Үз-үземә
Телим булырга мин инсане гали, Тели күңлем тәгали биттәвали.
Күңел берлән сөям бәхтен татарның, Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм, Кырылмасмы вавы*, валлаһе әгъләм?
Кырылмасмы вавы — сүз уйнату: «вәгъдәм» дигән сүзнең баштагы «в»сы кырылса, «юк» дигән мәгънәдәге «әгъдәм» сүзе килеп чыга. «Вәгъдә күп булса да, бар да бушка, юкка булмасмы?» дигән мәгънәдә.
Инсане гали — бөек кеше. Тәгали биттәвали — туктаусыз югары күтәрелүне. Валлаһе әгъләм—иң яхшы белүче Аллаһ.
|