Государственная Думага («Ай бәгърем, Нәгыймә» көенә)
Ник бик тиз беттең син, Дума, Ник җир-ирек алмадың? — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума?*
Ник бик яшьләй картайдың соң, Ник мәңгегә калмадың? — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума?
Ник безне кызганмадың соң, Коллыктан коткармадың? — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума?
Залим башлыкларны тотып, Ник йөрәген ярмадың? — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума?
Ник куылдың син үзең соң, ,,; Ник кумадың үзләрен? — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума?
Ник баш бөктең залимнәргә, Ник тыңладың сүзләрен? — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума?
Ач-ялангач мужикларга Кайда ирек, кайда җир"
* «Бумы» сүзе «Дума» белән рифмалаштыру өчен «бума» рәвешендә кулланылган.
Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума?
Бирәм дидең, вәгъдә бирдең. Күрсәт җирең? Кайда? Бир! — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума?
Депутатларны кудылар, Черки төсле, көш тә көш! — Ах син, Дума, Дума, Дума, Иткән гайрәтең бума?
Самый важный генерал да Түлке күрсәтте күкеш, Ах җанашым, Дума, Дума, Кыйлган гайрәтең бума?
Әйдә, дустлар, бер тибрәник, Акны Тәңре яклар бит. — Ах син, Дума, Дума, Дума, Барлык гайрәтең бума?
Караны бер көн каралтып, Акны бер көн аклар бит. — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума?
|