Меню сайта

  • Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 237

    Главная » 2011 » Апрель » 18 » Чуашстан татарлары Тукайны искә алды
    Чуашстан татарлары Тукайны искә алды
    22:48
    Бу көннәрдә дөньяның төрле почмакларында татар милләтенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны олылыйлар. Искә алу чаралары Чуашстанның Урмай авылында да узды. Шагыйрьнең 125 еллыгы уңаеннан оештырылган рәсем бәйсегенә дә йомгак ясалды. Чуашстан Диния нәзарәте белән республика татарларының милли-мәдәни мохтарияты кулга-кул тотынып эшли.

    Чуашстанның Урмай авылында Габдулла Тукайның 125 багышланган юбилей кичәсе үткәрелде. Чуашстанның Батыр, Шемуршин, Яльчик, Комсомоль районы, Канаш шәһәренең татар мәктәпләре вәкилләре, китапханәчеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре, Урмайның "Ләйсән” балалар бакчасы балалары "Печән базары”, "Аулак өй” дип аталган театрләштерелгән тамаша карады. Урмай мәктәбе балалары Тукайның "Су анасы”, "Кәҗә белән сарык” әкиятләреннән өзекләр уйнады. Ә Шыгырдан, Согыт, Чичкан мәктәбе укучылары шигырьләр укыды, төрле пьесалардан өзекләр күрсәтте, Тукай шигырьләренә язылган җырлар башкарды. Бигрәк тә, "Мишәр” ансамбле бу яктан зур активлык күрсәтте.

    "Сөй халкыңның дөньсын!”

    Чуашстан татарларының милли-мәдәни тормышы башында торучы Фәрит Гибатдинов Тукайны искә алу мәдәни чара гына булып калмады дигән фикердә. – Юбилей кичәсе шагыйрьнең иҗади мирасын үстерүгә зур этәргеч булды. Аның иҗаты белән таныштырды. Иң мөһиме – Чуашстан татарларын уңай яктан танытты -, ди Фәрит Гибатдинов.

    Тукай юбилееның Чуашстан татарларына сәяси яктан да ярдәм итүен атаклы чуаш шагыйренең кичәдә сөйләгән сүзләре исбатлый. Чуашның халык шагыйре Валерий Тургай фикеренчә, Тукай булмаса, бүгенге татар шигърияте бу дәрәҗәдә бөек була алмас иде.

    Тукай юбилеена Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, эшлекле сәфәрдә булу сәбәпле, килә алмаса да, халыкка телефон аша сәләмен җиткергән. Ә мөфти урынына Чуашстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Мансур хәзрәт Хайбуллов чыгыш ясады. – 1000 еллык татар мәдәнияте тарихында Тукай исеме зур урын алып тора.

    Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халкыңның дөньсын, дип язган Тукай. Бу сүзләр киләсе буыннарны берләшергә чакырып, васыять буларак язылган, диде Мансур хәзрәт.

    Тукай бәйгесенә 200 рәсем килгән

    Өч ай дәвамында Тукайның 125 еллына багышланган конкурска яшьләрдән 200 рәсем, 43 инша килгән. Эшләрне Чуашстан, Татарстан республикалары, Краснодар өлкәсе балалары җибәргән. Тукай кичәсе тәмамлангач, әлеге бәйгегә йомгак ясалды. Һәркемгә дипломнар тапшырылды.

    Чуашстан татарлары аксакалы Гаяз Җамалетдинов конкурсантларга бик зур бүләк ясап, бәйгегә килгән барлык иншаларны бер китап итеп чыгарды. Әлеге китап Урмай китапханәсендә сакланачак.

    Тукай юбилеенда катнашучы кунаклар Урмайда төзелеп яткан "Кара Пулат” мәчетен дә карады. Белгәнебезчә, быел Русия күләмендәге авыл Сабантуе данлыклы Шыгырдан авылында уза. Шул көннәрдә "Кара Пулат”ны ачу каралган.

    Шамил Бакиров

    tatartime.com
    Просмотров: 803 | Добавил: tukay | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Апрель 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    252627282930

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz