбилей чаралары республиканың Арча районында, шагыйрь белән бәйле Яңа Кырлай, Кушлавыч авылларында җәен узачак. Бу хакта бүген Яңа татар бистәсенең Татар зиратында шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салу тантанасында ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов хәбәр итте.
Ул матбугат чараларында да юбилей уңаеннан бик материаллар дөнья күрүен билгеләп үтте. "Тукай шигырьләренең башка телләргә өр-яңа тәрҗемәләре, дүрт телдә әкиятләре эшләнә. Мәскәүдә шушы көннәрдә Тукайның 45 шигыре русча тәрҗемәдә басылып чыгачак. Идел буе халыклары телләрендә 20 шигырь басмага әзерләнә”, - диде Илфак Ибраһимов.
Шулай ук Мәскәүдә чыгучы газета-журналларның дөнья халыклары телләрендә Тукайга багышланган номерлары әзерләнә. "Бу Тукайны дөнья күләмендә таныту белән бергә, кешелек җәмгыятендә аның ролен кире кайтару да булып тора”, - дип белдерде Язучылар берлеге рәисе.
"Татар-информ”, Римма Гатина
|
Просмотров: 772 | Добавил: tukay | Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|
|
| |
Форма входа |
|
|
Календарь новостей |
|
|
Поиск |
|
|
Друзья сайта |
|
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
|