Хөррият хакында
Кайда китте цензурлык, Коллык, тарлык, ким-хурлык? Артка карасак борлып, Ерак анлар калдыя.
Тигез булды законда Татар, урыс, япон да; Ак алъяпкыч, зипун да Там азатлык алдыя.
Барча цензур ябылгач, Дәрткә дәрман табылгач, Кызыл кара ясаган Кярханәләр бөлдия.
Күп яшь егетләр үлде, Мәетләр дөнья тулды, Намнаре бакый булды Та кыямәт тидия*.
Шәкерт, студент — бары, Дарга асылганнары, — Сез бу арысланнары Онытмагыз тидия.
Кызганмады малларын, Корбан кыйлды җаннарын, Җан биргәндә, шатланып, Көлә-көлә үлдия.
* Исемнәре мәңге калды. Там — тулы. Кярханә — мастерская, завод-фабрика.
Инде китте элгәре Зынҗырланган телләре, Милләтнең былбыллары Сайрап-сайрап тордыя.
Китте хәсрәт, әләмнәр, Иркенләде каләмнәр; Булсын күп-күп сәламнәр Рухларына тидия.
Мәмнүн булсын рухлары, Изге булсын духлары; Боларның ах-ухлары Хөрриятне бирдия.
|