Меню сайта |
|
|
Категории каталога |
|
|
Наш опрос |
|
|
|
|
|
|
|
Мәхәббәт шәрхе
[ ] |
03.02.2009, 18:23 |
Мин: «Мәхәббәтсез»,— дидем, ләкин мәхәббәт төрлечә: Йолдыз ул күктән атылган җиргә, Генрих Гейнечә. Тугъры килгән урны чүплеккә, тиреслеккә аның: Каплап алган төрле шакшы, төрле пислек һәр ягын. Шунда кыткылдый әтәч, мыркылдый шунда дуңгызы; Шундый хурлыкта, хәкарәттә мәхәббәт йолдызы. Йоклый йолдыз шул түбәнлектә, озын төшләр күреп, Һәр төшенә бакчалар, гөлләр, гүзәл исләр кереп.
Шәрхе (шәрехе) — аңлатмасы, комментарие. Пислек — түбәнлек. Кәкарәт — кимсетелү.
Габдулла Тукай
|
Категория: Шигырләр | Добавил: Iskander |
Просмотров: 843 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1 |
|
Всего комментариев: 1 |
|
0
|
|
|
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|
|
| |
Форма входа |
|
|
Поиск |
|
|
Друзья сайта |
|
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
|