Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои файлы [18]
    Шигырләр [152]
    Әкиятләр [4]
    Урысча [15]
    Инглизчә [2]
    Хикәяләр [2]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 568

    Главная » Файлы » Шигырләр

    Җир йокысы
    [ ] 30.01.2009, 19:24

    Кырга ак кардан
    Юрган ябылган;
    Җир язга чаклы
    Уйкуга талган.

    Ул тормас, йоклар,
    Кышлар үтмичә,—
    Кыйбладан кошлар
    Кайтып җитмичә.

    Язның айлары,
    Апрель, майлары,
    Бик матур сызлып
    Аткан таңнары;

    Урман шаулавы,
    Кошлар сайравы,
    Күкләр күкрәве,
    Яңгыр аннары.

    Коену көн саен
    Кояш нурында;
    Аннан соң тагын
    Төшкән чык төндә.

    Бу хәлләр җиргә
    Барчасы бергә
    Калган тик инде
    Төштә күрергә.

    Җир йоклый тыныч,
    Күреп тәмле төш.
    Уяныр әле,
    Тукта, үтсен кыш!



    Уйку — йокы.


    Габдулла Тукай
    Категория: Шигырләр | Добавил: Iskander
    Просмотров: 1245 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 1
    1 Татар КЫЗЫ  
    0
    Нэрсэ инде бу кирэк мени бу безгэ э безгэ кошлар турында кирэк э ул безгэ эллэ нинди кирэкми торган эйбер курсэтэ

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2025
    Конструктор сайтовuCoz