Әлегә күпләр бәлкем Тукайның туган авылы Кушлавычтагы "Тукаевларның музей-йорты" турында белмидер дә. Үземә дә кайбер чит төбәк укытучыларының "сездә Тукай музее бармы соң?" дигән сораулары килде. Әйе бар ул Тукай музее Кушлавычта. Бик матур, чиста-пөхтә, бай музей ул. Ел саен әлеге музейга, бигрәк тә Тукайның туган көне уңаеннан язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре кунакка килә, укучылар өзелми. Якын тирә районнардан Тукайның туган авылын күрергә, ул йөргән сукмаклардан атларга килүчеләр күп. Кушлавыч авылы халкы да әлеге музейда булырга бик ярата. Төрле бәйрәмнәрдә сугыш ветераннары, авыл хезмәтчәннәре "Тукаевларның музей-йорты"нда булып күңеленә тынычлык, илһам алып китәләр. Быел да авылыбызга күп кунаклар килүе көтелә. Алар арасында Тукай иҗатына гашыйк яңа йөзләр күрсәк без бик шат булыр идек...
|