Меню сайта

  • Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 568

    Главная » 2011 » Февраль » 14 » Әдәбият әдәптән башлана
    Әдәбият әдәптән башлана
    21:46
    Быел апрель аенда, Г.Тукайның туган көненә багышлап, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Таян Аллага» дип аталган әдәби бәйге игълан иткән иде. Күптән түгел әлеге бәйгегә йомгак ясалды, бәйгедә катнашучы 15 авторның әсәрләре тупланган мәҗмуга да басылып чыкты. 

    Бәйге йомгак ясау уңаеннан Мерҗани мәчетенә күренекле әдипләр, әдәбият галимнәре килгән иде. Сый-нигъмәтле өстәл янында «Дини үзаң тәрбияләүдә әдәбиятнең роле» дигән темага симпозиум да үткәрелде. Соңыннан «Мәрҗан» һәм «Райян» төркемнәре чыгыш ясады. Кыскасы, бик җылы һәм күңелгә ятышлы кичә булды ул.

    Язучылар арасында төрле бәйгеләр үткәрү, гомумән, гадәти хәл. Ә монысында тәкъдим ителгән әсәрләргә Ислам дине, әдәп-әхлак нормалары күзлегеннән чыгып бәя бирелде. Хәер, бүтән әдәби бәйгеләр дә асылда шундый максатны куеп үткәрелә, дип уйлыйм. Һәрхәлдә, башкача булырга тиеш тә түгел инде. Чөнки әдәбият сүзе үзе дә әдәп дигән тамырдан ясалган лабаса! Димәк ки, әдәбият — әдәпкә өйрәтүче фән була. Хәер, моны Америка ачкандай әйтеп тә торасы юк инде. Без, татарлар, әдәбият сүзе алдына «матур» яки «нәфис» сыйфатламаларын да куябыз бит әле. Үзе әдәп турында, үзе матур, үзе нәфис — икеләтә яхшы нәрсә килеп чыга! Димәк, язучы үз фикерен матур, нәфис итеп әйтеп, халыкны әдәпкә чакырырга, аңа рухи кыйммәтләрне ирештерергә тиеш булып чыга.

    Әйтергә кирәк, матур әдәбият зур тәрбияви көчкә ия һәм аны диннән аерып карау тамырыннан ялгыш булыр иде. Шуңа күрә дин әһелләре һәм каләм әһелләребез кулга-кул тотынып, бер сүздә, бер фикердә булып, халыкка хезмәт иткәндә генә җаһилияткә, наданлыкка каршы көрәшеп булыр иде. Бу җәһәттән «Таян Аллага» бәйгесен оештыручылар күркәм үрнәк күрсәтте.

    Дөресен әйткәндә, соңгы елларда әдәбият үзенең асыл максатыннан шактый читләште, ягъни, һәм прозада, һәм поэзиядә, һәм драматургиядә бернинди тәрбияви кыйммәткә ия булмаган әсәрләр дә дөнья күрә башлады. Моның шулай икәнен Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев тә ассызыклап әйтте. «Соңгы вакытларда миңа шактый иҗади бәйгеләрдә жюри әгъзасы булырга туры килә. Уйнаш, үтереш, караклык турында уку тәмам туйдырган иде инде. Ә менә «Таян Аллага» бәйгесенә килгән әсәрләр белән танышкач, быелгы аномаль корылыктан соң яңгыр яуган кебек хис кичердем,» — диде ул.

    Әйе шул, гыйшык исереклегеннән шашып, акылдан язу дәрәҗәсенә җитеп язылган шигырьләр, яисә гөнаһ эшләрне матур итеп тасвирлаудан ары уза алмаган, фәхеш һәм бозык, бернинди фикерсез хикәяләр, повестьлар, кызык-мызык хәлләр турында язылган хикәя-повестьлар шактый күбәеп китте. Әдөбияттә бу чир бигрәк тә үзгәртеп кору еллары башланганнан соң киң таралды. Нәрсә язсам да ярый, дип уйлау юньлегә илтмәде. Нәкъ менә шул чорда хосусый нәшриятләр дә ачыла башлады. Шунысы гаҗәп, мондый әсәрләр шәхси генә түгел, дәүләт нәшриятләрендә дә чыгып ята.

    Шул ук вакытта, нәкъ менә үзгәртеп кору еллары безгә дин иреген алып килде. Дини әдәбият, гәзит-журналлар, дини календарьлар халыкны асыл динебезгә кайтаруда биниһая зур роль уйнады. Кайберәүләр, кешенең сайлау иреге бар бит, кем нәрсә тели, шуны алып укысын, дип әйтергә мөмкин. Ләкин күпчелек укучы әзерлексез бит. Алар еш кына китапны да вакыт уздыру өчен генә, бернинди мак­сатсыз укый. Бары тик кызыклы, мавыктыргыч кына булсын.

    Ә бит дәһрилек чорында матур әдәбият гомумкешелек кыйммәтләрен, әдәп-әхлакны пропагандалауда төп рольне уйнады. Шул чорда үскән берничә буын нәкъ менә дөнья классикасы, үзебезнең матур әдәбияте үрнәгендә тәрбияләнде.

    Гомумән, татар, урыс, дөнья классик әдөбиятенең зур күпчелеген дини яктан да мөкәммәл әсәрләр тәшкил итә. Шуның өчен алар классика булып киткән дә инде. Бөек язучыларның күпчелегенең биографиясенә карасаң, алар дини тәрбия алган, кеше психологиясен яхшы белгән. Шәхсән үзем героеның бер генә адымын да күз уңыннан читкә җибәрмичә тасвирлаучы француз әдипләре Эмиль Золя, Ги де Мопассан әсәрләренә сокланып туймыйм. Үз героеның ни өчен уңышка ирешүен яисә тормыш төбенә төшүен нечкәләп, өйрәнеп, эзлекле рәвештә вәземләп яза алар. Баксаң, Э. Золя кеше психологиясен махсус өйрәнгән икән.

    «Матур әдәбияткә турыдан-туры фикер әйтү хас түгел, — диде профессор Хатыйп Миңнегулов үз чыгышында. — Фикер образлар аша, әдәби әсәрнең тукымасына сеңдерелеп, сиздермичә үткәрелсен». Шул вакытта гына әсәр көчле тәрбияви әһәмияткә ия була».

    Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов узган гасыр башындагы кадимчелек күренешен тәнкыйтьләмәскә, аны җәдитчелеккә каршы куймаска кирәк, дигән фикер дә әйтте. «Халык диннән, юлдан язган бер чорда кадимчеләрнең каты кулы кирәк булгандыр», — диде ул.

    Бу урында күңелне бик борчыган бер мәсьәләгә тукталасым килә. Җәмәгать, гәрчә без техник казанышлар заманында яшәсәк тә, ул кадимчелек күренеше бүген дә бар һәм көннән-көн ныграк җәелә бара. Ислам диненең биш шартын үтәп яшәүчеләр арасында театрга йөрүне, әдәби китап укуны гөнаһ санаучыларның кыланмышларын күрәсең дә, Г. Камалның «Беренче театр»ы бер якта торсын, дисең. Матур әдәбиятне санга сукмаучылар арасында шулай ук мәдрәсә гыйлеме алып чыгучылар да шактый. Сорау туа. Гомумән, әдәбиятне өйрәнү мәдрәсә программаларына кертелмәгән микәнни? Дин теориясен генә ятлау, аны әдәби әсәрләрне анализлау юлы белән ныгытмаганда, ул әлләни нәтиҗә бирми, дип уйлыйм.

    Гомумән, галимнәребез әдәбиятне Коръән аятьләре, кодси һәм сахих хәдисләр ярдәмендә тирәнтен анализлап, уку ярдәмлекләре язса, әдәбият вузларда һәм мәдрәсәләрдә шул ысул белән өйрәтелсә, заманча радикализм (бүген әлеге күренеш шулай атала) болай ук җәелмәс иде. Дөресен әйткәндә, радикализм көчәйгән җирдә, гадәттә, экстремистик агымнар барлыкка килә дә инде. Үткәндәге хаталар кабатланмасын дисәк, дин белгечләре белән язучыларга, әдәбият белгечләренә күптән кулга-кул тотынып эшләргә вакыт. Чит илләрдә дин тотучы, медицинага дин, Коръән нигезендә аңлатма бирүче табибләр бик югары бәяләнә. Кешенең рухын баетучы, тәрбияләүче әдәбияттә дә шулай булырга тиеш, дип уйлыйм.

    Ә бүгенге көндә бездә һаман да ике яклы аңлашылмаучанлык хөкем сөрә. Әдәбиятчеләр арасында динне өйрәнмәүчеләр һәм, киресенчә, дин тотам, дип йөрүчеләр арасында әдәби китап укымыйча, театрга йөрмичә, димәк ки, үзенең эш һәм гамәлләренә аек акыл белән анализ ясый белмәүчеләр бар. Әнә шундый бер вәзгыятьтә куркып та куясың хәтта. XX йөз башындагы кебек, надан ишаннардан көлеп язылган берьяклырак әдәби әсәрләр замана әдәбиятенә дә килеп кермәс, шул рәвешле халык алдында тагын Ислам диненең абруе төшмәс дип кем ышандыра ала?

    Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА
    Таян Аллага

    Просмотров: 1026 | Добавил: tukay | Рейтинг: 3.7/3 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Февраль 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    28

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz