Менә сәгать тугыз тулды. Мәктәп ишеге ачылды. Балалар Габдулла хәлфәне аяк өстенә басып каршы алдылар.
Бу көнне хәлфә элекке ачык йөзле, шат Габдулла абый түгел иде; балалар хәлфәнең бу кадәр күңелсез булуын күреп гаҗәпкә калдылар.
Хәлфә сыйныф буенча бер әйләнде дә, балаларга карап: "Сөекле шагыйребез Габдулла әфәнде Тукаев барыбызны да ятим калдырды... Ул үлде... ләкин безгә күп яхшы сүзләр әйтеп, матур, моңлы шигырьләр язып үлде... Менә сезнең арагызда икенче ел укучыларьпыздан алып дүртенче ел укучыларыгызга кадәр барыгыз да аның бик күп шигырьләрен беләсез... Тукай абый - сезгә шатлык чишмәсе иде. Менә инде шул чишмә хәзер тукталды. Тукай абыйның шигырьләре сезгә караңгыда шәм иде, ул шәм инде сүнде. Сезне "саф күңелле, пакь телле, пакь җанлы, пакь тәнле фәрештә валчыгы" дип моңлы итеп көйләүче "Тукай" музыкасының актык кылы өзелде. Ул безнең арада озак тормады, аның яше әле 26-27 ләрдә генә иде. Ул озак яшәмәсә дә, үзенең кыска гына гомерен дә татар халкы һәм сез, балалар, өчен корбан итте. Ул бар гомерен татар халкы өчен генә яшәде. Ул ниләр генә язмады! Ул сез "фәрештә валчыклары"н ниләргә генә өндәмәде!
- Әй бәһале, әй кадерле,
Әй гөнаһсыз яшь бала,
Рәхмәте бик киң Аның,
һәрдәм таян син Аллага! - дип сезне һәрвакыт Аллаһыга ышанырга өндәде.
Сәгадәт талына менсәң, үзең мен.
Ни ярдәм килсә дә, килсен үзеңнән! - дип үзеңә генә ышанырга өндәде.
Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул.
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
Тынма эшлә, и сабый! Бел тәңредән эшләргә көн,
Эшләп аргачтын бирелгәндер тыныч йокларга төн, дип сез, сабыйларны, эшкә өндәде.
Тукай абыегыз сезне бик ярата, үзенең яшь вакытын, үзенең мәктәбен бик сагына иде. Ул сезнең хакта:
Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
Пакь җаның һәм тәнең, барлык вәҗүдең* пакь синең,
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең,
- дип сезнең калебегезне үтәдән-үтә күрә иде.
Ул үзенең мәктәбен сагынып: Күңелдән сагындым тоткынлыгымны, мәктәбемне мин, "Нигә соң үстем инде һәм нигә дәү булдыминде" дим, Нигә дим изге мәктәптән, сабый чаклардан аерылдым, Нигә мин кечкенә "Апуш" түгел, зуп-зур "Тукай" булдым? - ди ул үзенең, сездәй кечкенә булган көннәрен сагына. Ул үсеп җиткәч тә үзенең мәктәбен онытмый, аны һәрвакыт исендә тота. Ул шулай үзенең сабый вакытын күрә, сез сабыйлар өчен хисапсыз күп матур шигырь язды.
Ул шулай үзе укыган мәктәбен яратканга күрә, ахырдан татар халкы өчен файдалы кеше булды. Татар халкы арасында "Апуш" кына булыпкалмыйча, "Бөек шагыйрь Габдулла Тукаев" булды.
Татар халкы өчен көне-төне тырышып эшли торгач, Габдулла әфәнде бик каты ютәл авыруына сабышты. Хәле көннән-көн начарланды, шулай да кулыннан каләмен ташламады. Менә инде сөекле шагыйребез үлде. Ул кулына каләмен тотып, мәктәп турында язып, сезнең хакта уйлап үлде!
Менә бүген кадерле шагыйребезнең салкын тәнен Казанда гүргә иңдерәләр. Бүген ничә меңләп мәктәп балалары, ничә меңләп татар халкы канлы яшьләр белән атлап*, сөекле шагыйребездән мәңгегә аерылалар. Бөтен Казан халкы һәммә дөнья эшләрен ташлап, аны озатырга барачаклар.
Без Казанда түгел, без хәзер аның белән актык мәртәбә саубуллашырга Казанга бара алмыйбыз. Без инде сөекле шагыйребезне күңелдән генә озата алабыз.
Без бүген мәктәптә сабакларыбызны укымыйбыз. Без инде кулыбызда булган аның шигырь китапларын, аның хакында язылган язуларны укып, бөтен көнне, сөекле шагыйребез турында гына уйлап үткәрергә телибез", - диде.
Хәлфә урындыгына барып утырды, Хәсән исемле бала бер моңлы тавыш белән берничә аять Коръән укыды. Дога кылып, аны 'Тукай" рухына багышладылар.
Аннан соң барлык балалар бергәләшеп, бер авыздан "Күңел", "Туган тел" шигырьләрен укыдылар.
Иң актыктан* һәммә балалар аяк өстенә басып:
Шадман* ул мәркадеңдә*, без онытмыйбыз сине,
Белмәсәң вакытыңда кадерең, иңде котлыйбыз сине.
Гәрчә үлде дисәләр дә, син бөтенләй үлмәдең,
Яхшы исемең калды, син мәнси вә мәтрүк улмадың.*
Шунда да исмең синең милләт яшәдкечә яшәр,*
Милләт үседкечә үсәр* һәм милләт ашадкыча ашар!* дип бөтен мәктәпне яңгыраттылар.
Хәлфә үзе белән алып килгән сөекле шагыйребез Тукайның берничә шигырь китапларын, китабы булмаган балаларга тараткач, балалар мәктәптән чыга башладылар.
Бу вакытта хәлфәнең күзләре яшь белән тулы иде. Мәктәптән тын гына чыгып килә торган балаларның йөзләрен кайгы баскан, алар-ның күз карашлары моңлы иде.
Мәктәп ишек алдына куелган сыерчык оясы алдында бер сыерчык сузып-сузып сайраса да, хәзер инде ул тик кенә утыра иде; ул да балаларның кайгысын уртаклашкан кебек иде. Ул да балаларның «Тукай абыйларыннан» аерылганын сизә иде. Иртә белән генә бөтен дөньяны яктырткан язгы матур кояш та болыт астына кереп югалган иде. Кояш та якты йөзен каплаган иде. Кояш та балалар белән бергә «Тукай абый» өчен кайгыра иде.
СҮЗЛЕК:
*моңга калдылар - моңсулань күңелсезләнеп калдылар
*вөҗудең - күңел, рухи халәт
*аглап - елап
*актыкпшн - ахырдан
*шадман - бәхетле, шат
*мәркадецдә - каберендә
*мәнси вә мәтрүк улмадың - оныты мадың һәм ташланмадың
*яшәдкечә яшәр - яшәгәнчә яшәр
*уседкечә усәр - үскәнчә үсәр
*ашадкыча ашар - ашаганча ашар
Текстны гарәп графикасынан тәрҗемә итеп, Алабуга дәүләт педагогия университеты студенты Идел МИҢНУЛЛИН әзерләде. Материал “Көмеш кыңгырау” газетасыннан алынды.
|