Меню сайта |
|
|
Категории каталога |
|
|
Наш опрос |
|
|
|
|
|
|
|
Нәсихәт
[ ] |
03.02.2009, 19:22 |
Ихтыяҗын гарз итеп килсә теләнче капкаңа, Каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама. Син кеби һәм ул теләнчеләр дә — алланың колы; Кул суза, мискин! — бәхетсезлек вә ачлык аркылы. Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны; Ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы. Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә: Син бүген бай, бәлки шәйтаннан да ярлы иртәгә! Булса — бир, булмас исә, җайлап сөйлә булмаслыгын,— Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр-Ильяслыгын! *
Безнең авылларда бер-бер өйгә бер теләнче килеп, шул өйнең хатыны теләнчене: «Кит, кит, бабай, йөдәтеп йөрмә, бар, күземә күренмә!» — кебек сүзләр илә орышса, шуны ишеткән ире үзенең хатынына: «Каты бәрелмә, хатын! Ул карт Хозыр-Ильяс булмасын!»— дип тәнбиһ итәдер. Монда ишарә шуңар кыйлынды, (Г. Тукай искәрмәсе.) Ихтыяҗын гарз (гарыз) итеп — үтенечен әйтеп. Инсаният — кешелек. Вафа — кызгану, миһербан. Мәртәбә — дәрәҗә, чин. Тәнбиһ итү — кисәтү Габдулла Тукай
|
Категория: Шигырләр | Добавил: Iskander |
Просмотров: 720 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|
|
| |
Форма входа |
|
|
Поиск |
|
|
Друзья сайта |
|
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
|