2011 нче елның 19 нчы апреле, Казан. «ВымпелКом» ААҖ татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган аның шигырьләрен сөйләүчеләр бәйгесен уздыруда катнашуы турында хәбәр итә. Конкурс 19 нчы һәм 20 нче апрельдә Әлмәт шәһәрендә үтә. Быел анда Әлмәтнең 55 мәктәпкәчә тәрбия бирү мәгариф оешмаларына йөрүче 65 бала катнаша. Татар мәдәниятына багышланган бәйрәм Әлмәттә 10 елдан артык ел саен үткәрелә. Бу елны ул Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлана.
Абонентлары белән рус һәм татар телләрендә сөйләшүче беренче оператор – «Билайн» бәйгенең телекоммуникация партнеры буларак үзен танытты. "Билайн” бәйгедә җиңүчеләргә беренче мобиль телефоннарын – Билайн А 100 бүләк итәчәк.
"Татар мәдәниятының гына түгел, рус мәдәниятының да үсешенә зур өлешен керткән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан төрле чаралар үткәрелүгә булыша алуыбыз өчен бик шатбыз. Конкурс яшь татарстанлыларның туган телләрен өйрәнүгә һәм рус, татар телләрендә аралашуга игътибарларын юнәлтүгә этәргеч булачагына өметләнәм”, – диде Андрей Юдов, "ВымпелКом” ААҖның Казан филиалы директоры.
"Бәйгенең төп максаты – туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, татар халкының традицияләренә, мәдәниятына карата кызыксыну уяту, балаларның иҗади сәләтләрен ачу. "Билайн”га әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм итүе өчен рәхмәтлебез”, – дип әйтеп үтте Әлмәт муниципаль районының мәктәпкәчә тәрбия бирү мәгариф идарәсе җитәкчесе Маргарита Шәмсуллина.
***
"ВымпелКом" ААҖ үз эченә тавыш элемтәсен, мәгълүмат тапшыру, интернетка чыбыклы һәм чыбыксыз чыгу хезмәтләрен тәкъдим итә торган элемтә операторларын берләштергән "ВымпелКом Лтд" компанияләр төркеменә керә. "ВымпелКом" группасына Россиядә, Казахстанда, Украинада, Таҗикстанда, Үзбәкстанда, Грузия һәм Армениядә, Кыргызстанда шулай ук Вьетнамда һәм Камбоджада – барлыгы 340 миллион кешелек территориядә хезмәт күрсәтә торган компанияләр керә. Хезмәтләр "Билайн” товар знагы астында күрсәтелә. "Вымпелком” ААҖ – Нью-Йорктагы кыйммәтле кәгазьләр биржасы листингына кертелгән беренче Россия компаниясе (NYSE). Компания акцияләре анда VIP символы астында йөри иде. 2010 нчы елның апрелендә "ВымпелКом" һәм "Киевстар" ААҖ акция пакетларын туплаган "ВымпелКом Лтд." холдинг компаниясе барлыкка килгәч, VIP символы "ВымпелКом Лтд."га теркәлә.
"Вымпелком” компанияләр группасы шәһәрара һәм халыкара, мобиль һәм стационар элемтә, мәгълүмат тапшыру, интернетка чыбыклы һәм чыбыксыз чыгу, WiFi, өченче буын челтәре хезмәтләрен тәкъдим итә. "ВымпелКом” клиентлары һәм партнерлары арасында шәхси затлар, кече, урта һәм эре оешмалар, халыкара корпорацияләр, элемтә операторлары бар.
--- Билайн
|