Меню сайта

  • Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 567

    Главная » 2009 » Январь » 21 » Тукай туган көн җитә?
    Тукай туган көн җитә?
    23:26
    Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру комиссиясе 2009 елда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итүче авторларның хезмәтләрен кабул итә башлады.
    Билгеле булганча, ел саен әлеге премиягә милли мәдәниятне үстерүгә өлеш керткән, халыкта танылу алган әдәби һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендәге күренекле фәнни тикшеренүләр дәгъва итә ала. Премиягә лаек булырдай кандидатларны исә республикадагы төрле министрлык, идарәчелек, дәүләт, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тәкъдим итә. Быел заявкаларны комиссия 15 февральгә кадәр кабул итәчәк. Аннан соң кандидатлар исемлеге киң җәмәгатьчелеккә игълан ителәчәк. Лауреатлар инде Татарстан Президентының бүләкләү турындагы Указы чыкканнан соң, 26 апрельдә – Габдулла Тукайның туган көнендә билгеле булачак.

     

    Әйтергә кирәк, узган ел Татарстанда Габдулла Тукай премиясе бирелә башлавына 50 ел тулды. 2008 елда лауреатлар арасында җырчы Салават Фәтхетдинов, композитор Резеда Ахиярова, шагыйрь Рәдиф Гаташ һ.б. бар иде.


    Беренче тапкыр Г.Тукай премиясе 1958 елда тапшырыла. Ул вакытта аны музыка дөньясында Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Әхмәт Фәйзи, Нияз Даутов кебек легендар шәхесләр ала. 1961-1965 еллар аралыгында премия тапшырылмыйча тора. 1991 елга кадәр аны Татарстан Министрлар Советы билгеләгән булса, 1991 елдан соң - Татарстан Президенты тарафыннан билгеләнә. Шушы еллар эчендә Г.Тукай премиясенә барлыгы 150 кеше һәм бер иҗади коллектив лаек була (Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле). Г.Тукай премиясе лауреатлары иҗатына багышлап, бүгенге көндә Казандагы Г.Тукай Әдәби музеенда даими экспозиция эшли.


    Просмотров: 1896 | Добавил: Iskander | Рейтинг: 4.0/4 |
    Всего комментариев: 3
    3 Дива  
    0
    эххх.....

    2 Губайдуллин  
    0
    Тукай боек безнен очен,
    Без бит кэгазь буяаучы.
    Ике сузне ялгап булмый,
    Мин булалмам дэгъвачы.
    З. Эх.

    1 Iskander  
    0
    biggrin

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Январь 2009  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
       1234
    567891011
    12131415161718
    19202122232425
    262728293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz