Меню сайта

  • Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2009 » Март » 21 » ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕНӘ ДӘГЪВА ИТҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ
    ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕНӘ ДӘГЪВА ИТҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ
    01:44
    nullТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылган әсәрләр һәм эшләрне караганнан соң, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия түбәндәге кандидатлар исемлеген тәкъдим итә:
    1. Галиуллин Тәлгат Нәби улы 
    "Сәид Сакманов. Роман-трилогия" китабы (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) һәм аның әдәби-педагогик иҗаты өчен;
    2. Маликова Мәдинә Габделхак кызы 
    "Тылсым. Шәфкать" ("Очарование. Милосердие") китабы өчен (Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел);
    3. Мансуров Зиннур Мөҗип улы 
    "Җәрәхәтле йөрәк җылырак" ("Теплее греет раненое сердце") шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2003 ел) һәм "Күңелдә фидаи яшәсә" ("Душа беззаветности полна") китабы өчен ("Мәгариф" нәшрияты, 2006 ел);
    4. Вахитов Рифкать Мөхәммәт улы 
    "Тукай дөньясы" ("Мир Тукая"), "Олуг Мөхәммәд" картиналары һәм Татарстанның, Россиянең мәгърифәтчеләре Г.Тукай, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, К.Ушинский, Л.Гумилев, А.Макаренко портретлары сериясе өчен;
    5. Хасьянова Фәридә Шаһимәрдән кызы 
    "Татар халык әкиятләре" ("Татарские народные сказки") китабын бизәү һәм иллюстрацияләр өчен (Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел);
    6. Шәмсетдинов Рушан Галәф улы 

    "Идел Болгары солтаннары", "Алтын Урда ханнары", "Казан ханнары", "Үткәннәр шагыйрьләре", "Каһарман бабайлар" тарихи әсәрләре сериясе һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча Казан метрополитенының, Тукай мәйданы станциясендәге мозаик панно эскизлары өчен;

    7. Харисов Ринат Зөфәр улы (рәссам), Ханнанов Васил Миргазиян улы (рәссам, график), Әхмәтвәлиев Расих Хасип улы (рәссам) составындагы "Чыңгызхан" иҗат берләшмәсе рәссамнары коллективына "Тукай рухы мәңгелек" ("Дух Тукая вечен!") сериясе өчен;

    8. Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы һәм Килдебәкова Мария Семеновна составындагы рәссамнар коллективының халык әкиятләре буенча ("Су анасы", "Сак-Сок", "Шүрәле" триптихы) кулдан эшләнгән гобеленнар сериясе өчен;

    9. Муллашев Камил Вәлиәхмәд улы 

    "Сөембикә-ханбикә", "Евразия яки Кыпчак кызы", "Сабантуй", "Ватан турында уйланулар", "Итил башлангычында" циклы өчен һәм "Ханбикә Сөембикә" скульптурасы проекты эскизы өчен;

    10. Ханов Илдар Мәнси улы 

    Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында (Казан, Чаллы шәһәрләре, Арча, Аксубай районнары) скульптура һәм монументаль-декоратив композицияләр сериясе өчен;

    11. Зиякаев Әхнәф Габделгәрәй улы (скульптор, иҗади төркем җитәкчесе), Нейман Ян Янович (скульптор), Одновалов Станислав Павлович (архитектор), Шолохова Галина Леонидовна (архитектор) составындагы коллективка Санкт-Петербургтагы Габдулла Тукай һәйкәле өчен;

    12. Тимербулатов Шамил Харис улы 

    Г.Тукай һәм Р.Фәйзуллин шигырь-ләренә "Ышаныч" ("Надежда") симфония-ораториясе өчен;

    13. Хәкимханов Зөлфәт Зөфәр улы (Зөлфәт Хәким, язучы-драматург), Скоморохов Сергей Геннадьевич (рәссам-куючы), Хәсәнов Рим Мәхмүт улы (композитор), Төхвәтуллин Рамил Чыңгыз улы (төп рольне башкаручы) составындагы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры иҗат төркеменә, Зөлфәт Хәкимнең "Телсез күке" театраль романы буенча спектакльне сәхнәләштерү һәм төп рольне башкарулары өчен;

    14. Романова (Славутская) Светлана Геннадьевна, Прытков Геннадий Николаевич составындагы В.И.Качалов исемендәге Казан Зур дәүләт академия драма театры иҗат төркеменә классик рус драматургиясе өлкәсендә А.Чехов пьесасы буенча "Вишневый сад" спектаклендә Раневская һәм Гаев образларын югары дәрәҗәдә башкарулары өчен.


    Интертат.ру

    (matbugat.ru)

    № 13.03.2009


    Просмотров: 2143 | Добавил: Тукай | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 1
    1 [бя]  
    0
    а есть перевод?)

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Март 2009  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz