Меню сайта

  • Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2011 » Апрель » 18 » Чиләбе өлкәсе Тукай турында тарихи һәм әдәби хәтер барлый
    Чиләбе өлкәсе Тукай турында тарихи һәм әдәби хәтер барлый
    23:09
    Чиләбенең Пушкин исемендәге үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап, 14 апрельда әдәби кичә булып узган. Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылган бу чара Акмулла исемендәге татар-башкорт әдәби берләшмәсе һәм Россия Язучылар берлегенең Чиләбе оешмасы әгъзаларын һәм китапханә укучыларын җыйган. Тукайның иҗатын, язмышын, дөньяга карашын чагылдырган лекция белән анда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ирек Сабиров чыгыш ясаган.

    Чиләбе язучылары үзләренең Тукай турында уйланулары белән уртаклаштылар, дип хәбәр итә И.Сабиров. Кичәдә татар һәм рус телләрендә Тукайның бик күп шигырьләре укылды. Чыгышларда Тукайны Пушкинга тиңләштерү еш ишетелде, ләкин, шул ук вакытта, олуг шагыйребезнең рухи куәте, дөньяның авырлыкларына, әшәкелекләренә каршы тору сәләте, чыдамлыгы бүтән "титаннар” белән чагыштырырга мөмкин булмаган дәрәҗәдә югарырак булуы лекциядә дә, фикер алышуларда да бәхәссез хакыйкать булып яңгырады, дип белдерде ул.

    Бу очрашу – өлкәбездә Тукайны искә алу максаты белән үткәрелгән һәм тагын булачак чараларның берсе генә. Шушы көннәрдә Магнитогорск, Златоуст, Миасс, Кунашак, Троицк, Еманжелинск калаларындагы һәм башка төбәкләрдәге китапханәләрдә, мәктәпләрдә, мәдәният сарайларында "Тукай дәресләре”, "Тукай бәйрәмнәре”, "Тукай кичәләре” уза, дип хәбәр итә И.Сабиров. Ә Казаннан киләчәк кунаклар белән бергә әзерләнгән өлкә күләмендәге Тукай бәйрәме апрель азагында ЧТЗ – Чиләбе трактор заводы театрында үткәреләчәк.

    Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ирек Сабиров шул хакта шәрехли 

    Татар-информ

    Просмотров: 760 | Добавил: tukay | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Апрель 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    252627282930

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz